Әлмәт таңнары

Чын гүзәл зат

Элек-электән ир-атларны көчле, ә хатын-кызларны көчсез, нәфис затлар дип атарга ничектер күнеккәнбез. Хәтта русча-татарча сүзлекләрдә дә «слабый пол» сүзтезмәсен турыдан-туры «хатын-кыз» дип, ә «сильный пол»ны ир-ат дип тәрҗемә итеп куйганнар.

Ә бит тирә-ягыбызда көчле ир-атлардан да көчлерәк булган, ир затларыбызны да көнләштереп яшәүче, язмыш дилбегә- сен дә үз кулларына алып, үзләренә буйсындырып, тормыш авырлыкларына биреш- мичә, сынмыйча, сыгылмыйча гомер итүче, зарлануны гомумән белми торган гүзәл затларыбыз юк түгел мени?! Бүгенге язмабызның герое да нәкъ шундыйлардан.
Бу ханымны мин бик күптәннән беләм. Ләкин соңгы ярты ел эчендә галиҗәнап язмыш әфәнде безне якыннанрак аралашырга насыйп иткәч, аны бөтенләй яңа яктан ачтым. Моңарчы аның җырларына гашыйк булып, аның искиткеч моңлы тавышына әсир калып яшәгән бу язманың авторы исеме нефть төбәгендә генә түгел, республикада, бик күп чит төбәкләрдә дә яхшы таныш булган Райлә Маннанованы бүген беренче чиратта җырчы буларак түгел, ә сокланып туймаслык кеше буларак тәкъдим итәргә җөръәт итте.
Орчык буйлы, батыр йөрәкле...
Әлмәт районы Сөләй авылының Мингалиевлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән Райлә өч айда ятим - әтисез кала. Әнисе Наҗия апа югалып кала торганнардан булмый. Ире Габделхак җиткерә генә башлаган йортны да төзеп бетереп, балаларына җил-яңгыр тидермичә, канатларының талуларына, ярала- нып канауларына карамастан, бик авыр тормыш арбасын туктатмый тартып бара. Үсә төшкәч, Райлә өчен әнисе өлге затка әверелә. Аның батырлыгына таң калып, язмыш сынавын әнисе, апасы, абыйсы белән бергә үтә кыз.Үзе кечкенә буйлы - орчык кадәрле генә булган Райләгә, шулай итеп, балачактан ук күтәрә алмаслык авыр йөкне дә күтәрә белергә өйрәнергә туры килә, орчык кебек армый-талмый, туктамый бөтерелеп яшәве дә шул чордан башлана аның.
Мәктәптә яхшы укып, бик актив, оештыру сәләте көчле булган Райләгә унынчыны бетергәч, балачак хыялын тормышка ашыру өчен югары уку йортына имтиханнар тапшырып йөрергә язмый. Колхоз рәисе тарафыннан аларга класслары белән фермада калырга тәкъдим ясала. Райлә, бу тәкъдимне беренчеләрдән булып хуплап алып, сыйныфташларын да үз артыннан ияртә. Аннары Райләгә мәхәббәт килә. Ул унсигездә туган авылы егете, әфган сугышын кичеп кайткан Сиреньгә кияүгә чыга, унтугызда инде әни була - улы Руслан туа. Берничә елдан кызлары - Айгөл дә дөньяга аваз сала. Ә тагын дүрт елдан Райлә ике баласы белән тол кала... «Бик авыр булгандыр инде бик яшьләй тормышны берүзеңә тартуы, ике баланы ялгыз үстерүе», - дип сорау бирәм Райләгә. «Ничек дип әйтим инде, зарланып утырырга вакыт булмады. Аллага шөкер, балаларым үсеп җиттеләр», - ди ул тормыш дәфтәренең иң катлаулы язмалы битләрен артык актармыйча, иң хәсрәтле хатирәләргә бик бирелмичә. Балалар дигәннән, Райләнең кызы һәм улы кебек итагатьле, күзләреннән иман нуры бөркелеп торган яшьләрне бүген еш очратып булмый. «Әнием» дип өзелеп торучы Айгөле белән дә, әнисе өчен ышанычлы терәк булган Русланы белән дә лаеклы рәвештә горурлана ала Райлә. Үзе кебек үк икесе дә уңганнар, булганнар, яшәү ямен әниләре шикелле тормыш эчендә кайнап яшәүдә күрәләр. Күләгәдә калып, тамашачы булып кына яшәү, гомумән, бу гаилә кешеләре өчен түгел. Райлә бәхетле әни генә түгел, бәхетле әби дә. Улының баласының балдан да татлы икәнен инде үзе татып белә.
Җырчы Райләнең таланты балаларына да күчкән. Кызы Айгөл (әлегә студент) үзенең биюе белән дә, җырлары белән дә бүген үк сәхнәгә чыгарлык. Шунысын да искәртергә кирәк, Райләнең әнисе дә, әтисе дә җырга оста булганнар. Габделхак абый сыздырып гармунда да уйнаган. Шулай ук бертуган апасы белән абыйсын да Ходай әлеге талантлардан мәхрүм итмәгән. Туганнар дигәннән, Райлә бик туган җанлы булуы белән дә аерылып тора. Туганнары өчен, туры мәгънәсендә, җанын бирергә әзер. Туган-тумача аралашып, бергә-бергә яшәргә тиеш, ди ул. Ерактагы туганнарын да якын итеп, Аксубай районына да, Урта Азиягә дә чыгып китә ул.
Җырчы сандугач
Мәктәп, авыл сәхнәләрендә үк җырларына, моңлы тавышына һәркемне гашыйк иткән, үз табынучыларын тапкан Райләгә бәлки Казанга юл тотарга, зур сәхнәләрне максат итеп куярга кирәк булгандыр. Ләкин искәрткәнебезчә, язмыш аны туган төбәгендә калдыра һәм ул беренче чиратта туган як җырчысы булып яши, иҗат итә. 1996 елдан Райлә Маннанова Җәлил бистәсендә «Татнефть» ААҖ канаты астында оешкан киң билгеле «Сәйлән» төркеменең алыштыргысыз солиткасы. Әлеге труппа белән дә, аерым гына да, башка иҗатташ дуслары белән дә әлмәтлеләрне, сарманлыларны, Җәлил бистәсе кешеләрен рухи яктан баетып, куандырып гомер кичерә. Алай гына да түгел, республика телевидениесе, радиосы тапшырулары да аны үз итә. Илнең төрле почмакларында да аның үз табынучылары җитәрлек. Пермь, Магнитогорск, Ырынбур, Тольятти, Красноярск шәһәрләрендә, сабантуйларда, концертларда катнашып, читтә яшәүче милләттәшләребезнең күңелен яулап кайткан моңлы сандугачыбыз ул Райлә Маннанова. «Райләнең килгәнен ел саен сагынып көтеп алабыз, үзенең моңлы җырлары белән күңелләрне актара, дәртле җырлары аша рух өсти», - дип еракта яшәүче татарларыбызның елый-елый яраткан җырчыларын каршы алганнарын, нинди көчле алкышларга күмгәннәрен чит төбәк сабантуйларында шәхсән үземә дә күрергә туры килде. Чынлап та, аның «Кыр казлары артыннан», «Урманнарда йөрдем», Элмәлек», «Йөрәк сере» кебек һәм башка җырларын тыныч кына, битараф калып кына тыңлап булмый. Җырчы үзе белән бергә тамашачысын кыр казлары артыннан да ияртә, урманнарга да алып керә, туган якларга да алып кайта... Рай-ләнең репертуары бик бай. Аның җырлары тупланган бер дискны өч сәгать ярым тыңладым мин. Моңарчы артык игътибар итмәгән җырларны да Райлә Маннанова башкаруында бөтенләй башкача кабул иттем. Аның җырларын «Рухият» фонды һәм башка оешмалар тарафыннан чыгарылучы компакт-дискларга да бик теләп кертәләр.
Райлә, туган як җырчысы буларак, үз төбәгендә туган җырларны халыкка җиткерүдә дә зур эш алып бара. Р.Нәгыймов, Р.Андреев, Э.Гыйльфано- ва, К.Булатова, Н.Әхмәдиев, Ә.Фәтхи, М.Борһанов кебек һәм башка җирле композиторлар, шагыйрьләр сүзләренә башкарылучы җырлары да шактый. «Җырны тудыручы авторларны гел читтән эзлисе юк. Алар бездә җитәрлек», - ди ул үзе бу уңайдан. Сәхнәдә башкарыла торган җитмешләп җыры белән генә канәгатьләнми Райләбез, яңалары өстендә дә армый-талмый хезмәт куя. Күптән түгел генә тәкъдим иткән «Шарлама» (Р.Нәгыймов, Н.Әхмәдиев), «Көзге алма» (Э.Гыйльфанова, М.Борһанов) һәм башка җырлары белән дә үз тамашачыларын янә куандырды, әсир итте ул.
Җитмеш төрле һөнәр дә аз
«Безнең Райләнең булдырмаганы, белмәгәне юк», - ди кызы турында Наҗия апа. Ананың үз баласы булганы өчен генә әйтелгән сүзләр түгел бу. Чынлап та, Райлә өчен җитмеш төрле һөнәр дә аз сыман. Һәм ул үзенең бихисап шөгыльләренең һәркайсын бик яратып, җиренә җиткереп башкара. Ә иң шаккатырганы - аларның барысына да вакыт таба.
Җырчы булудан тыш, Рай-ләбез кичәләрне, бәйрәмнәрне бик шәп алып баручы - конферансье да, биюче дә. Ул әле рәссам, чигүче, бик оста фотосурәтче дә. Аның өендәге үз кулы белән чигелгән картиналарын бәяләр өчен, аларны үз күзең белән күрергә кирәк. Бөтен җанын биреп башкарган бу кул эшләре дә сине, җырлары кебек үк, табигать кочагына да, чәчәккә, гөлләргә күмелгән бакчаларга да чакыралар, рәсемнәрдә сурәтләнгән атлары ерак сәфәрләргә дәшәләр... Ә фотосурәтче Райлә мине, барлык тормыш биографиясен җурналистикага багышлаган мөхәррирне, мизгелләрне ничек тотып алуы, дөньяны бөтенләй башка призма аша күрә белүе белән дә таң калдырды.
Райлә менә унике ел инде руль артында. Машинаны чын профессиональләрчә йөртеп кенә калмый, чын шоферларча ярата да белә ул үзенең «тимер атын». «Тизлекне, кызу йөртүне яратасыңдыр инде, әйеме», - дип сорыйм, аның бик хәрәкәтчән, бар нәрсәгә өлгереп яшәүче булуын искә алып. «Машинамны саклап, яратып йөрим, камчыларга тырышмыйм. Тизлекне трасса- ларда 120 дән арттырган, юл кагыйдәләрен бозган юк анысы, шулай да аена бер-ике «бәхет хаты» килгәли», - ди ул уенын-чынын бергә кушып.
Райлә «китап җене» кагылган кеше дә әле ул, үлеп укырга ярата. Юллар, дөнья гизү дә аның «чире». Аралашуларсыз, кешеләрдән башка яшәүне дә күз алдына китерә алмый ул. Бакчачылык, җиләк җыю - болары да аның яраткан шөгыльләре. Аннары ул үзенең туган теленә, татар теленә чын-чынлап гашыйк. Телне беркайчан да бозмас, сөйләгәндә ялгыш кына булса да бер рус сүзе дә катыштырмас. Балалары белән дә ана телендә генә аралаша ул. Кызы да, улы да үз телләрен камил беләләр, иркен сөйләшәләр, татарча китаплар, газета-журналлар укыйлар.
Райләнең сөйләгәне генә түгел, язуы да искиткеч грамоталы. SMS-хәбәрләрендә дә һәр өтере, ноктасы үз урынында була аның. Бу язмабыз героеның төгәллекне яратуын күрсәтеп торучы дәлил дә. Ходай үзенең иң яраткан затларына сәләтләрне дә, уңай сыйфатларны да кызганмый, мулдан бирә.Безнең Райлә дә, һичшиксез, нәкъ шундыйлардан.
Райләме, Ләйсәнәме?
«Татарстан - яңа гасыр» телевидениесе каналында күрсәтелүче «Халкым минем» тапшыруын кем генә яратып карамый икән. Әлеге программаны алып баручы Ләйсәнә Садретдинова безнең Райләнең нәкъ игезәге кебек. Икесе ике тамчы су кебек бер-берсенә бик охшаганнар. Икесен бик еш кына бутыйлар һәм тегесенә дә, бусына да «псевдоним астында ике тормыш алып барулары» уңаеннан сорауларның туктаганы юк. Ике «игезәк» быел, ниһаять, бер-берсен табышып, очрашып, бергәләшеп «Татарстан - яңа гасыр» каналы аша кызыклы тапшыруда да катнаштылар. Хәзер алар ахирәтләр, гел аралашып торалар, бер-берсе белән туганнарча җылы мөнәсәбәттә. Ләйсәнә турында сүз кузгатканда, аның белән бәйле чираттагы сорау бирелгәндә Райлә елмаеп: «Ул минем игезәгем», - дип җавап бирә.
Аның үз биеклеге, үз байлыгы
Райләнең эчке дөньясы бай, саф чишмә суы кебек чиста, аның белән аралашуы кызык, рәхәт. Ачык йөзле, шат күңелле булуы, тормышны яратып яшәве белән дә кешеләрне үзенә тарта ул. Һичкайчан зарлануны белмәгән ханым һәркемдә яхшы сыйфат таба, олыны олы, кечене кече, дусны дус итә белә. Дуслар дигәннән, аның дошманнары гомумән юк, аның өчен начар кешеләр дә юк. «Миңа гомер юлымда һәрчак яхшы кешеләр генә очрый. Гомумән, мин гади кешеләрне, эчке дөньясында кер булмаганнарны, эчкерсезләрне яратам һәм язмыш мине гел шундыйлар белән аралаштыра», - ди Райлә.
«Кыр казлары артыннан» биеклеккә тартылам...» - үзенә генә хас үзәк өзгеч моңлы тавыш белән Райлә җырлый. Кыр казлары белән биеклеккә күтәрелгән һәм җыр күгендә йолдыз булып үз урынын тапкан Райлә бүген дә биеклектә, бүген дә «йолдыз». Кыр казлары аны биеклеккә алып менсәләр дә, Райлә Маннанова беркайчан да бөеклеккә омтылмады, чын мәгънәсендәге «йолдыз» булса да, беркайчан да «йолдыз» чире белән авырмады. Ул һаман шундый ук гади, шундый ук ачык, кешелекле, кирәк чакта шаян була, кирәккәндә усал да була белә торган безнең Рай-ләбез.
Гөлгенә КӘРИМОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров