Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Хезмәт династиясе – Ермолаевлар – заводның горурлыгы

Хезмәт династияләре – һәрбер производствоның, һәрбер тармакның горурлыгы, чөнки әти-әниләре артыннан предприятиегә балалары килә, эш урынында бер буынны икенчесе алмаштыра. Күп дистә еллар дәвамында бер һөнәргә тугрылык саклаган династияләр шактый. Алар – теләсә кайсы предприятиенең терәге.

«Татнефтегазпереработка» идарәсендә дә шактый алар. Шуларның берсе – Ермолаевлар. Миңлебай газ эшкәртү заводына беренче сукмакны Анна Макаровна Киселева сала. Ул лаеклы ялга чыкканчы заводның хәрбиләштерелгән сак отрядында эшли. Кызы Елизавета да, озак уйлап тормыйча, язмышын Миңлебай газ эшкәртү заводы белән бәйли.

Бу предприятие йөзләгән кешене эш белән тәэмин итеп кенә калмый, яшьләрне таныштыру-кавыштыру урыны да булып тора. Күпме кеше биредә үзенең парын очратып, гаилә корган. Булачак тормыш юлдашы Дмитрий Александрович Ермолаев белән дә Елизавета Ивановнаны завод кавыштыра. Лиза ханым гомер буе элемтә участогында хезмәт куя. Завод объектларына турыдан-туры шалтыратып булмый, бары тик коммутаторга шалтыратып, телефонистка аша гына элемтәгә керә алган заманнар була. «Лиза сменасына туры килсә, ул теләгән кешең белән һичшиксез тоташтырачак», диләр аның турында. Бервакыт Мидхәт Әминов белән тоташтыруны сорыйлар. Ә аның гаиләсе белән Чехословакиядәге Карловы Вары шифаханәсендә ял иткән чагы. Үз дигәненә ирешә Елизавета Ивановна: Мидхәт Хәбировичны эзләп таба.

Дмитрий Александрович башта беренче компрессор цехында эшли, күпмедер вакыттан соң гелий цехына күчә. Эшен дә намуслы итеп башкара, спорт белән дә актив шөгыльләнә. Предприятиедә үткәрелгән бер генә спорт ярышы да аннан башка узмый. Чаңгыда да җилдерә, герен дә күтәрә, футбол да уйный. Язгы чәчү, урып-җыю вакытларында шефлык итүче «Ярыш» колхозында «тимер атны», кыр корабын иярли. Ел саен биредә эшләп, заводтан лаеклы ялга чыккач, Габдрахман авылында төпләнәләр, бүген шунда гомер кичерәләр. Озак еллар биредә дә хезмәт куялар әле.

Олы уллары Александр да мәктәпне тәмамлагач, кая бару турында баш ватмый. Түбән Мактамадан завод колонналары күренеп тора. Әти-әнисе - предприятиенең мөхтәрәм хезмәткәрләре. Башта Саша Әлмәт нефть техникумын, аннары кичке нефть институтын тәмамлый. Заводның төрле тармакларында хезмәт чыныгуы ала. Хәзерге вакытта сменадагы инженер-диспетчер. Шактый тәҗрибә туплаган Александр Дмитриевич бүгенге көндә башкаларны да өйрәтә, ул кадрлар хәзерләү үзәгенең штаттан тыш укытучысы.

Аның Әлмәт бала тудыру йортында шәфкать туташы булып эшләгән хатыны Светлана да декрет ялыннан соң заводка урнашырга була. Халык белән шыплап тулган троллейбусларда йөреп арыган Светлана Владимировна шулай итеп гаилә һөнәрен сайлый. «Өйдә завод турында сөйләп кенә торалар, спорт ярышларында катнашалар, минем дә алар белән буласым килде, эш урынын алыштырганыма һич тә үкенмим», - ди ул.

Ермолаевларның заводның балалар бакчасында эшләгән кызлары Наталья да соңыннан предприятиегә эшкә күчә.

Әйтергә кирәк, төрле һөнәр алган уллары Евгений белән Денис та күпмедер вакыт заводта эшләп ала. Ермолаевларның гомуми завод стажы 200 елга якынлаша.

Аларны бергә җыйсаң, тулы бер спорт командасы оештырырга булыр иде. Спартакиада, Туктар урманындагы традицион кышкы сезонны ачу, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган бәйрәм –барысында да катнаша алар. Предприятие архивында Александрның милли көрәштә җиңгән өчен тәкә күтәреп төшкән фоторәсеме дә саклана.

Май чүлмәге тышыннан билгеле, ди халык. Ишегалды, бакчаның матурлыгы биредә уңган кешеләр яшәвен дәлилли. Балалар да ярдәмнәреннән ташламый.

2017 елда Дмитрий Александрович белән Елизавета Ивановна алтын туйларын бәйрәм итә. Әлмәт районы Габдрахман авылына бу уңайдан барлык балалары, оныклары җыела. Хәер, башка вакытта да йорт буш тормый. Балалар, оныклар мөмкинлек чыгу белән кайтырга тырыша бирегә. Чөнки бу йортта аларга һәрвакыт шатланып, җылы итеп каршы алалар, киткәндә яхшы теләкләр генә теләп озаталар.

Наилә ГАНИЕВА

Эльвира ГАБИДУЛЛИНА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса