Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Фоат күпере

Дөньяда бик күп төрле күперләр бар. Озыннары, кыскалары, биекләре, тәбәнәкләре, искеләре, яңалары. Нинди генә булсалар да алар, нигездә, бер нәрсә өчен хез-мәт итәләр: күперләр ике ярны тоташтыра.

…Әлмәттә яшәп иҗат итүче танылган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Гайсин шундый үзенчәлекле рольне башкара. Аның күпере - телевидение. Әйтүе генә ансат, ул инде тоташ 35 ел сайлаган һөнәренә тугрылык саклый. Аның иҗади язмышы республика телевидение тарихында үзе бер чор.
Республикабызның нефтьчеләр башкаласы һәм аның янәшәсендәге районнарның тормышына «Татар- стан-Яңа гасыр» каналының күпсанлы тамашачылары аның күзлеге аша карый һәм ишетә. Кызыклы яки гыйбрәтле вакыйгалар кайда гына булмасын - йөзләрчә чакрымда урнашкан Нурлатмы, Баулымы, Актанышмы, Мөс- лимме, Ютазымы...- аларның берсе дә Фоат Гайсин һәм аның ышанычлы хезмәттәше, кинооператор Булат Шәфигуллин игътибарыннан читтә калмый. Көне-сәгатендә актуаль, киеренке хәлләр кай- наган ноктага җитеп, үз фикерләрен киң аудитория белән уртаклашу эшенә керешерләр.
Фоатка Әлмәт белән Казан арасында күпер салу җиңел бирелмәде һәм аның ныклыгын саклап тору хәзер дә һич ансат түгел. Үзең яшәгән җирлеккә, нинди хезмәт баш- каруыңа карамастан, бәйле буласың бит ул. Әмма журналист агын да, карасын да күрергә күнеккән. Шундый булмаса каләмен, микрофонын да иярли алмас иде. Мактау һәм уңай бәягә нигезләнгән чираттагы уңыш- ларны, җиңүләрне яктыртканда Фоат әйбәт, тәнкыйть итсә Фоатка төп дәгъва. Менә шундый шартларда «бүрене дә тук, сарыкларны да исән калдырып» эшләү зур тәҗрибә, дипломатия үрнәге һәм осталык сорый. Аның да күңеле сыкранган, әрнегән вакытлары булмый калмагандыр. Журналист бит ул сандал белән чүкеч арасындагы кеше. Йомшаклык күрсәтсәң астан кыздыралар, каты әйтсәң өстән сугалар. Менә шундый сынаулар аша узып Фоат һөнәренә өч дистә елдан артык тугры калган сирәк репортерларның берсе.
Аның үз стиле, үз репортаж теле, шәхси аналитик бәяләмәсе бар. Икътисади, сәяси, тәрбияви проблема- ларны яктыртканда саллы фактларга, тарихи дөрес- леккә, тирән эрудициясенә таянса, көнкүреш, мәдәният темаларын чагылдырганда тормыш нечкәлекләрен яхшы белүе, образлы сөйләм һәм тасвирлау осталыгы ярдәмгә килә.
Фоат Гайсин иҗатының күп өлеше нефтьчеләргә бәйле. Аңа «кара алтын» чыккан төбәктә һәр авылның һәм районның яшәеше, традицияләре яхшы таныш. Гомумән, Татарстан телевидение журналистикасында нефть те- масын аның дәрәҗәсендә, киң һәм актив яктырткан иҗат әһелләре юктыр да, мөгаен.
Нефть тармагындагы хезмәт Фоат өчен скважина, буровойлар, тонна яки технологияләргә генә кайтып калмый. Автор үз алдына, иң элек, коллективлар тормышын, һөнәр үзенчәлекләрен аерым шәхесләр язмышына бәйләп тасвирлау бурычын куя. Төрле чорларда нефтьчеләребезнең күркәм башлангычларын, хезмәт рекордларын яктыртуда, Дамир Нуретдинов, Әнвәр Сафиуллин, Галимҗан Хаҗиев, Самат Гатауллин, Михаил һәм Матвей Гринь, Гәрәй Баһманов кебек атаклы Социалистик Хезмәт Геройларының тулы характерларын ачкан телевизион портретларын тудыруда аның өлеше бәхәссез.
Бай тормыш тәҗрибәсе туплаган коллегабыз гаять дәрәҗәдә кызыклы әңгәмәдәш тә. Аның белән теләсә нинди темага җәелеп китеп сөйләшергә мөмкин. Фоатның тормыштагы вакыйгаларга карата һәрчак төпле фикере булыр. Безнең көн саен диярлек телефоннан аралашып алуыбыз, гадәттә, эш мәсьәләләреннән башлана, илдәге вәзгыять, яшәеш белән төгәлләнә. Аның кайвакыт зарланып әйткән сүзләреннән дә, нигездә, оптимистик рух һәм якты ышаныч бөркелә.
Бүген Татарстан «кара алтыны», ниһаять, халкыбыз мәнфәгатьләренә тулырак хезмәт итә башлады. Кем әйтмешли, исеме җисеменә тәңгәлләште кебек. Җир асты байлыкларыбызның мәдәният, мәгърифәт, әдәбият, тәрбия өлкәләрен үстерүгә өлеше һичшиксез артты.
Шушы уңай үзгәрешләргә сөенеп, шәһәрдәшләре хез- мәтенә горурланып яши һәм иҗат итә тырыш һәм күптәннән үз абруен тапкан исемле журналистыбыз Фоат Мәхмүт улы Гайсин.
Данил Гыйниятов,
«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең мәгълүмати тапшырулар редакциясе баш мөхәррире, «Татарстан-Атналык күзәтү» программасының авторы һәм алып баручысы.
***
Фоат Гайсин хезмәт кенәгәсендә бары бер язма - Татарстан телевидениесе. Бирегә 1977 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлап килә. Шуннан соңгы язмышы бер- өзлексез балачактан хыялланып сайлаган һөнәренә бәйле.
Әлмәтлеләр өчен шунысы аеруча игътибарга лаек, Фоат Гайсин кичергән күпкырлы иҗат гомеренең 30 елы сезнең шәһәрегездә, нефть төбә- гендә үтә. Бүгенге көндә ул «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең биредәге үз хәбәрчесе вазифасын уңышлы башкара.
Бай журналистлык эшчәнлеге «кара алтын» үз- ләштерүче данлы якташларыгыз, төбәкнең хезмәт коллективлары тормышына багышланган күпсанлы телевизион тапшырулар, актуаль репортажларны сыйдырган.
Татарстанның көньяк-көнчыгышында аның тын- гысыз иҗат сукмаклары салынмаган бер генә сәнәгать предприятиесе, авыл хуҗалыгы коллективы һәм оешма калдымы икән? Үз геройлары эзеннән ул Коми, ерак Себер нефть промыселларын иңләде.
Фоат Гайсин күренекле әдип Рафаил ага Төхфәтуллин белән исән чагында иҗади аралашу бәхете татыган журналистларның берсе. Һәм, гомумән, коллегабызның эшчәнлегендә нефть- челәр башкаласының мәдәни, мәгърифәти, рухи тормышы һәрдаим киң чагылыш таба. Әлмәт төбәге танылган язучыларының иҗади яшәешен, татар дәүләт драма театры сәхнәләштергән драматургия сәнгате үрнәкләрен, картиналар галереясындагы кызыклы күргәзмәләрне, туган якны өйрәнү музееның тарихи экспозицияләрен , «Рухият» рухи яңарыш фонды проектларын һәм башка күркәм чараларны каналыбыз аша киң катлау тамашачыларга профессиональ дәрәҗәдә җиткереп торуы, бу өлкәләрдәге тарихи видеотасмаларның зур мирасын тудыруы шактый мәртәбәле һәм мактаулы.
…Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Әлмәт шәһәре һәм районы хакимияте, Татарстан теле- видениесе, «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең Мактау грамоталары иясе, туган ягыбызда тәүге «кара алтын» ятмалары үзләштерелә башлауга 60 ел тулу уңаеннан республика иҗат конкурсы җиңүчесе, «Рухият» фонды лауреаты… Болар Фоат Гайсинга күпьеллык яраткан һөнәре китергән саллы танылуларның кайберләре генә. Иҗатына иң олы бәя итеп геройлары, телевидение тамашачыларының ихтирам-хөрмәтен саный ул. Ә ихтирам-хөрмәт тырыш хезмәт һәм чын журналистларга хас булган объектив караш белән күптән яуланды.
Миләүшә Айтуганова, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса