Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Чын татар һәм театр кызы

Айгөл тумышы белән Әлмәттән. Укырга татар гимназиясенә керүе һәм әлеге уку йортындагы рухи атмосфера бәлки аның киләчәк язмышына тәэсир иткәндер.

Кыз беренче сыйныфны тәмамлагач та гаилә Новоникольск авылына күчеп урнаша. Белемне рус мәктәбендә алуына карамастан Айгөл татар теленә, татар мәдәниятенә, сәнгатенә мәхәббәтен югалтмый. Мәктәп, авыл сәхнәләреннән татарча җырлары белән һәркемне таң калдыра ул. 9 нчы сыйныфта укыганда Әлмәт музыка көллияте оештырган «Үзеңдә йолдызны ач» бәйгесендә катнашып җиңү яулый һәм кызга әлеге көллияттә бушлай укырга керүгә мөмкинлек бирүче сертификат тапшыралар. Көллиятнең беренче курсында белем алганда Әлмәт драма театры артисткасы Нәфисә Исмәгыйлева «Сүнгән йолдызлар»да массовкада катнашыр өчен студентлар сайлый. Бәхет Айгөлгә дә елмая. Ә өченче курста Айгөлне «Балака-ем»га дублер буларак дәшәләр. Ләкин спектакльнең куелышы озакка сузыла, Ильмираны уйнаучы артистканың декрет ялына китәр вакыты якыная һәм музыка көллияте студенты Айгөл төп рольне башкаручыга әверелә. Бу вакытта ул театр штатында да булмый. Үзенең беренче роле белән үк зур уңышка ирешкән Айгөл инде киләчәген театрдан башка күз алдына да китерә алмый. «Балакаем» Татарстанның, башка өлкә, республикаларның сәхнәләрендә дә зур уңыш белән бара. «ТНВ» каналы да аны инде берничә тапкыр күрсәтте.
«Театрга мәхәббәтем минем кечкенә яшьтән үк уянган иде. Әле дә хәтеремдә, әни белән Әлмәткә спектакль карарга килдек. Мондый тере тамашаны беренче каравым. Шунда үземә, үскәч театрда уйнаячакмын, дидем. Ходайның «амин» дигән вакытына туры килгән, күрәсең. Бүген мин театрда. Үземне театрдан башка күз алдына да китерә алмыйм», - ди Айгөл театрга бәйле язмышы хакында.
«Мин Ходайга ышанам. Бар нәрсә аның кулында. Аның барлыгына ышанып, аңа табынып, бар күңелеңнән сорасаң теләк кабул була», - ди ул дәвам итеп.
«Ходай юлы һәм театр - тәңгәлләштереп буламы бу ике юлны?» - дип сорыйм кыздан. «Спектакль бит ул җанны сәламәтләндерә, яхшыны, начарны төртеп күрсәтә, тәрбияви эш алып бара», - ди язмам герое. Чынлап та «Балакаем»дагы Ильмира роле аша гына да Айгөл күпме кече буынга, яшьләргә наркомания- нең фаҗига икәнен күрсәтеп бирә алды.
Спектакльдәге Ильмира белән тормыштагы әлеге рольне башкаручы Айгөл Рамазанова арасында җир белән күк аермасы. Айгөл белән миңа якыннан бер ерак сәфәргә барганда танышырга насыйп булды. Үзе итагатьле, өлкән- нәргә ихтирамлы булуы бе- лән бер яктан сокландырса, эчемле табыннарга утырмавы белән тагы да куандырды. «Шундый яшьләребез бар икән, димәк, әле татарның гореф-гадәтләре киләчәктә дә дәвам итәчәк», - дидем мин аңа шунда. Без Айгөл белән инде менә бер елга якын дусларча аралашабыз. Мин аның иҗатын гына түгел, яшәешен дә сокланып күзәтәм. Ул бөтен барлыгы белән Ходайга ышана, татарларга хас булган иң яхшы сыйфатларны үзендә саклап барырга тырыша. Айгөл һәркемгә рәхмәтле. «Җир йөзендә начар кешеләр юк. Һәрхәлдә, мин андыйларны очратканым юк. Әниемә, туганнарыма, мәктәп, музыка көллияте, театр, «Рухият» фонды, мәдәният идарәсе коллективларына, кешеләренә, барчасына рәхмәтем зур», - ди Айгөл.
Әлмәт драма театры сәхнәсеннән «Кызлар килде авылга»да Нуранияне, «Студентлар»да Рәмзияне, «Тормыш корабы»нда Фәнияне уйнаучы, кала, район һәм башка сәхнәләрдән үзенең матур тавышы - җырлары белән дә күпләрне үзенә гашыйк итеп үргә атлаучы Айгөлгә уңыш арты уңыш кына телисе килә. Үзе сәләтле, үзе уңган, үзе чын татар кызы булган бу туташка уңыш һәм бәхетнең һәрчак елмаясына һич тә шигем юк.
Г.КӘРИМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250