Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Фәймә Бикморатова авыр хәсрәт кичерсә дә театрдан китми

Заман үзгәргән саен сәхнә дә үзгәрә, уен алымнары да, шулай ук тамашачылар да. Ел саен театрга яшь артистлар кабул ителә, әле бүгенгедәй хәтеремдә, 1985 елның март аенда 9 яшь артист кабул иттек.

Ни аяныч, бүгенге көндә шулар арасыннан өчесе генә театрда эшли, Фәймә Бикморатова, Раушания Фәйзуллина, Дилбәр Әбүнәгыймова. Өчесе дә "Артист" дигән бөек исемгә лаек булып үсеп җиттеләр.

Мин, театрның ветеран артисты буларак, аларның иҗади эшләре белән һәрвакыт кызыксынып яшим, уңышларына куанам. Бүген сүзем якташым, коллегам, гастрольләрдә бергә рольләр иҗат иткән Фәймә Бикморатова турында.

Фәймә Арча районы Иске Иябаш авылында 7 малай, 7 кызлы гаиләдә туа. Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай мәктәбендә укый, мәктәпне уңышлы тәмамлап, Казан театр училищесына укырга керә, бик күренекле, талантлы шәхесләрдә белем ала.

Театрда эшли башлагач, ул иң беренче булып "Ә таңнар гүзәл тынлыкта" дигән спектакльдә Бричкино, "Кунак кызы гел килмәс"тә Галиябану, "Тал бөресе имәндә" дигән спектакльдә өч образ - Рәвилә, Галимә, Рәмиләне зур осталык белән башкарды. Артистның шулай тиз үзгәрә алуы, бер образдан икенчесенә күчә белүе, эчке халәтендә дә үзгәрә алуы артистканың талантлы булуын раслый. Шулай итеп яшь артисткага ышаныч артканнан-арта бара һәм аңа берсеннән-берсе кызыклы рольләр тапшырыла.

Менә шулай ялкынланып, янып-көеп иҗат иткәндә артисткага гаилә сәбәпләре белән яраткан театрыннан китәргә туры килә. Фәймә ханым ул чорда бик борчыла, авыр хәсрәт кичерә. Ләкин изге сәхнәгә йөрәк җылысын суындырмый, театрга яңадан кайта, коллегалары да аны шатланып каршылый. Фәймә ханым күңелендәге яраларны онытырга тырышып, җиң сызганып кабаттан иҗат итә башлый.

"Яшьләй сөйгән яр"да Рима, "Бөреләнде чәчәк атмады" спектаклендә Рәфига, "Мәхәббәт кошлары"нда Хәния, "Кодача" спектаклендә Шәмсия... Фәймә ханым нинди генә роль башкарса да, ул тудырган образларның һәрберсе үзенчәлекле, бер-берсен кабатламый. Шигриятькә дә һәвәскәр ул, үзе дә иҗат итә:

Күңелне тотып карап булмый,

Күренми ул кеше күзенә.

Анда ниләр барын беркем белми,

Белеп җиткермим күк үзем дә.

Фәймә ханымның күңеле киң, үзе эчкерсез, ягымлы, шәфкатьле. Аның белән күзгә-күз карашып, сөйләшеп-серләшеп була, дуслыкка да тугры шәхес. Хатын-кыз буларак та театрда иң бәхетле кеше ул, авыр вакытларда таянырдай, җилкә куярдай ышанычлы. Яраткан ире, газиз балаларыннан рухи көч алып иҗат итә, тормышыннан ямь-тәм табып яши. Кыскасы, Фәймә ханым Әлмәт театрында үсте, ул хәзер театрның әйдәп баручы артисткасы. Яраткан эшендә, сәхнәдә сүнми-сүрелми, ялкынланып иҗат итүен телим.

Теләкләрем изге, ышанычым зур.

Мөнәвәрә Нигъмәтҗанова

театр ветераны, Татарстанның атказанган артисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса