Әлмәт таңнары

Фидакарьлек – нефтьчеләр сыйфаты ул

Бу тормышта үзләре сайлаган хезмәтләренә тугры калган, эшләү дәверендә абруй казанган шәхесләр белән күп очрашырга туры килә.

Аларның күпчелеге нефть тармагында хезмәт куйган кешеләр. Кырык елдан артык хезмәт стажы туплаган Әмир Гомәр улы Талипов та нәкъ менә шундыйларның берсе. "Елховнефть" идарәсенең башлангыч чорларында авыр хезмәтне үз җилкәләрендә күтәргән, бүген инде чәчләренә чал кергән мондый өлкәннәр алдында баш имичә мөмкин түгел. Әмир ага үзе дә яшьлек елларын бик яратып, сагынып искә ала. Бигәш авылында гади крестьян гаиләсендә 1941 елда дөньяга килгән ул. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе яу кырында ятып калганлыктан аны бөтенләй күрмәгән егет шул чор балаларына хас бер үҗәтлек белән тырышып белем ала, мәктәпне тәмамлый. 1958 елны Кәләй урман хуҗалыгына эшкә керә һәм биредә 6 ай дәвамында урман кискәннән соң, "Әлмәтнефть" идарәсенең ППД цехына эшкә урнаша. Монда ул 1962 елга кадәр хезмәт куя. Дөнья күрү теләге Әмир Талиповны һәм аның гаиләсен Коми АССРга алып килә. Ләкин озак та тормый алар кире- дән Әлмәт якларына кайталар, һәм Әмир Гомәрович яңадан "Әлмәтнефть" ида- рәсендә эшләвен дәвам итә. Ә инде 1965 елның апрелендә аны "Елховнефть"кә чакырып алалар. Биредә ул башта слесарь, аннан соң механик булып эшли. 1970 елны "Елховнефть"тә үзгәртеп корулар башлангач, Әмир абыйны ПРЦНОга күчерәләр. Меха- ник, өлкән мастер вазифаларын башкарганнан соң, 1989 елны аны промысел- га мастер итеп билгелиләр. Әлеге эшендә ул 2002 елга кадәр эшли һәм лаеклы ялга чыга. Беренче карашка Әмир ага гади генә хезмәт юлы узган кебек. Ләкин шушы еллар дәвамында нефть тармагын күтәрүдә күпме кул көче, фидакарьлек, сабырлык салынганын күз алдына китерсәң, Әмир Талипов кебек ветеран-нефтьчеләрнең эшенә, узган гомер юлларына сокланмый мөмкин түгел. Каян табылган ул шулкадәр тырышлык, җаваплылык?!
- Бүген нефть тармагындагы хезмәтне ул еллардагысы белән чагыштырырлык түгел. Хәзер кешегә заманча техника, компьютерлар ярдәмгә килә. Без эшләгәндә бар да күпчелек кул белән эшләнә иде, төгәлрәк әйткәндә, авыр физик хезмәт таләп ителде. Аварияле ситуа- цияләр булса, көнме-төн- ме, яңгырмы-буранмы - карап тору юк, чыгып йөгерә идек. Төп эш кораллары көрәк һәм лом һәрчак кул астында. Берсүзсез, хез- мәттә күрсәтелгән уңышлар идарәнең үзе һәм хөкү- мәтебез тарафыннан юга- ры бәяләнде. Мактау гра- моталарының, Рәхмәт хат- ларының һәм башка бүләк- ләрнең исәбе-хисабы юк. Ә 1992 елны миңа Татар- станның атказанган нефть- чесе исемен бирделәр. Хәзер дә "Елховнефть" идарәсе онытмый, төрле чараларга чакырып тора, игътибарын киметми. Мо- ның өчен зур рәхмәт барысына да. Өлкән, тәҗрибәле кеше буларак, яшь буынга теләгем бер генә: белемгә омтылыгыз, хәзерге заманда иң кирәк- лесе шул, - ди ветеран.
Әйе, бик зур тырышлык куярга туры килгән ул ел- ларда. Шуңа да карамас- тан, ул чор кешеләре гаилә кору, балалар тәрбияләү кебек вазифаларга да зур игътибар биргәннәр. Әмир ага үзенең тормыш иптәше - Әлмәт районы Ирекле авылы кызы Нурзидә белән матур гына гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстер- гәннәр. Нурзидә ханым үзе СМУ-34 оешмасында эш- ләгән. Шуны да билгеләп узмый мөмкин түгел, аларның кавышып, бергә яши башлауларына киләсе елның гыйнварында төп-төгәл 50 ел була. Менә шулай ярты гасыр гомер узган да киткән, сизелмәгән дә. Иң мөһиме - балалар, дүрт онык һәм бер оныкча өчен куанып, бергә, зур, бербөтен гаилә булып гомер кичерәләр алар. Өлкәннәр көне якынлашкан чорда Әмир агага һәм Нурзидә ханымга иң изге теләкләрне генә юллап каласы килә. Тиздән ноябрь аенда Әмир ага үзенең юбилейлы туган көнен дә билгеләп узачак. Сәламәт булыгыз, тормы- шыгызга бәрәкәт иңсен, йортыгыз бәхет-куанычлар белән генә тулып торсын!
Р.ИСМӘГЫЙЛЕВА.
(Фотолар гаилә архивыннан алынды).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров