Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Чын җир кешесе

Гомер итү - басу кичү түгел, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит борынгылар. Челтерәп аккан чишмә төсле башланып киткән кеше гомере тора-бара мул сулы инешкә әверелә, аннары диңгездәй җәелеп аккан дәрьяга барып тоташа.

Алда сине текә борылышлар, тирән чоңгыллар, зур дулкыннар күтәрүче җил-давыллар көтә. Күрәсең, әнә шушы сынаулар аша узып, берсеннән-берсе катлаулырак авырлыкларны җиңәр өчен дөньяга килә торгандыр адәм баласы. Киртәләрне җиңеп, үз кыйблаңа тугры булып кала алу гына кешеләрне асыл зат итә торгандыр. Маңгайларын хуҗалыгы басуларындагы кебек тирән буразналар ергалаган, арышларын иркәләүче җилләр сыман җитез, хәрәкәтчән, ил картларыдай зирәк, үзе белән бергә уянучы кояштай көләч йөзле бу шәхесне Татарстанның көньяк-көнчыгышында белмәүче кеше юктыр. Алай гына да түгел, аның исеме республика, ил күләмендә дә яхшы таныш. Бүгенге язмабыз үз тормышын ата-бабасыннан мирас булып калган һөнәргә багышлаган, гомере буе җиргә тугры калган, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре династиясенә нигез салган легендар зат Әнәс Мингалләм улы Хәбибуллин турында.

КОРЫЧ НИЧЕК ЧЫНЫК ТЫ
Әнәс Мингалләм улының шәхескә әверелү юлы ерак балачактан башланып китә. Әлки районы Карга авылының колхозчылар гаиләсендә баш бала булып туа ул. Аңардан соң бер-бер артлы энесе һәм дүрт сеңлесе дөньяга аваз сала. Гади авыл йорты алар белән бергә әбисе белән бабасын да, җәмгысе ун җанны үз эченә сыйдыра. Ишле гаиләнең үз кануннары. Нарасый чактан әтисе белән кырларны иңләгән, кечкенәдән үк бертуганнарына олы абый булган Әнәс бик тере, үткен, әти-әнисенә, әби-бабасына ярдәмче, энесенә, сеңелләренә терәк булып үсә.
Мәктәп елларында парта артында зирәклеге белән сокландыра, укудан соң, ял көннәрендә, каникулларда фермада, басуларда эшләп булганлыгы белән таң калдыра авылдашларын яшүсмер. Алтынчы сыйныфны тәмамлагач ике ел фермада бозаулар карый. Аннары күрше авыл мәктәбендә укуын дәвам итә. Ике арада йөрүне вакытны бушка уздыруга санап, ул дус-ишләре белән өлкәннәрне үз авылларында кичке мәктәп ачтырырга күндерә. Эш өчен яралган Әнәскә күк капусы ачыла: көче, дәрте уйнап торган егет инде көндезен алдынгы колхозчы, ә кичләрен тырыш укучы. Чын авыл егетенең тормышын атсыз күз алдына китереп булмый. Әнәс тә кечкенәдән атларга гашыйк булып үсә. "Койрыгыннан эләктереп алып менеп атлана идек без атларга", - дип искә төшерә ул үзенең балачак елларын. Чынлап та, ул җебеп тора торганнардан булмый, атларны кулга ияләштерү, чабышларга өйрәтү, Сабантуйда, башка чабышларда беренчелекне бирмәү белән дә дан казана, чын мишәр егете итеп күрсәтә ул үзен яшүсмер чактан ук.
Кичке мәктәпне тәмамлауга, үзенең алдагы тормышын анык белгән Әнәс Хәбибуллин Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына юл тота. Укуын өзеп, үзенең хәрби бурычын үтәү йөзеннән армия сафларында да хезмәт итеп кайта. Солдат күлмәген дә салырга өлгермәгән егет техникумда укуын инде яңа төркемдә дәвам итә һәм Дания исемле кызга гашыйк була. "Мишәр егете бит инде мин, эшне тиз тоттым, мәхәббәтне аңлатканның икенче көнендә үк өйләренә, әти-әнисе янына киттем", - дип искә төшерә язмабыз герое ул көннәрне. "Безнең зоотехниклар төркемендә нигездә егетләр булганлыктан, безгә - кызларга сайлау мөмкинлеге зур иде. Минем арттан да берьюлы берничә егет йөри. Ләкин мин Әнәсне ошаттым. Ул һәрьяктан үрнәк иде. Бик яхшы, гел "бишле"гә генә укый, эчми, тартмый, тәртипле, төшеп калганнардан түгел. Шул яклары белән дә үзенә каратты мине. Техникумны да кызыл дипломга бетерде. Тормыш алып барырдай, булдырырдай икәнлеге күренеп тора иде", - дип сөйли Дания ханым якты хатирәләргә бирелеп.
Укуны тәмамлагач, 1974 елны егет белән кыз юлламаны икесе бер якка алалар, өйләнешеп, Әлки районы Чиябаш авылында төпләнеп, шунда 13 ел гомер кичерәләр. Кызлары Әлфия белән уллары Данис та биредә туа. Кызыл дипломлы белгеч зоотехник, баш зоотехник булып хезмәт куя. Алган белемнәренең ныклыгын тырыш хезмәт куеп, маңгай тире түгеп исбатлый ул. Ә маңгай тире җирдә калмый, иртәме-соңмы үзенең җимешен бирә. Биш ел узуга, акыллы, энергиясе ташып торган баш белгечне "Трудовик" колхозына рәис итеп билгелиләр. Үзенә дүрт авылны берләштергән, районда иң эре хуҗалыкларның берсе саналган "Трудовик"ның күрсәткечләрен яхшырту бик җиңел булмый, әлбәттә. Ләкин Әнәс Мингалләм улы дилбегәне нык тота. Партия заманы, аның алдына артта сөйрәлүче тагы ике хуҗалыкны алга җибәрү бурычы билгеләнә. Чын коммунист Хәбибуллин боларында да заданиене намус белән үти.

АЛДА ӘЛМӘТ - ЗУР КАЛА
1987 ел. Илдә торгынлык, зур дефицит чоры. Хезмәт хакы бөтенләй диярлек түләнми торган еллар. Предприятиеләр, хуҗалыклар нигездә үзара бартер белән алыш-биреш ясап көн күрәләр. Ярый бирер әйберең, ягъни җитештергән продукцияң булса... Әнәс Хәбибуллин - хуҗалыгында шактый малы, шул исәптән җиде мең баш сарыгы булган җитәкче - "Ромашкино" санаториенда әлеге шифаханәне тотучы "Татнефтегаз" идарәсе җитәкчесе М.Ә.Тәхауов белән таныша. Чын җитәкче ялда да эшен җайга салуны, тагы да алга җибәрүне уйлый. "Ромашкино" территориясендә бартер килешүе төзелә. Колхоз рәисе өч мең баш сарыкны төзелеш материалларына алыштыра һәм авылда торак һәм төрле корылмалар төзелеше киң колач җәя.
"Татнефтегаз" җитәкчесе булдыклы, төпле колхоз җитәкчесен инде күз уңыннан төшерми. Предприятиенең ярдәмче хуҗалыгына кодалый башлый. Күпме гомер кичергән туган якны калдыру карары җиңел бирелми, бигрәк тә әти-әни, гаилә каршы торганда. "Инде ризалашып, тәкъдимне кабул иткәч тә хатын паспортны яшереп куйды. Төнлә килеп, аның ай-ваена карамый алып киттеләр мине Әлмәт якларына", - дип дәвам итә Әнәс Мингалләмович нефть төбәгенә килеп чыгу тарихын.
Ә.Хәбибуллин хуҗалыкны 1995 елның 17 гыйнварында кабул итеп ала. "Ул вакытта без Калинин исемендәге хуҗалык идек, хәлләребез бик мөшкел иде. Әнәс Мингалләмович безгә яңа тормыш бүләк итте, алга чыгарды. Эшләр яхшыга киткәч, начар данны бетерер өчен исемне дә алыштырдык", - дип сүзгә кушыла хуҗалыкның баш хисапчысы Әнисә Касыймуллина. Чынлап та, яңа җитәкче коллектив белән тиз арада уртак тел табып, хуҗалыкны үргә мендерү юлларын барлый. Ә бит бер Васильевка авылында гына да унөч милләт вәкиле яши. Шундый милләт колориты булган коллективны бер йодрыкка туплап алга әйдәп бару өчен нечкә психолог та, бетмәс-төкәнмәс ихтыяр көченә дә ия булырга кирәк. Ирешелгәннәргә килгәндә, аларның барысы турында бәян итәр өчен калын бер китап язарга туры килер иде. Шуңа күрә берничә мисал белән генә чикләнергә мәҗбүрбез. Әнәс Мингалләмович хуҗалыкка килгәндә бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 18 әр центнер уңыш җыйган булсалар, өч-дүрт елдан соң инде бу күрсәткеч хәтта 53,5 кә кадәр җитә. Безнең шартларда шул кадәр икмәк үстереп булуы турында ата-бабаларыбыз хыялланмаганнардыр да, мөгаен. Баксаң, кеше кулыннан килмәгән эш юк икән ул. Тик хезмәт җимешләрен тату өчен башта пот-пот тоз ашала, чиләкләп тир түгелә шул. Әнәс Мингалләмович беренче чиратта туфракның уңдырышлылыгын күтәрүгә ирешә. Күз йомып түгел, һәр басуны тикшереп, нәрсәнең артык булуын, нәрсәнең җитешмәгәнлеген фәнни нигездә билгеләп башкара бу эшне. Тагын бер файдаланылмаган резерв - орлыкларның сыйфатын күтәрү. Тынгысыз җитәкче Мәскәү хәтле Мәскәүдән үз машинасына утырып "Привет" сортлы солы алып кайта. Аны ул бөтен районга тарата. Шулай ук югары уңыш бирүчән "Элфь" арпасын да ул Мәскәү күргәзмәсеннән үзе барып ала. Тырышлык бушка китми, бөртеклеләрнең суперэлита сортлары уңышны һәр гектардан 50 центнердан да ким бирми.
"Татнефть" акционерлык җәмгыятенең махсус карары чыкканнан соң башка агроцехлар белән беррәттән "Васильевка" да мөстәкыйль авыл хуҗалыгы булып кала. Эшче кадрлар белән дә, техника белән дә, башка яктан да ярдәм кулы сузып торган шефлык итүче предприятие составыннан чыгарылгач та хуҗалык эшләре түбән тәгәрәми. Хезмәтчәннәр даими рәвештә хезмәт хакы алып баралар, кайбер хуҗалыклардагы кебек әйберләтә түгел - акчалата. Ул елларны авыл халкын терлек азыгы белән тәэмин итү дә бушлай диярлек була. Кем сыер-сарык, башка мал асрый, салам гына түгел, печәне дә бирелә. Эшче кулларга да беркайчан да кытлык кичерми хуҗалык, тәҗрибәле җитәкче һәрчак юлын таба. Туган яклары Әлки районыннан да алып килгән еллары була кадрларны.
Халык мәнфәгатен алга сөреп эш итә җитәкче Хәбибуллин. Заманында гөрләтеп авыл пекарнясын, тегермәнен эшләтә, авыл халкын гына түгел, тирә-юньне кирәкле продукция белән тәэмин итә. Фундаменты салына башлап ташланган мәктәп төзелешен торгыза, бер җәй эчендә белем йорты сафка баса.
"Бүген күп җирдә терлекләр саны кимеде, кайда гел бетте. Ә бездә киресенчә, арту бара. Мәсәлән, 1995 елны 481 баш булса, бүген 517 баш терлегебез бар. Бервакыт безне күрше хуҗалык белән кушканнар иде, аларга да 150 баш бирдек әле. 2010 елгы корылыкта кредит алдык. Әнәс Мингалләмович Самарадан печән, салам, силос ташытты. Терлекләрнең баш санын киметмәдек. Дөрес, күрсәткечләр бераз начарайды - сөт кимеде, бозаулар әзәйде. Быел, Аллага шөкер, кире шул дәрәҗәгә кайтабыз. Сөт тә арта. Быел йөз баш сыерга сиксән бозау алдык, үлем-китем юк, барысы да исән", - дип сөйли хуҗалыкның баш хисапчысы җитәкченең эшчәнлегенә уңай бәя биреп.
Әнәс Хәбибуллин җитәкчелек иткән елларда "Васильевка" беренче-өченче урыннарны яулап бара. Бүген дә хуҗалык яхшылар исәбендә.


ЛАЕКЛЫ ДӘВАМЧЫ
Әнәс Мингалләм улының тагын бер күркәм ягы бар: ул үрнәк гаилә башлыгы, игенчеләр, терлекчеләр династиясен дәвам итүче. Героебыз хакында язма әзерләгәндә Әлки якларыннан улына кунакка килгән 85 яшьлек Мингалләм абзыйның үзе белән дә танышырга туры килде. "Машина соратып тормадым әле. Юлга чыктым да, машинадан машинага күчә-күчә килеп җиттем. Улымны 60 яшьлек юбилее белән котлап кайтыйм дип килдем. Шулай юлда йөрергә яратам мин. Төрле тарихлы кешеләр белән дә очрашасың, үзенә күрә хәрәкәт тә. Гел шулай йөреп торырга язсын", - ди күзләреннән әле дә ут бөркеп торган, җор телле бабай йөгерә-йөгерә безне каршыларга чыккач. Менә нинди нәселдән бит безнең героебыз!
Әнәс әфәнде әти-әнисе һөнәрен дәвам итеп, улы Даниста да җиргә мәхәббәт тойгылары тәрбияли алган. Алай гына да түгел, бүген инде улы үзе кебек чын җир кешесе - Мәмәт хуҗалыгында җитәкче. "Кечкенәдән үк әти артыннан калмаска тырыша идем, бөтенесен күреп, белеп үстем. Колхоз рәисе малае булсам да, рәхәт тормышка тартылмадым, бишенче класстан көтү көттем, комбайнчы ярдәмчесе дә булдым, фермада да, кырда да эшләдем. Миңа шулай рәхәт иде, шуннан ямь таба идем", - ди Данис Әнәс улы. Үзенең хезмәт юлын машина кабинасында башлап җибәреп, аннан соң Әлмәт политехник техникумын, Саратов политехник университетын тәмамлап баш инженер дәрәҗәсенә күтәрелә ул. Соңыннан үзлегеннән тора-бара терлекче һөнәрен үзләштереп, "Васильевка" хуҗалыгының баш зоотехнигы булып эшли. "Бу беренче чиратта әтием мәктәбе. Киләсе елга үземнең рәис булып эшли башлавыма ун ел тула, минем өчен әти коллега да, киңәшче дә", - ди кече Хәбибуллин.
Данис әфәнденең тормыш иптәше Гөлчәчәк тә династия дәвамчысы. Хуҗалыкта хисапчы булып эшли. Гөлчәчәк һәм Данис Хәбибуллиннарның кызларына сеңел алып кайту мизгелләрен көтеп йөргән көннәре дә әле бүген.


"АЛМА АГАЧЫННАН ЕРАК ТӘГӘРӘМИ"
Әнәс Мингалләм улы гаиләнең зур горурлыгы булган кияве - кызы Әлфиянең тормыш иптәше Марсель Шәйдуллин турында шулай ди. Чөнки заманында союзкүләм киң билгеле булган совхоз җитәкчесе, легендар шәхес Зөфәр Шәйдуллинның улы ветеринария институтын тәмамлап аның хуҗалыгында эшли башлагач ук аның белеменә, тырышлыгына таң кала. Вакытыннан күпкә алда бакыйлыкка киткән әтисе юлының чын дәвамчысы булуын шул вакытта ук аңлый Әнәс Хәбибуллин һәм ялгышмый. Бүген инде Азнакай муниципаль районы башлыгы булып эшләүче Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин Әнәс Мингалләм улы үзенең укытучысы булуы белән чын күңелдән горурлануын белдерә.
Шәйдуллиннар гаиләсендә Әнәс бабай белән Дания әби өчен тагы ике яраткан онык үсә. Ә кызлары Әлфия әтисен алдагы юбилее белән чын күңелдән котлап, аның хакында менә нәрсә ди: "Безнең әти олы җанлы, хезмәт сөючән, җир яратучы шәхесләрнең берсе. Аның сабыр холкына, кешелеклелегенә сокланмый мөмкин түгел. Ул чын мәгънәсендә табигать кешесе, җир кешесе".

НЫКЛЫ ТЕРӘК БУЛГАНДА
Зур хуҗалык, бигрәк тә авыл хуҗалыгыдай авыр тармак белән җитәкчелек итүченең үз проблемалары хакында уйланырга вакыты кала микән? Иртәдән кичкә кадәр берсе артыннан икенчесе килеп чыга торган проблемалар, көнне төнгә кушып басуларны иңләү, кояштан да иртә уянып фермаларга, кырларга юл тоту, хуҗалык мәнфәгатьләре белән мәш килү үзең, гаиләң турында уйланырга вакыт калдырмый икән шул. Әнәс Мингалләмович та ике бала атасы була торып, ял көне алып аны балаларга, үз йортындагы мәшәкатьләргә багышлавын хәтерләми. Терәк-канаты - тормыш иптәше Даниягә рәхмәт: гомере буе аны аңлап яшәде, хәленә керә белде, каралтыдагы эшләрне үз өстенә алды, балаларга дөрес тәрбия бирде. Таң сызылу белән өйдән чыгып китеп, балалар тирән йокыга талгач кына кайтып керде ул күп чакта. Ә гомер юлдашы һәрвакыт әзер аш белән каршы ала, озатып кала.
Тумыштан җир улы булган, дөньяга аваз салганның икенче көнендә үк чәчү барышында кырда, бала арбасында яткан, тәүге адымнарын да басуларда атлаган Әнәс Мингалләм улы быел үзенең алтмышынчы язын, алтмышынчы чәчүен каршылады. "Язның бер көне елны туйдыра", ди халык мәкале. Язның матур бер көнендә дөньяга аваз салган Әнәс Мингалләм улы Хәбибуллин халыкны, илне туйдырыр өчен тугандыр, күрәсең.


Гөлгенә КӘРИМОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250