Әлмәт таңнары

Фоат Зарипов: Кумасалар, театрдан китмим!

Әлмәт театрының башлангыч чорларын хәтерләүчеләр ничектер, труппаның соңгы ун елдагы иҗатын күзәтеп баручы тамашачы буларак мин аның турында «театрның иң мөлаем артистларының берсе», дияр идем.

Табигый талант, эчке интуиция һәм шул сөйкемле сөяге аңа тормышчан образлар иҗат итәргә, тамашачы күңелен яуларга булышадыр, мөгаен.

Фоат Зарипов. Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты февральдә 60 яшьлеген билгеләп үтә. Аның Әлмәт театрында эшли башлавына да 40 елдан артык вакыт узган. Шушы чор эчендә классик һәм заман репертуарыннан күпме образ иҗат итүен артист үзе дә хәтерләп бетермидер. Ул бит труппага театрның иң кызыклы иҗади чорында, 70нче елда килеп керә.

Агроном яки артист булам дип йөргән егет уттай урак өстендә Әлмәт театрына яшьләр җыю турында ишеткәч тәвәккәлләп карый һәм оттырмый. «Чыбыклыдан халык артисты чыгуы нинди горурлык», - дип кыстап җибәрүчеләрдә дә күрәзәлек сыйфаты булгандыр. Ул театрда, бу - аның театры. Фоат Зарипов театр бусагасын атлап кергәндә Гали Хөсәеновның баш режиссер булуы шундый нәтиҗә ясауга сәбәпче. Үткен күзле режиссер Фоат Зариповның артист киләчәген күреп кала. Һәм аның сәләтен ача, үстерә. Артист үзе дә Гали Хөсәенов турында «бик яхшы педагог иде, ул бик танылган артистларны тәрбияләгән шәхес», дип рәхмәт сүзләре һәм ихтирам белән искә ала. Баштарак режиссёр ярдәмчесе булып йөргән егетне 1976 елда төп составка артист итеп күчерәләр. Иҗат биографиясен Фоат Зарипов Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры»нда Җанбулат образы белән ачып җибәрә. Шуннан китә дә инде берсеннән-берсе кызыклы рольләр, иҗади эзләнүләр. Ф. Садриевның «Эх, сез... егетләр...»ендә Рәшит, М.Әблиевның «Шәмсекамәр»ендә Галим, Ю.Әминевның «Сафура бураннары»нда Флорес, Ю.Сафиуллинның «Менә без дә үсеп җиттек» комедиясендә Физат... Аның бу ролен Туфан Миңнуллин ошаткан, диләр. Шуның нәтиҗәсе булса кирәк, танылган драматург 1982 елда махсус аның өчен «Бәйләнчек» пьесасын яза. «Актерның герое Абдуллин эшлексезлеккә, акыл сатуга каршы чыга, дөреслек эзләп һәрнәрсәгә «тыкшына», шуңа күрә тирә-юньдәгеләр аны эчпошыргыч бәйләнчеккә саный, һәрнәрсәне мөмкин кадәр яхшырак итү теләге кешеләрнең ачуын чыгара», - дип яза актерның бу образы турында Ильтани Илялова.

Иҗаты шома гына барган вакытта Фоат Зарипов театрдан китə. Күрəсең, артист хезмəтенең хакы түбəн булу кыз бала тəрбиялəүче гаилə башын Себергə «куа»: анда ул бораулаучы, кара алтын табу операторы һөнəрен үзлəштерə. Ике елдан машина алу максаты белəн Себергə чыгып киткəн артист-нефтьче ниятенə җитəрлек акча эшли. Тик заманасы шундый: янчыктагы акчага товар табуы авыр. Шул вакытта аңа Туфан Миңнуллин ярдəм итə. Биш ел дигəндə, 1990 елда Фоат Зарипов кире театрга кайта. Тəгам ризыгы рухи азыкка сусавын баса алмаганга, эшлəгəн акчалар күңелен җылытмаганга кайта. Шулай итеп аның иҗат тормышының зур, җитди рольлəргə бай икенче этабы башлана.

Ул бəхетле артист. Бер генə амплуа рольлəрен башкармау сəбəпчеме, талант югарылыгымы - аның иҗатына торгынлык хас түгел. Аның рольгə кытлык кичергəне юк. 1990 елдан алып репертуар тарихына күз ташлау да җитə. Ел саен бер, ике, кайвакыт өч спектакльдəн өлеш чыга аңа. Фоат Зариповка комик рольлəр дə, драма образлары да бер үк дəрəҗəдə җиңел бирелə. Тискəре һəм уңай геройларны да бер үк дəрəҗəдə оста башкара. Минемчə, ул бер иш образларын иң əүвəл тышкы сүрəтлəр белəн кора, соңыннан төрле алымнар белəн аның эчке дөньясын тулыландыра.

Фоат Зарипов дигəч тə, күз алдыма Данил Салиховның «Узып барышлый» драмасындагы (режиссёр Илдар Хəйруллин) Шəйхулла килеп баса. Сəхнəдə Шəйхулла-Зарипов пəйда булу белəн бөтен тирəлек «тула». Чөнки бу артист героеның эчке тойгыларын, психологик кичерешлəрен бөтен тирəнлеге белəн күрсəтə алучы талант. Ул уенын башлаганда син дə гади тамашачы булуыңны онытасың. Гүя ыгы-зыгы, юл биштəрлəре, поезд көтеп йончыган юлчылар арасында син дə бар... Көлəч йөзле, якты карашлы, зур йөрəкле карт фронтовикны күзəтəсең. Шəйхулла иң матур сыйфатларны үзенə туплаган: җыр-моң ярата, өздереп гармунда уйный. Җитмəсə хəйлəсез, самими. Дустының үлем хəбəрен алган фронтовик Смоленскийга сəфəр чыккан. Башкалар да үзе кебек эчкерсез, игелекле, дип ышанган бабай тимер юл вокзалында чит-ят урыс арасында ике миллəттəшенең ялган тозагына элəгə. Гомере буенча кешелеклелек кануннары буенча яшəгəн карт акчасыз, документларсыз, гармунсыз калгач та, «бомж» хəлендə дə яктылыгын җуймый. Шуның белəн үзен бүгенге тормышта киң таралган мəрхəмəтсезлеккə каршы куя. Фоат Зарипов 2003 нче елда Кама аръягы театрлары фестивалендə шушы образы белəн «Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендə җиңү яулады.

Туфан Миңнуллинның «Монда тудык, монда үстек» спектаклендəге нефтьче карт Саттар Биккинин да Фоат Зарипов сəхнəдə «тугарылып» уйнаган рольлəрнең берсе. Үзе дə нефть төбəгендə туган, үскəн, хəтта нефтьче булып эшлəгəн артист образының кичерешлəрен бөтен тулылыгы белəн тамашачы күңеленə ирештерде. Саттар бабай - эшче намусын туплаган, зирəк, шаян, дөньяга аек карашлы карт - гаилəсенең терəге, өмете. Ул яшəешебездəге уңай яклар өчен куана, тискəре күренешлəргə каршы чыга: «Син минем җиремə тимə! Җиремне пычратма. Нефтесен ал, лəкин пычратма. Үзеңə җир тап та, əйлəндер-болгандыр, тозла... Мин монда тудым, монда үстем, монда күмəчəклəр. Минем син пычраткан җир астында ятасым килми. Синең улыңа да тозлы су эчертəсем килми», - дип тормыш фəлсəфəсен ишеттерə.

«Кыяфəте турында сүз йөртсəң, аны чибəр ир-егет дип булмый. Шуңадырмы, Фоат беркайчан да классик мəхəббəт каһарманнарын уйнамады. Уртача буй, базык гəүдə, калын карлыккан тавыш... һəм яктылык сирпелеп торган, ягымлы күзлəр», - дип характерлый аны театр белгече Ильтани Илялова. Пафослы классик мəхəббəт герое калебенə кермəде, ə тирəн кичерешлəргə бай образ - Хəбирне (Туфан Миңнуллин «Гөнаһсыз-гөнаһлылар», режиссёр Илдар Хəйруллин) уйнап күрсəтте ул. Табигый мөлаемлеге һəм кайнар темпераменты белəн Фоат Зарипов гаилəле Хəбирнең Əнисəгə карата хислəрен, эчке тойгыларын, сөйгəненең аерылышу нияте хəбəреннəн соңгы кичерешлəрен, «ярату гөнаһмы?» дигəн сорауга җавап эзлəп бəргəлəнүен бөтен нечкəлеклəре белəн ачып салды. Дин əһеллəреннəн «никахсыз ярату гөнаһ», дигəн җавап ишетсə дə, əхлак кануннары өстен булуын аңласа да, тамашачы күңеленнəн Хəбир-Фоатны аклады. Ихлас яратуына ышандыра алганга яклады. Фоат абый үзе дə «ярату гөнаһ түгел!» - ди.

Артист уйнаган мəхəббəт тарихлары төрле. Хəбире шашып яратса, Сөлəйманы (Фатыйх Əмирхан «Тигезсезлəр», режиссёр Байрас Ибраһимов) хислəрен тыярга мəҗбүр. Акыл утырткан Сөлəймəн яшь Рокыяга карата мəхəббəтенең озын гомерле була алмаячагын аңлый. Фаот абый героеның эчке дəртен тыйган хəлдə күңел кичерешлəре тирəнлеген тамашачы күңеленə сала алды.

2010 ел Фоат Зариповның иҗат биографиясенə өч спектакль белəн язылды. Г.Камалның «Банкрот»ындагы Җамалетдины, И.Зəйниев əсəре буенча куелган «Туган-тумача» спектаклендəге Мирзасы һəм Данил Салиховның «Баязит» трагифарсындагы Баязиты арасында соңгысы күлəмлесе һəм катлаулысыдыр, мөгаен. Режиссёр Фаил Ибраһимов бу спектакль турында: «Драматург белəн бергəлəп рəссамның үз иҗаты өчен җаваплылык проблемасын хəл итəргə тырыштык», - ди. Баязит - 80 яшендəге язучы. Картаймыш көнендə ялгызы калган бу карт - заманында партия кушканны мактап, ул хурлаганны яманлап язган «рухи кол». Соңлап булса да язучы талантын юкка сарыф итүен аңлый. Шуны таныган намусы бəргəлəнə. Пəрие-Намусы, үткəннəн кайткан үлгəн хатыны, балалары образлары, геройлары алдында үзен акларга тырыша. «Баязит» уйнарга түгел, карарга авыр спектакль. Фоат абый да бу роле турында: «Җиңел түгел, лəкин мин аны яраттым», - ди. Ялгышларын аңлаган героен акларга да тырышкан ул. Баязит-Фоат сəхнəдə шулкадəр табигый, əйтерсең, актер үз кичерешлəрен сурəтли.
Комедия жанрында да шундый ук осталыкка ия бу артист. Хəтергə нык уелганы Туфан Миңнуллиның «Əрəмəлек кияүлəре»ндəге (режиссёр Илдар Хəйруллин) Галим образы. Унбиш ел читтəн торып укыган, үзен бик укымышлы дип санаган һəм шуңа басым ясап һəрвакыт мəкальлəр белəн сөйлəшкəн Галимне уйнаганда ул тамашачыны «сыгып» көлдермəде, көлкеле булып та кыланмады. Образы өчен сөйлəм манерасын, хəрəкəтен, кыланышларын, эчке һəм тышкы темпераментын төгəл күзаллавы нəтиҗəсендə тамашачыны күзлəреннəн яшьлəр бəреп чыгарлык итеп ихлас көлдерде. Т.Миңнуллинның «Исəнмесез»ендə Ирек, М.Кəримнең «Кыз урлау»ында Əҗмəгол, Г.Камалның «Банкрот»ында Җамалетдин, Д.Салиховның «Капчык» спектаклендəге Борһан образларын тудырганда да ул шул юнəлештə иҗат итте. Мөлəемлеге, таланты аның һəр образының ачкычы.

Сəхнəнең «с» хəрефен дə белмəгəн əнисе гади, лəкин зирəк авыл хатыны артист булырга хыялланган улына «йөрəгеңнəн чыкса гына халык күңеленə барып җитə», дип нəсыйхəт итə. Əйтүенчə, Фоат Зарипов үзенə бик талəпчəн. Образ тудырырга керешкəндə һəрвакыт үзен «бездарь, нишлəп йөрим монда», дип битəрлəү гадəте бар. Артист хыялсыз булмый ди. Тинчуринның «Сүнгəн йолдызлар»ындагы Надыр Мəхдүмне, Шекспирның Ричардын уйнарга хыялланган. Бүгенге көн режиссёрлары өстенлек биргəн яңа стильдə иҗат итəргə ашкынып тормыйм, ди. Залда тамашачы күп булуны хуп күрə. Авылны ярата. Туган авылында йорт тергезгəн. Пенсиягə чыккач шунда кайтырга исəбе. «Кумасалар, театрдан, китмим», дип шаярта. Чөнки яшəвенең мəгънəсе - театр.

Ләйләгөл МИНАЕВА
Сәхнә

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: