Әлмәт таңнары

Газетабыз битләрендә үскән шагыйрь

Бу әдәби сәхифәбезнең иясен әлмәтлеләр журналист Әхтәм Фәтхетдинов, шагыйрь Әхтәм Фәтхи һәм профессиональ дәрәҗәдәге һәвәскәр умартачы Әхтәм абзый буларак та яхшы беләләр. "Әлмәт таңнары" газетасы укучыларына һәм редакция хезмәткәрләренә ул бигрәк тә яхшы билгеле шәхес.

Әле газетабыз "Хезмәт байрагы" исеме астында чыккан елларда, төгәлрәге, җитмешенче еллар азагында, ул, Чирмешән районы газетасы редакциясеннән Әлмәткә күченеп, шәһәр газетасы редакторының дубляж буенча урынбасары булып эшкә керешкән иде. Ул җитәкләгән дубляж газетасының төп эше, аңлашылганча, рус телендә чыккан газета мәкаләләрен тәрҗемә итеп бастыру булса да, бу кечкенә коллективның уртак тырышлыгы белән, татар телендә язылган эчтәлекле һәм кызыклы мәкаләләр, шигырьләр, хикәяләр, башка әдәби әйберләргә дә урын табыла килде. Язучыларның Әлмәт бүлеге, әдәби түгәрәкләр белән тыгыз элемтә урнашты. Даими төстә чыгып килгән әдәби сәхифәләрне укучылар көтеп алды, кызыксынып укыды һәм үзләре дә җанлы катнашты. Әйтергә кирәк, бу традиция әлегәчә дәвам итә.
Әхтәм Фәтхетдинов газетаны кызыклы итүгә зыялы милләттәшләрне, гади укучыларны җәлеп итү белән бергә, үзенең дә иҗат активлыгын арттыра, язучы каләмен очлый, әдәби әйберләрен камилләштерә барды. Язучылар бүлеге һәм редакция каршындагы "Кызыл каурыйлар" әдәби иҗат берләшмәсен дә берничә еллар буена ул җитәкләде. Шулай итеп, без аны газетабыз битләрендә үскән шагыйрь дип ышанып әйтә алабыз.
Соңрак, башка матбугат органнарында эшләгән чакларында да, газета белән элемтәне яңарткалап торды, лирик һәм юмористик шигырьләре, хикәяләре белән катнашып килде. Газета битләрендә урын алып, укучы иләгеннән үткән әсәрләрен туплый барып, әдәби сүз сөючеләр өчен кызыклы, эчтәлекле, тормышчан, матур һәм үтемле тел белән язылган берничә китап - "Урман ташулары", "Йөрәгемне тыңла!", "Адәм көлкесе", "Балачак хыяллары", "Әтки, әнки рухына дога" - бастырып чыгарды. Шуларның соңгы икесе өчен ул 2008 елда Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләккә лаек булды. Өч дистә елдан күбрәк журналистика өлкәсендәге һәм шул чаклы ук чордагы нәтиҗәле әдәби-иҗат эшчәнлеге өчен "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" мактаулы исеме бирелүе аның күпьеллык тырыш хезмәтенә югары бәя булып тора, тормыш һәм иҗат бакчасының җимешле булуын дәлилли.
Шушы елның 22 апрелендә Әхтәм абыйга җитмеш яшь тулды. Кичәле-бүгенле генә иҗат табасыннан төшергән, компьютерында бастырып, принтерыннан чыгаргандагы җылысы да суынып өлгермәгән ап-ак кәгазь битләрендәге шигырьләрдән яшьлек дәрте, кайнар сөю хисләре, җиңел юмор ташып торуын тоеп, аның шушы яшькә җиткәнлегенә ышанасы да килми. Ләкин факт белән килешми булмый. Ә шулай да, өр-яңа әйберләрен укып, аның иҗади яктан һаман да яшь булып калуын күрәбез, олы юбилее белән кайнар котлап, иҗат гомеренең озын булуын ихлас телибез һәм яңадан-яңа кызыклы әсәрләрен көтеп калабыз!

Әхтәм ФӘТХИ


Җилбәзәк чагымда


Хис ташкан язымда,
Яр сөйгән чагымда,
Мин киттем, аерылып,
сөекле ярымнан.
Каплады иркәмнең
Иелгән шәүләсен
Елларның, юлларның
томандай пәрдәсе.

Җилбәзәк чагымда,
Җил уңай ягыма,
Мин киттем үстергән,
үз күргән авылдан.
Тыйгысыз хыяллар
Киергән җилкәнем
Дәрьядай дөньяда
кайларга илтмәде?!

Йөз яшәр авылдан,
Сөекле ярымнан
Ник китеп олактым,
юлыктым давылга?!
Карамый давылга,
Кайтышым авылга.
Әйтермен ярыма:
кичер, дип,барын да!

Бер киткәч авылдан,
Чит иткән ярымнан
Мин көтмим үз күрү,
кичерү яңадан.
Шулай да кайтамын
Мин туган ягыма,
Кадерен белмәгән бәхетле
чагыма.


Тыелган җимеш


Оҗмах бакчасында харам
Алма өзү тыелган.
Тыелганны өзеп, Адәм
Оҗмахыннан куылган.
Оҗмах бакчасына кабат
Кайтып, карыйсы килә.
Җәннәт җимешен җирдә дә
Татып карыйсы килә!

Кайчак күрше бакчасы да
Җәннәт булып тоела.
Адәмгә моннан да алма
Өзеп алу тыела.
Тик алмасын учларыңда
Тотып карыйсы килә.
Тыелган татлы җимешен
Татып карыйсы килә!

Адәми зат оныклары,
Булса да тыелмакчы,
Тыелган җимешне өзә,
Бакчадан куылганчы.
Алмагачның төпләрендә
Ятып, карыйсы килә.
Алма пешсә, өзелеп төшәр -
Татып карыйсы килә!



"Бер күрүдә яраттың"


Без базарда очраштык.
Бер күрүдә яраттың.
Күзгә карап, акча тулы
Янчыгымны ошаттың.


Кушымта:
Әй, син, егет, кем әле?
Тирәмдә бик йөрмәле,
Янчыгымны куеныңа
Куйганымны күрмәле!

Күз аттың да, сүз аттың,
Авызыңа караттың.
Юл буена тәмле сөйләп,
Өемәчә озаттың.


Кушымта:
Әй, син, егет кем әле?
Бусагамда йөрмәле.
Бусагамнан атласаң да,
Кочагыма кермәле!

Йөрәгемдә ут яктың,
Хатынлыкка сораттың,
Янчыгымны бушаттың да,
Әллә кая олактың.


Кушымта:
Әй, син, егет, кем әле?
Качкынмы син, ирме әле?
Базарда янчыгы калын
Кәләш эзләп йөрмәле!



Хаклык эзлим дисәң...


Хуҗа хаксыз - мин хаклыкны
Барыбер, дидем, табам,
Инде хәзер яңа төштә
Яңа эш эзләп чабам.

Отышлы алмашу


Әти телевизор аша
Футбол карап утыра.
Малай дәрес хәзерләргә
Тиеш, шуңа "борчыла".

Малай сизә үзен язмыш
Кимсеткән бер кешедәй.
Ул канәгать түгел эшне
Гаделсез бүлешүдән.

Әти, син, ди, минем өчен
Дәрес кара, ярармы?
Ә мин теликтан футболны
Синең өчен карармын!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров