Әлмәт таңнары

Фидакарь нефтьченең бәхет формуласы

Фаил абый белән очрашуга баргач, иң беренче чиратта, өйдә талгын гына агылган татар җырларына игътибар иттем. "Күңелгә тынычлык бирә алар. Үзебезнең татар моңы белән тәрбияләнеп үскән егетләр бит без", - дип каршы алды мине язмабыз герое.

Фаил Габдулхаков Мөслим районы Тайгилде авылында туып-үскән. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне, Михайловкада 9-10 нчы сыйныфларны тәмамлагач, хәрби комиссариаттан аны Минзәлә автомәктәбенә укырга җибәрәләр. 1982 елда егет хәрби бурычын үтәргә армия сафларына чакырыла. Солдат шинеле, солдат тормышы, солдат боткасы, әлбәттә, ир-егетләрнең дөньяга карашын төптән үзгәртә. Алар, гадәттә, хезмәттән бер башка үсеп, төпле фикерле, төгәл, тәртип яратучы булып кайталар. Кечкенәдән үк әти-әни- сеннән күреп, әлеге сыйфатларны үз итеп үскән Фаил абыйны армия мәктәбе тагы да камилләштерә. Таҗикстанның Курган-Тюбе, Әфганстанның Айбак, Джаллабак шәһәрләрен гизеп, туган ягына ашкынып, сагынып, яңа уй-хыяллар белән кайтып төшкән егет республикабызның төп байлыгы булган кара алтын чыгару тармагында хезмәт итү теләге белән Әлмәтебездә урнашкан, даны ерак төбәкләргә таралган "Елховнефть" идарәсенә эшкә килә. Скважиналарга җир асты ремонты ясау буенча оператор булып, эшен яратып, идарәнең күркәм күрсәткечләрен үстерүгә үз өлешен кертү бурычына һәм намусына тугры калып, 27 ел дәвамында хезмәт җәелдерә ул. Башкачаны Фаил Фатыйхович күз алдына да китерә алмый. Яшүсмер чагында ук җәйләрен колхозда, хуҗалыкта печән чабып, мал карап, басуда 50 сотый чөгендер эшкәртеп буй җиткергән авыл кешесе эштән куркамыни! Андыйлар турында эш үзе аңардан курка дип әйтәләр бит. Фаил абыйны да хезмәттәшләре эшчән, максатчан, таләпчән, үз эшенең бар нечкәлекләрен белүче дип бәяли. Яшьләр өчен үрнәк, остаз буларак та аны хөрмәт итәләр. 1997 елда һөнәри осталык бәйгесендә чыгыш ясау, нефтьче оешмалар арасында идарә данын яклау вазифасы да тапшырыла аңа. Ә мондый җаваплы эш бары тик иң-иңнәргә генә йөкләтелә. Аларның командасы бәйге таләпләрен лаеклы үтәп чыга. Фаил абый катнашкан идарә эчендәге һөнәри осталык бәйгеләренең исә саны юк. Бер сүз белән әйткәндә, тырышлык һәм фидакарьлек өлгесе ул. Әңгәмә барышында Фаил Фатыйхович мине тагын бер үзенчәлекле ягы белән җәлеп итте - ул бик тыйнак, сабыр. Әлеге сыйфатлар нефтьчене тагы да бизи.
- "Елховнефть" идарәсендә эшләвем белән бик горурланам һәм хезмәт юлымны биредә үтүемә үкенмим. Идарәдә барлык шартлар да тудырылган һәм һәр хезмәткәргә үзгә караш, ихтирам булуы белән дә ул башка оешмалардан аерылып тора. Нефтьче исемен йөртү зур дәрәҗә. Язмышның миңа нәкъ шушы юнәлешне күрсәтүен бәхетемнең башы дип кабул итәм, иң мөһиме, мин аны югалтмыйча, тормышның һәм үземнең кагыйдәләремә тугры булып, матур яшәргә, эшләргә омтылам, - ди Фаил абый. Ә бу фидакарь нефтьченең бәхет формуласы түгелме соң?! Яраткан эше белән янәшәдә аның әле җан атып торган гаиләсе - тормыш иптәше Гөлнур Яскаровна, кызлары Айгөл белән Ализә дә бәхетен түгәрәкли. Гөлнур Яскаровна Риза Фәхретдин исемендәге гимназиядә укыта, күп еллар дәвамында ихтирам яулаган мөгаллимә. Кызлары биредә үк белем ала.
Габдулхаковларның тормышлары күркәм. Чөнки алар үз эшләреннән ямь табып, булганына шөкер кылып, тату гомер кичерәләр. Киләчәктә дә аларның гаиләсенә шатлык-куанычлар гына насыйп булсын, хөрмәт һәм ихтирам хисләренә төренеп озак еллар яшәргә язсын.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Фото гаилә архивыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров