Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

гаилә һәм хезмәт аерылгысыз

Тормышның яме - хатын-кызларда, диләр. Бу чыннан да шулай. Әйләнә-тирәгә матурлык өләшүче, иминлек таратучы сабыр һәм гүзәл затлар җәмгыятебезнең тоткасы булып торалар.

Хезмәт урыннарында фидакарьлек күрсәтеп, җитәкчелекнең һәм коллективның абруен казанучы хатын-кызлар һәрдаим мактауга лаек. "Елховнефть" идарәсенең 1 нче термохимик установкасы (ТХУ-1) операторы Равия Фоат кызы Гыйлаҗиева нәкъ менә шундый күркәм затларның берсе. Үз эшен энәсеннән җебенә кадәр өйрәнгән, төгәл, пөхтә һәм җаваплы бу ханым инде нефть тармагында 36 еллап хезмәт куя.

Р.Гыйлаҗиева тумышы белән Әлки районыннан. Әлмәт тө- бәгенә килгәндә аңа бары 17 яшь кенә була әле. Чибәр, булдыклы кызны "Елховнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе колач җәеп каршылый. Яшь, энергияле кадрлар нефть тармагына һәрдаим кирәк. Идарә чын мәгънәсендә Равиягә тормыш юлламасы бирә. Бораулау кадрлары мәктәбендә укып, операторлык һөнәренең бар нечкәлекләренә тиз төшенә ул. Шулай итеп еллар артыннан елларның ничек узганы сизелми дә кала.
- Әйе, гомерләрнең ничек шулай тиз узганына кайчагында шаккатасың. Елларның шулай үтүендә хезмәтемне, эш урынымны, коллективымны яратуым да сә- бәпчедер, мөгаен. Күпләр миңа хезмәтемнең җиңелләрдән булмавы турында әйтеп, таңнан алып кичкә кадәр ничек шулай эшли алуыма, энергияле булуыма шаккаталар. Ә мин аларга бер җавапны гына бирәм - мин эшемне бик яратам! Чыннан да, Әлмәт якларына туганнарым чакыруы буенча килгәндә нефтьнең нәрсә икәнен дә белмәгән бер тәҗрибәсез яшь кызның еллар дәвамында шул дәрәҗәдә әлеге тармакка башы-аягы белән чумуы күпләрне гаҗәпләндер- гәндер дә, дип уйлыйм. Тормыш иптәшем Биктаһир (тумышы белән Баулыдан) белән бик матур гына итеп гаилә корып яши башлавыбызга да 32 еллап булды. Бер кыз һәм малай үстердек. Аларның икесе дә үзебезнең юлдан китеп, нефтьчеләр һөнәрен сайладылар. Кызым "Әлмәт- нефть"тә хезмәт куя, ә улым нефть институтының 5 нче курсында укый. Шунысы өчен куанып бетә алмыйм - ике балага да тәрбияне тиешенчә биргәнбез. Аллага мең шөкер, яхшы укыдылар, үзебезгә генә түгел, башкаларга да хөрмәт белән карыйлар, олыны олы, кечене кече итә беләләр. Йорттагы эшләрне эшләшеп китәргә дә өлгерәләр. Оныгыбыз Әдилә өчен куанып бетә алмыйбыз, - ди Равия ханым Гыйлаҗиева.
Шуны да өстәп әйтеп узмый мөмкин түгел, Гыйлаҗиевлар гаиләсе бер еллап элек кенә шәхси йортка күченеп, тора башлаган. Шул рәвешле Равия ханымның үз йорты, бакчасы белән тора башлау хыялы да тормышка ашкан.
- Хәләл көчебез белән төзелгән, уртак тырышлыгыбыз салынган йортта урын һәркемгә җитә. Тулы, матур гаилә булып, куанышып яшибез, Аллага шөкер. Мин үзем гөлләр, чә- чәкләр үстерергә яратам. Хәзер моның өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылды. Хатын-кызның бәхете иң беренче чиратта корган оясында - гаиләсендә дип саныйм. Балаларның миңа һәм әтиләренә карата булган игътибарын, күрсәткән игелекләрен бернәрсә дә алыштыра алмый. Нинди генә бәйрәм булмасын, шул исәптән Әниләр көне дә, йортыбыз шау-гөр килеп тора. Ба- лалар җыелышып өйне чәчкәгә тутыра, мул табыннар корыла. Хатын-кыз өчен бу чиксез зур бәхет бит, ә артыгы кирәкми дә! - ди Равия ханым.
Без дә үз чиратыбызда бу искиткеч ягымлы, шул ук вакытта тыйнак, булдыклы һәм чибәр ханымны Әниләр көне белән тәбрик итәбез һәм иң изге теләкләребезне юллап калабыз!
Р.ИСМӘГЫЙЛЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса