Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әгъзаметдин ага Вилданов: "Сугыш кинолары күңелемне йомшарта"

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга быел 69 ел тулды. Ләкин шулай булуга да карамастан, унынчы дистәне ваклаган ветераннарыбызның хәтере тутыкмаган. Кайсыннан гына сорасаң да: "Онытырлыкмы соң ул елларны?!" дигән җавап ишетәсең.

Районыбызның Елховой авылында гомер кичерүче Әгъзаметдин Вилданов та бик теләсә дә сугыш китергән газапларны исеннән чыгара алмый.

Әлмәт районыннан сугышка 18,5 мең кеше китә. Аларның яртысы яу кырында башларын мәңгелеккә сала. Бүген туган якларына кабаттан кайтырга насыйп булучыларның 203 е генә исән-сау. Елховой да үзенең 250 дән артык асыл ир-атын фронтка озаткан. 132 якташлары җиңүле язны көтә алмаган, батырларча һәлак булган. Кайтканнарының да күпчелеге яраланган. Әгъзаметдин ага бүген дә аягында снаряд кыйпылчыгы йөртә.

- Көн бозылганда яки арыбрак китсәм, аяк сызлый. Сугыш еллары шулай итеп үзен оныттырырга ирек бирми, - ди ул.

Хатирәләрне яңартмас өчен ул сугыш турындагы киноларны бик карамаска тырыша икән. Ә менә Җиңү көне уңаеннан уздырылган бәйрәмнәрне ярата, хуплый, ветераннарга шулай игътибар күрсәтелүгә сөенә. Элек, сугыш ярасы нык интектермәгәндә, шәһәрдәге үзәк бәйрәмгә дә килә торган булган. Хәзер исә Җиңү бәйрәме авылда гына билгеләп үтелә.

- Ветераннарыбызның сафы елдан-ел кими баруы бик кызганыч. 1993 елдан алып 39 сугыш ветеранын җирләдек, - дип сүзгә кушылды Елховой авыл җирлеге башлыгы Дания Хәйрисламова. - Бүген авылда сугышта катнашканнардан Әгъзаметдин бабай белән Мәгъсүм Нуруллин гына калды. 58 тыл ветераныбыз бар. Алар безнең җиңүчеләр, һәрберебезгә сугышчан батырлыклары белән генә түгел, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтләре белән дә үрнәк. Тормышның ачысын да, төчесен дә күреп, зур тәҗрибә туплаган әлеге ил агайлары маяк кебек безгә туры юл күрсәтә.

Аксакалларның ачы язмышлы хатирәләрен тыңлаганда бик еш кына "Без мондый авырлыкларга чыдый алган булыр идек микән?" дигән уй килә. Әгъзаметдин аганы гына алып карыйк. Сигез балалы гаиләдә туып-үскән. Сугыш башлану белән әтиләрен фронтка алалар. Гаиләдәге беренче бала булган абыйлары хәрби хезмәткә киткән җиреннән кайтып тормый, аны туп-туры шуннан гына озаталар.Әгъзаметдинга сугыш башланганда 17 яшь була. Колхозның иң авыр йөге хатын-кызлар белән беррәттән нәкъ менә шушындый үсмерләр җилкәсендә төшә дә инде. Туксан яшьлек бабай сугышка киткән көнен әле дә төгәл белә - 1943 елның 17 марты. Кайда гына йөртми сугыш Елховой егетен. Үзе әйтмешли, аның аяк басмаган Европа җире калмагандыр. Югары Баш командующий Сталинның кызылармеец Әгъзам Имаметдин улы Вилдановны бүләкләгән ике Рәхмәт хатының эчтәлегенә караганда якташыбыз байтак кына сугыш линияләрен өзүдә, фашист тырнагыннан шәһәрләрне азат итүдә катнашкан. Сугышта яраланып, Ишембайда госпитальдә алты ай дәвалана, аннан тагын фронт. Баштан кичкәннәрдән, күргәннәрдән әллә ничә томлык китап язарлык.

- Җиңүне мин Германиядә Лейпциг шәһәрендә каршыладым. Мин елый торган кеше түгел. Шунда үз гомеремдә икенче тапкыр еладым. Беренче тапкыр Финляндия янындагы сугышта елаган идем. Җиңәсебезгә өметем һәрвакыт булды. Туган ягыма исән-сау кайтасыма нишләптер ышана идем - болар хакында сөйләгәндә ветеранның тавышы карлыкты. Дулкынланды, тик түзде, күз яшьләрен чыгармады.

Елховойга нәкъ дүрт елдан соң - 1947 елның 17 мартында кайта ул. Авыл сагындырган. Чит җирләрне күп күргән егет бәхетне читтән эзләмәскә карар итә, авылда эшкә кала, Хәйрия исемле кыз белән гаилә кора. Быел бергә тора башлауларына да 66 ел була икән инде. Хәйрия апага сугыш башланганда 13 яшь була. "Җир казыдык, урак урдык, печән чаптык, арба белән утын, симәнә ташыдык. Искә алсаң, елыйсылар килә", - ди тыл хезмәтчәне.

Язмыш гел җай килеп, елмаеп тормый, сикәлтәләр, кайгы-хәсрәт тә китереп чыгара. Хәйрия апаларның элек үз пекарнялары була. Тырыш гаилә "бай" тамгасы тагылып, репрессия корбанына әйләнә. Аларны аклаганчы "халык дошманы" балаларына үлән-балтырганнарны күп ашарга, үзләренең дошман түгеллеген раслау өчен нормаларны арттырып үти-үти эшләргә туры килә. Әгъзаметдинга 10 яшь тирәсе булганда алар гаиләсе ике елга ике тапкыр янгын кичерә. Өченчесе 2007 елда була. Халыкның зур ярдәме белән өр-яңадан йорт җиткерә сугыш ветераны. Алты балаларының инде өчесе мәрхүмнәр. Өлкәннәр бүген төпчек кызлары Гөлфия тәрбиясендә яши.

- Без тормыштан канәгать. Сугыштан катнашучы буларак фатир, машина алмадым, элек аларны бирмәделәр дә. Шөкер, хәзер ветераннарга игътибар артты. Авыл Советы гел хәлне белеп тора, - дип шөкерана кыла Вилдановлар.

Кунакларга бик шат алар. Әле шушы көннәрдә генә Әгъзаметдин аганы 90 яше белән котларга шәһәрдән дә авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Извил Габдрәкыйпов, ветераннар советыннан һәм социаль яклау идарәсеннән килделәр. Россия Президентының һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләкләрне, теләкләрне сөенеп кабул итте сугыш ветераны.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса