Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Гөлсинә Шәмсиева: "Үземне яратырга өйрәнә алмадым "

Бү­ген ре­дак­ция ку­нак­ха­нә­сен­дә - Әл­мәт ра­йон үзәк ши­фа­ха­нә­се баш та­би­бы Гөл­си­нә Шәм­си­е­ва.

Га­зе­та уку­чы­ла­ры­быз­га аның бе­лән ике сә­гать дә­ва­мын­да бар­ган эч­кер­сез, рәс­ми бул­ма­ган әң­гә­мә­дән иң кы­зык­лы өлеш­ләр­не тәкъ­дим итә­без.

- Гөл­си­нә Әнә­сов­на, та­би­бә бу­лу те­лә­ге Сез­дә кай­чан ту­ды?

- Ба­ла­чак­та ике хы­я­лым бар иде. Алар ми­ңа тор­мыш­ка аш­мас ке­бек то­ел­ды. Чөн­ки та­би­бә һө­нә­ре­нә уку­ның авыр­лы­гын, зур җа­вап­лы­лык та­ләп итү­ен бе­лә идем. Икен­че хы­я­лым про­ку­рор яи­сә хө­кем­дар бу­лу иде. Бү­ген ике те­лә­гем дә тор­мыш­ка аш­ты дип әй­тә алам. Мин озак кы­на баш та­биб­ның кли­ни­ка-экс­перт эше бу­ен­ча урын­ба­са­ры бу­лып эш­лә­дем. Экс­перт - ул ме­ди­ци­на­ны һәм за­кон­нар­ны үз эче­нә сый­дыр­ган бел­геч­лек. Хә­зер дә эшем ке­ше­ләр­нең сә­ла­мәт­ле­ген сак­лау­га юнәл­тел­гән. Җи­тәк­че бу­лу җа­вап­лы­лык­ны та­гын да арт­ты­ра, за­кон­га та­я­нып эш­лә­ми­чә һич мөм­кин тү­гел.

- Тор­мыш­ка ашы­ра­сы кил­гән та­гын нин­ди хы­ял­ла­ры­гыз бар?

- Дө­ре­сен әй­тер­гә ки­рәк, бу тор­мыш­тан мин ба­ры­сын да ал­дым - юга­ры ква­ли­фи­ка­ци­ям, "Та­тарс­тан­ның ат­ка­зан­ган та­би­бы" исе­ме бар, ме­ди­ци­на фән­нә­ре кан­ди­да­ты бул­дым. Алай да бер хы­я­лым бар әле - не­мец те­лен бе­лү­ем өс­те­нә инг­лиз те­лен­дә дә сөй­лә­шер­гә өй­рә­нә­сем ки­лә. Мин сә­я­хәт итәр­гә яра­там, инг­лиз те­ле ми­ңа чит ил­дә бул­ган­да үзем­не кы­зык­сын­дыр­ган со­рау­лар би­рү, алар­га җа­вап алу, бер сүз бе­лән әйт­кән­дә, ан­да да үзем­не ке­ше итеп тою өчен ки­рәк. Кай­бе­рәү­ләр баш­ка­лар­да бул­ган нәр­сә­гә ия бу­ла ал­мау­ла­ры­на кай­гы­ра, үз-үзен кая ку­яр­га бел­ми баш­лый. Мин көн­че ке­ше тү­гел. Көн­че­лек ул хро­ник авы­ру­лар­га, деп­рес­си­я­гә ки­те­рә. Кү­ңел гар­мо­ни­я­се бе­лән яшәр­гә ки­рәк.

- Ә Сез ни­чек яши­сез?

- Әй­лә­нә-ти­рә­дә­ге­ләр­гә ка­ра­мый­ча яшәр­гә ты­ры­шам. Мәк­тәп­тә ях­шы укы­дым, ал­тын ме­даль­гә тә­мам­ла­дым, бар­лык җә­мә­гать эш­лә­рен­дә, бәй­ге­ләр­дә кат­наш­тым. Би­ю­гә йө­рер­гә дә ва­кыт тап­тым. Ми­ңа фән­нәр җи­ңел би­ре­лә иде. Кү­зем бе­лән проб­ле­ма бу­лу сә­бәп­ле ге­о­мет­рия бе­лән ге­нә дус­лык бул­ма­ды. Шу­ңа кү­рә бе­раз йөр­гән­нән соң руль ар­ты­на да утыр­мый баш­ла­дым. Ма­ши­на дип җан ат­кан ха­тын-кыз­ны го­му­мән аң­ла­мыйм мин. Ях­шы ма­ши­на - ул ир-ат­лар­ның тор­мыш дә­рә­җә­се күр­сәт­ке­че. Ха­тын-кыз­лар ма­ши­на­да го­рур гы­на уты­рыр­га, алар­ны ишек ачып кер­тер­гә, йөр­тер­гә ти­еш­ләр дип исәп­лим.

- Ха­лык ме­ди­ци­на­сы­на ни­чек ка­рый­сыз?

- Өш­ке­рү­ләр­гә, әф­сен-төф­сен­гә ышан­мыйм. Аст­ро­ло­гик фа­раз­лар ми­ңа ту­ры кил­ми. Го­рос­коп бу­ен­ча мин Ба­лык, без­нең си­зем­ләү көч­ле. Ал­да­я­чак­ла­рын ал­дан бе­леп то­рам. То­ем­лау хи­се эшем­дә дә бу­лы­ша. Мин ке­ше­нең кә­е­фе­нә ка­рап та аның сә­ла­мәт­ме-юк­мы икән­ле­ген си­зә алам. Үлән­нәр бе­лән дә­ва­лау­га ка­ра­та шу­ны әй­тә алам, алар тар­ди­ци­он ме­ди­ци­на­га ко­ма­чау ит­ми. Үлән­нәр күп төр­ле. Алар һәр­ва­кыт­та да бер-бер­се­нә ту­ры кил­ми. Шу­ңа кү­рә алар­ның ба­ры­сын да бер чәй­нек­кә са­лып кай­на­тыр­га яра­мый. Үлән чәй­лә­рен дә бел­геч­ләр бе­лән ки­ңәш­лә­шеп эчәр­гә ки­рәк.

- Хә­зер те­ле­ви­зор­да нин­ди ге­нә ме­ди­ци­на прог­рам­ма­ла­ры юк. Га­зе­та-жур­нал­лар да ки­ңәш­ләр жәл­лә­ми. Чын­лап та тик­ше­рел­ми­чә, чит­тән то­рып кы­на дә­ва­ла­нып бу­ла­мы?

- Мин мо­ны үз-үз­лә­рен та­ны­ту өчен эш­лә­нә дип исәп­лим. Те­лә­сә нин­ди да­ру­ны та­биб ре­цеп­ты бе­лән алыр­га ки­рәк. Югый­сә ре­цепт­тан тыш кы­на җи­бә­ре­лә тор­ган бул­ган­га ке­ше­ләр унар ел буе аналь­гин эчә, ан­нан аш­ка­за­ны җә­рә­хә­те бе­лән ки­лә­ләр һәм аның ни­лек­тән ки­леп чы­гу­ы­на шак­ка­та­лар.

- Бү­ген­ге ха­тын-кыз­лар­ның үз чәч­та­раш­ла­ры, те­гү­че­лә­ре бар. Сез мо­ңа ни­чек ка­рый­сыз?

- Үз-үзен хөр­мәт итә тор­ган ха­тын-кыз­ның үз ги­не­ко­ло­гы һәм те­гү­че­се бу­лыр­га ти­еш дип са­ныйм. Әл­бәт­тә, та­биб­лар һәр­кем­гә дә җит­ми. Сә­ла­мәт­ле­гең­не кеч­ке­нә­дән үк кай­гыр­тыр­га ки­рәк. Сер тү­гел, күп эчә­без, ар­ты­гын ашый­быз, үзе­без­гә шу­лай итеп зы­ян са­ла­быз, ан­нан та­биб­лар на­чар дип сү­гә­без. Егер­ме ел тә­мә­ке тарт­кач, әл­бәт­тә ин­де, аш­ка­за­ны җә­рә­хә­те яки үп­кә­дә яман шеш бар­лык­ка ки­лә. Тәр­тип­сез җен­си тор­мыш алып бар­саң, ве­не­рик авы­ру­лар эләк­тер­гә­нең­не көт тә тор. Бү­ген сак­ла­ныр өчен бө­тен мөм­кин­лек­ләр дә бар. Ба­ла та­ба­сы кил­мәү­че­ләр­гә дә әл­лә ни­ка­дәр ча­ра­лар бар. Го­му­мән, ба­ла та­бу­ны ал­дан план­лаш­ты­рыр­га ки­рәк дип исәп­лим. Ир­тә ни­ках - ул куль­ту­ра­лы­лык җи­теп бет­мәү нә­ти­җә­се. Әни­ләр кыз­ла­ры­на җен­си тор­мыш­ны ир­тә баш­лау­ның нәр­сә­гә ки­те­рү­ен аң­лат­мый­лар. Хә­зер кыз­лар ни­чек кия­ү­гә чы­га: озын тыр­нак­лар, тик аш пе­ше­рә, ир-ат күл­мәк­лә­рен үтүк­ли бел­ми­ләр. Ә бит ир-ат йө­рә­ге­нә юл аның аш­ка­за­ны аша са­лы­на. Ха­тын ирен һәр­ва­кыт яңа пеш­кән аш бе­лән кар­шы­лар­га ти­еш. Әгәр ха­тын-кыз ки­яр­гә әй­бер тап­мый икән, ди­мәк, аның яңа ки­е­ме юк. Ә ир-ат­ның ки­яр­гә ки­ем тап­ма­вы аның үтүк­лән­гән чис­та күл­мә­ге бул­мау­ны аң­ла­та.

- Сез тәм­ле ашау һәм дө­рес тук­ла­ну­ның кай­сы­на өс­тен­лек би­рә­сез?

- Ябы­гу өчен без ашау­ны ки­мет­тек. Дө­рес тук­ла­ну­га кил­гән­дә, мин те­лә­сә нәр­сә ашый тор­ган ке­ше тү­гел. Ипи бе­лән чәй эчә алам. Ку­нак­ка ба­рыр ал­дын­нан һәр­ва­кыт­та да ашап ба­рам. Дө­рес тук­ла­ну өчен бот­ка­лар ашар­га ки­рәк, биг­рәк тә ир­тә бе­лән. Шу­лай ук ир­тән йо­гырт, эрем­чек бе­лән кай­мак ашау да фай­да­лы. Ае­рым тук­ла­ну­га өс­тен­лек бир­мә­сәм дә, сә­ла­мәт­лек өчен фай­да­лы ри­зык кы­на ашыйм. Бор­чак ашы, борщ яра­там.

- Ә Сез бор­чак ашын ни­чек пе­ше­рә­сез?

- Бө­тен бор­чак­ны кич­тән үк юып, әз­рәк со­да өс­тәп бүрт­те­рер­гә са­лып ку­ям. Ир­тән су­ны тү­геп, баш­ка су са­лам. Ул шул­па әзер бул­ган­чы шу­лай то­ра. Ит пе­шәр-пеш­мәс хәл­гә кил­гәч ке­нә шул­па­га бор­чак­ны өс­тим. Ул пеш­кәч ки­шер һәм су­ган­ны кыз­дыр­мый­ча шул ки­леш са­лам. Ан­нан бә­рәң­ге. То­нык шул­па ярат­мыйм, шу­ңа да баш­лы су­ган һәм хуш ис­ле бор­чак бо­рыч са­лам.

- Гү­зәл зат­ла­ры­быз ма­тур бул­сын өчен алар өс­тә­лен­дә нин­ди ри­зык­лар бу­лыр­га ти­еш?

- Ха­тын-кыз­лар­ның өс­тә­лен­дә кап­ка­лап алу өчен һәр­ва­кыт кү­рә­гә, ка­ра­җи­меш, йө­зем, чик­лә­век­ләр бу­лу за­рур. Әйт­кә­нем­чә, алар­ны күп­ләп ашар­га ки­рәк­ми. Кө­не­нә 3 чик­лә­век җит­кән. Шу­лай ук елы­на ике тап­кыр - грипп ва­кы­тын­да һәм яз кө­не по­ли­ви­та­мин­нар эчәр­гә ки­рәк. Чөн­ки те­лә­сә кай­дан кай­та­рыл­ган яшел­чә-җи­меш бе­лән ге­нә ор­га­низм­ны мик­роэ­ле­мент­лар бе­лән тәэ­мин итеп бул­мый.

- Ха­тын-кыз­лар­га гү­зәл бу­лу өчен та­гын нин­ди ки­ңәш би­рер иде­гез?

- Йо­кы­дан то­ру бе­лән "Мин нин­ди ма­тур!" дип әй­тер­гә ки­рәк. Үзең­не яра­тыр­га һәм хөр­мәт итәр­гә өй­рә­нү за­рур. Дө­рес, мин шәх­сән үзем­не яра­тыр­га өй­рә­нә ал­ма­дым. Ми­ңа стер­ва ди­ләр. Мин мо­ны мак­тау сү­зе, комп­ли­мент дип ка­бул итәм. Әле­ге сүз­нең шә­хес бу­лу­ны, сә­ла­мәт акыл­ны үз эче­нә алу­ын кай­да­дыр укы­ган идем.

- Хол­кы­гыз­ның көч­ле сый­фат­ла­ры дип кай­сы­ла­рын атар иде­гез?

- Мин җа­вап­лы ке­ше. Бул­ды­ра ал­мыйм икән, шун­да ук юк дим. Вәгъ­дә итеп тә үти ал­ма­сам, авы­рый баш­лыйм. Баш­ка­лар­га һәр­ва­кыт бу­лы­шам. Ши­фа­ха­нә өчен со­рый бе­ләм. Кай­чак­лар­да со­рап та яр­дәм ку­лы суз­мас­ка мөм­кин­нәр. Үте­неч­сез яр­дәм күр­сә­тү­ләр дә бул­га­лый. "Тат­нефть" ААҖ без­гә ин­фек­ция ши­фа­ха­нә­сен ре­монт­лау­да, җи­һаз­лар алу­да яр­дәм күр­сәт­те. Ши­фа­ха­нә­гә хә­зер шак­кат­ма­ган ке­ше юк. Хә­зер бе­рен­чел-кан та­мыр­ла­ры үзә­ге тө­зү өс­тен­дә эш­ли­без. Сә­ла­мәт­лек сак­лау ида­рә­се җи­һаз­лар са­тып алу­га ак­ча бү­леп бир­де. Ре­конст­рук­ци­я­гә, тө­зе­леш эш­лә­ре­нә дә ак­ча ки­рәк шул әле.

- Авы­ру­лар­ның да төр­ле­се оч­рый­дыр?

- Алар бе­лән сөй­лә­шә бе­лер­гә ки­рәк. Әгәр та­биб­лар җи­тәр­лек һәм һәр­бер­се­нең ае­рым ка­би­не­ты бул­са, әле­гә алар бе­лән тәэ­мин ите­леш 60 про­цент кы­на, бе­рәр сме­на гы­на эш­лә­сә­ләр, авы­ру­лар та­лон бе­лән ге­нә кил­сә ши­ка­ять­ләр дә ту­мас иде. Хә­зер­гә та­биб­лар бер­ни­чә учас­ток­ка хез­мәт күр­сә­тә. Кай­чак­лар­да өл­кән­нәр­гә игъ­ти­бар, ара­ла­шу җит­ми. Яр­ты­сын ста­ци­о­нар­дан чы­га­рып та бул­мый, дә­ва­лан­ган­да алар яны­на ту­ган­на­ры ки­лә, игъ­ти­бар күр­сә­те­лә. Ә өй­дә ял­гыз­ла­ры.

- ­Та­биб­лар са­нын арт­ты­ру өчен нин­ди ча­ра­лар кү­ре­лә?

- "А­выл та­би­бы" прог­рам­ма­сын­да кат­на­ша­быз. Аның бу­ен­ча авыл­лар­га си­гез та­биб кил­де. Яшь­ләр­гә бюд­жет һәм ярым­бюд­жет ни­ге­зен­дә уку өчен мак­сат­чан юл­ла­ма би­рә­без. Ки­ле­шү ни­ге­зен­дә, алар уку­ла­рын тә­мам­ла­гач би­ре­гә кай­тыр­га ти­еш­ләр. Баш­ка төр­ле ча­ра­лар да кү­рә­без.

- Шә­һәр­дә бер ге­нә те­ра­пия бү­ле­ге бар. Сез мо­ңа ни­чек ка­рый­сыз?

- Элек ул икен­че кат­та ур­наш­кан иде. Нев­рал­ги­я­не икен­че кат­ка кү­че­рү һәм ан­да бе­рен­чел-кан та­мыр­ла­ры үзә­ге тө­зе­лү сә­бәп­ле, те­ра­пия бү­ле­ге хә­зер бе­рен­че кат­ка кү­че­рел­де. Шу­лай итеп, кой­ка са­ны да урын җит­мәү ар­ка­сын­да алт­мыш­тан кы­рык­ка кал­ды. План бу­ен­ча ул 60 бу­лыр­га ти­еш. Әле­ге эш мин җи­тәк­че­лек итү­гә алын­ган­чы баш­лан­ган иде. Без баш ми­ен­дә­ге кан әй­лә­не­ше кис­кен бо­зыл­ган авы­ру­лар өчен ин­тен­сив те­ра­пия па­ла­та­ла­ры ясый­быз. Шу­лай ук мо­биль МРТ-ап­па­рат ур­наш­ты­ру өс­тен­дә дә эш ба­ра.

- Җи­тәк­че кә­нә­фи­ен ка­бул итеп ал­гач, те­лә­сә­гез дә, те­лә­мә­сә­гез дә Сез игъ­ти­бар үзә­ген­дә­ге ха­тын-кыз­га әй­лән­де­гез.

- Мин игъ­ти­бар үзә­ген­дә бу­лыр­га, фо­то­лар­га тө­шәр­гә ярат­мыйм. Без­не өс­тә­ге­ләр­не узып ба­шы­быз­ны ал­га ты­гар­га өй­рә­теп тәр­би­я­лә­мә­де­ләр. Мин әле җи­тәк­че бу­ла­рак үзем­не ту­лы­сын­ча күр­сәт­тем дип әй­тә ал­мыйм. Са­бый­ны да йө­рәк ас­тын­да ту­гыз ай йөр­тә­ләр, ә би­ре­дә зур дә­ва­лау үзә­ге. Бил­ге­ле бул­ган­ча, җи­тәк­че­лек итү­гә бы­ел­ның 6 мар­тын­да гы­на алын­дым.

- ­Ди­мәк, әле ал­да да сөй­лә­шер сүз­ләр бу­ла­чак. Уңыш­лар сез­гә.

Ири­на Апа­ча­е­ва

Ав­тор фо­то­сы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250