Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Геройның истәлеге мәңгелек

Татарстан нефтьчеләре арасында төбәгебезнең данын еракларга ирештергән фидакарь хезмәт ияләре шактый. Кызганычка каршы, аларның күбесе инде арабызда юк.

Нефть сәнәгате ветераны, Социалистик Хезмәт Герое Самат Сәмигулла улы Гатауллин нефтьчеләрнең тарихи елъязмасында данлы сәхифәләре белән тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе. Үткән атнаның җомгасында Югары Мактама авылының зиратында мәрхүмнең истәлегенә кабер ташы куелды, рухына дога кылынды. Хезмәт юлының 45 елын "Әлмәтнефть" идарәсендә эшләүгә багышлаган С.Гатауллинны искә алырга аның якын туганнары, хезмәттәшләре, "Татнефть" җәмгыяте җитәкче- леге вәкилләре, "Әлмәтнефть" идарәсе начальнигы М.З.Таҗиев үзләре килгән иде. Алар Самат Сәмигулловичның скважиналарга җир асты ремонты үткәрү буенча мастер булып эшләгән чорларын искә алдылар, Геройның эшләү дәверендә ул җитәкләгән коллективның һәрдаим илебез нефтьчеләре арасында үткәрелгән Бөтенсоюз ярышларында җиңү- че булып баруын да билгеләп уздылар. Миргазиян Зәкиевич Самат ага Гатауллинның производ- ствоны грамоталы оештыручы гына түгел, ә гаиләсендә дә чын әти кеше һәм тормыш иптәше Хәдичә апаның ышанычлы терәге булып торуына басым ясады.
"Әлмәтнефть" идарәсенең ЦПРС начальнигы А.Гарипов үзенең яшь булуына да карамастан Самат Сәмигуллович белән бергә эшләргә туры килүен бәян итте һәм шул елларның хатирәләре белән уртаклашты.
С.С.Гатауллинның кызы Сәрия ханым Самат Сәмигулловичның барлык балалары, оныклары һәм якын туганнары исеменнән "Татнефть" җәмгыяте һәм "Әлмәтнефть" идарәсе җитәкчелекләренә ике яклап та һәрдаим ярдәм кулы сузып торулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Самат Сәмигуллович кебек гаҗәеп кешеләр турында якты һәм матур истәлекләр кешеләр күңелендә озак яшәр һәм аларның эш тәҗрибәсе нефтьчеләрнең яшь буыны өчен һәрвакыт өлге булып сакланыр дип ышанып каласы килә.
Р.ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X