Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Эше сүзеннән аерылмый

Кешене хезмәт яшәтә, ди халкым. Тырышлык, укымышлылык, сәләт тә бүгенге буыннарга ата-бабалардан, әти-әниләрдән мирас булып күчкән. Килешәм, бик дөрес һәм нигезле сүзләр. Бүгенге язмабыз герое Камил Гыйниятуллинга атап әйтелгән кебек.

Камил Җәүдәт улы Мәмәт авылында укытучы гаиләсендә туып, төбәгебезнең шифалы чишмә суларын эчеп үскән. Шунда белем алып, соңрак Казан дәүләт педагогия институтының физкультура факультетын тәмамлап, туган авылында укытучылык хезмәтенә керешкән. Ул чордан соң күпме еллар үткән. 27 ел дәвамында мәктәптә физкультура һәм хәрби хезмәт дәресләре алып барды ул. Дистә елга якын мәктәп директоры вазифасын башкарды.

Мәмәт коллективы өчен таләпчән, төгәл, җитди, максатчан, кирәк вакытта кырыс та була белгән җитәкче авыл халкына ярдәмчел, сабыр холыклы, кайгыртучан гаилә башлыгы, ышанычлы тормыш иптәше буларак таныш. Ул - көчле энергияле һәм һәрвакыт уңышка омтылучан зат. Аның эше сүзеннән аерылмый. Мәктәпкә җитәкчелек иткән елларда һәрдаим укытучыларның белемен күтәрү, яңа технологияләрне гамәлгә кертү, мөгаллимнәрнең һөнәри үсешенә фәнни-методик ярдәм күрсәтү буенча зур хезмәт куйды. Укучыларга патриотик тәрбия бирүне, егетләрне хәрби хезмәткә әзерләүгә игътибарын аеруча нык юнәлтүе эзсез узмады. Бүгенге көндә дә армия сафларында хәрби бурычларын үтәп кайткан егетләребез яраткан укытучыларын мактау сүзләре белән генә искә ала. Аның фидакарь хезмәте дәүләт бүләкләре белән дә билгеләнде: мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен ул Мәгариф отличнигы исеменә, республика һәм район күләмендәге төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталарына лаек булды.

Бүгенге көндә Камил Гыйниятуллин - Мәмәт авылы җирлеге башлыгы. Әлеге вазифада 5 ел хезмәт итү дәверендә ул һәр кешегә шәхси якын килеп, аларның борчу-мәшәкатьләрен үзенеке итеп кабул итә һәм булышырга ашыга. Авыл халкы тынгы белмәс җитәкчебезгә бары тик рәхмәт сүзләре генә белдерә. Аның хезмәте нәтиҗәсендә авылыбыз тулысынча су белән тәэмин ителде, юлларыбыз төзекләндерелә. "Ландыш" балалар бакчасы, мәктәп, китапханә, ветераннар советы, Мәдәният йорты, "Мәмәт" крестьян-фермер хуҗалыгы һәрдаим авыл җирлеге ярдәмен тоеп яши.

Авылдашыбыз күпкырлы шәхес. Буш вакытларын да кызыклы һәм файдалы итеп уздырырга тырыша. Туризмның, спартакиадаларның, спорт ярышларының, бәйгеләрнең, үзешчән сәнгатьнең иң актив катнашучысы да әле ул. Барлык башлангычларны үз үрнәгендә тәкъдим итүе белән дә абруйлы.

Җитәкчебез киләчәккә зур планнар белән янып яши. Социаль объектларны үстерү программаларын тормышка ашыруны төп максаты итеп куя. Яулап алынган үрләр бихисап, ә киләчәк тагын да өметле, уңышлы булыр дигән ышанчыбыз мәмәтлеләрдә бик көчле.

ФОТОДА: Камил Гыйниятуллин әфганчы Ирек Рамазановка Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга 25 ел тулу уңаеннан булдырылган медальне тапшыра.

Ләлә Ситдикова

Мәмәт авылы

Рәдифә Ногманова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса