Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Чемпионат шаһитлары

Тәрбиягә 7 бала алган Архиреевлар "Пилигрим" тамашасында булып кайтты.

Казаныбызда XVI су төрләре буенча дөнья чемпионатының нәкъ уртасы. Бүген бөтен дөнья кызыксынып күзәткән чара Универсиада кебек үк кабатланмас мизгелләр булып тарихка кереп калачак. Чемпионатның ачылу тантанасын 300 ләп әлмәтле күрү бәхетенә ирешкән. Алар арасында шәһәр һәм районнан күпбалалы гаилә әгъзалары, тәрбиягә алынган балалар, фән олимпиадалары һәм төрле спорт ярышларында җиңүчеләр дә бу бәхеткә ирешкән. Әлеге мөмкинлекне аларга район башкарма комитеты һәм су төрләре буенча дөнья чемпионатын оештыручылар бүләк иткән. Спорт бәйрәме тантанасына баручылар арасында Новоникольск авылында яшәүче 8 балалы Архиреевлар гаиләсе дә бар. Балаларның физик һәм рухи тәрбиясенә көчләрен кызганмаган Светлана һәм Александр Архиреевлар әлеге сәяхәтнең балалар хәтеренә гомерлеккә уелып калачагын һәм гаиләләренең иң кадерле ядкарьләр сандыгында бөртекләп сакланачагын сөйләделәр. Шуңа күрә чемпионатка барырга мөмкинлек тудырган район җитәкчелегенә алар рәхмәтләрен юллый.

Олы йөрәкле Светлана

Күп балалы гаиләләр күп бит, "Ник менә алар?" - дип сорарсыз. Җавабы гади - бала саны күп булса да, биредәге кебек читнекен дә үз иткәннәре бармак белән генә санарлык шул. Бүген Светлана белән Александрның 8 баласының икесе - үзләре табып үстергәне. Калган алтысы (барлыгы җидәү булган, берсе хәзер үз гаиләсе белән яши) язмыш сынауларын узып, ата-ана назын нәкъ менә Архиреевларда тапкан үксезләр.

Светлана Кирилловна тумышы белән Актаныштан. Татарның үзәгендә яшәгән рус кызы шуңа да телебезне су урынына эчә. Алай гынамы, гармунда милли көйләребезне дә өздерә әле. Күп балалы гаиләдә олы кыз булган Светага йөкнең авыры төшә - кечкенәләрне кайгырту да аның өстендә, әнисенә кухняда булышу да. Мәктәпне бетергәч укытучы булырга теләгән Актаныш кызы эне-сеңелләре хакына хыялын да кичектереп торырга мәҗбүр була. Яшьтәшләре институтларда укып йөргәндә ул Казанда трамвай йөртүче булып эшли, чөнки аның таяныр кешесе булмый. Иптәшләре укудан соң парклар аша урау юлдан ял итә-итә кайтканда, Света берөзлексез пассажирлар ташый, чөнки авылда калган биш кече туганнына ярдәм итәргә кирәк. Шулай да хыялыннан ваз кичми ул. Биш елга җитешле акчаны туплый да бергә укыган дуслары диплом алган елны әзерлек курсларына барып керә. Шулай итеп педагогик институтка юл ачыла. Дипломлы белгеч булгач, билгеләү буенча Әлмәт районы Новоникольск авылы мәктәбенә эшкә кайта. Башта укытучы, аннары завуч булып эшли. Шунда кияүгә чыга, кыз белән ул таба. 90 елларда ханым акча җитмәгәнлектән заводка китәргә мәҗбүр була, әмма 10 елдан соң кире педагогик эшчәнлеккә кайта - балалар бакчасында мөдир булып эшли. Тормыш иптәше исә төзелеш индустриясендә хезмәт куя.

- Балалар үскәне сизелмәде дә. Илледән узгач, бер танышым үрнәгендә тәрбиягә бала алырга ниятләдем. Башта үземнекеләр белән киңәштем - алар бик шатланды. Аннары иремә әйттем. Эндәшми генә чыгып китте дә уйланып йөргәч булса кирәк, ул да ризалашты, - дип сөйләде Светлана ханым.

Гаиләдә барысы да хәл ителгәч, Светлана Кирилловна әнисенә кайтып килә. Ул кызын хуплый, тик бер бала урынына икене алырга киңәш итә.

- Үзеңнекеләр үсте бит инде, берүзе нишләр ул бала. Икәү булсалар күңеллерәк булыр үзләренә дип күндерде әни, - ди күп балалы ана.

Бу 2007 ел була.

Кирилл һәм Алена

Барлык документларны җыйнап, рөхсәт кәгазьләре алганнан соң Светлана Әлмәтнең "Светлый" приютына юл ала. Барганда ук велосипед белән күлдәвекне ерып йөргән малайга игътибар итә.

- Үзе пычрак, үзе шат - күргәч тә мин эзләгән сабый икәнен аңладым. Дөрестән дә шулай булды. Миңа "тәкъдим иткән" үсмерләр белән уртак тел таба алмам төсле тоелды. Бәләкәйрәк балалар сорадым. Урамда күргән малай хакында сораштырырга өлгермәдем, үзе дә кайтып керде. Кирилл исемле ап-ак чәчле малайны үземнеке кебек яратырга өлгергән идем инде. Аның белән бергә ике яшьлек сеңлесе Аленаны да алдык. Бердән, туганнарны аерырга тырышмыйлар, икенчедән, барыбыр ике бала алырга теләгән идек бит, - дип сөйли бәхетле ана.

Ике яшьтә булса да, физик үсеш ягыннан яшьтәшләреннән күпкә калыша торган Алена шундук әнисенең кулына сорый һәм кибетләрне урап кичен генә өйләренә кайтып җиткәнче әнисенең кулыннан төшми.

Балалар үзләре телән Светланага әни, Александрга әти дип эндәшә.

Әйтергә кирәк, бүген Кирилл спорт белән актив шөгыльләнә. Бигрәк тә армрестлинг һәм футболны үз итә. Аның ни дәрәҗәдә уңышлы егет икәнен күпсанлы дипломнары сөйли.

Ләйсән һәм Альбина

Биш елдан соң Архиреевларга Ләйсәнне "алып карау" тәкъдиме белән белгечләр үзләре чыга. Баксаң, колагы начар ишетә торган Ләйсәнне 9 нчы сыйныфтан соң уку йортына урнаштыра алмаганнар, туганнары да, яшәр урыны да юк.

- Әгәр дә булдыра алмасагыз, берсүзсез кире алабыз. Бәлки сездә аңа гел рәхәт булыр дигәннәре хәтеремдә, - ди Светлана.

Танышырга баргач та гаилә кызны алып китә.

- Теләсәң "әни" диярсең дигән сүземә каршы Ләйсән кырт кисте, "Әни берәү була" диде. Ике атнадан соң үзе дә сизмәстән әти-әни дип эндәшә башлады, - дип сөйли Светлана апа.

Ләйсән инде күптән опекуннар кулы астыннан чыккан яшьтә булса да, Архиреевларда яшәвен дәвам итә. Аш-суга остарган кыз кухняда "баш", өстәвенә шәһәрнең мәктәп ашханәсендә эшкә дә урнаша алган.

Ләйсәннән соң Архиреевларның тагын бер "кызлары" - Альбина да булып ала. Гражданлык алып бердәм дәүләт имтиханнары тапшырганчы ярты еллап яши ул биредә. Соңрак укырга керә, тиз арада кияүгә чыгып гаиләле дә була. Аның белән кайвакыт телефон аша хәбәрләшеп торалар икән.

Ванюша

Ванюшаны Бөгелмәдән барып алалар. Анда приют ябыла башлагач, өлешенә әти-әни "тимәгән" Иванны Казанга җибәрергә карар кылган булалар, тик аңа чаклы белгечләр хат аша Архиреевларга мөрәҗәгать итеп карый. Күргәч тә, йөрәге түзми Светлана ханымның, шул көнне үк өенә алып китә.

Бик озак ияләнә алмый Ваня чит йортка. Башка туганнары белән аралашып тору, ерак булмаган шәһәрдә газиз әнкәсе яшәү дә күңелен тырнап торгандыр инде баланың...

- Башта ул "кунак өе" статусында иде. Үзенә ошый да кебек, тик туганнары белән сөйләшкәч, күңеле төшеп кайтырга сорый башлый. Беркөнне үз итеп кенә ачуландым моны. "Бер айны түзәсең, ошамаса кире интернатка илтеп куям", - дидем. Сабыр булды, аннары ияләнеп тә китте, - дип сөйли әни кеше.

Архиреевлар соңрак Ванюшаны туганнары янына да алып бара башлыйлар. Тапкан әнкәсе янында калмаса да, ике әнисе булу белән бәхетле тоя ул үзен.

Алина һәм Даша

Алинаны Сабадан барып ала Светлана. Тумышы белән безнең Әлмәтнеке булган кызны тиз арада яратып өлгерәләр гаиләдә. Яше буенча Аленадан кечерәк, гәүдәгә өлкән "туганы" кебек булган Алина тиз арада үзләшә һәм бәхетеннән канәгать булып яши.

Әлмәт интернат мәктәбендә яшәгән Даша кайчандыр туганнарында торган була. Күчеш чорында бер-берләре белән уртак телне югалткач, кыз кире ятимнәр арасына кайта. Тик гаилә җылысын татырга өлгергән Даша яңадан гаиләгә сорый башлый. Бер баладан да баш тартмаган Архиреевларга мөрәҗәгать итми кая барсыннар? Әлбәттә, Александр белән Светлана кабул итә аны. Даша шул көнне үк әниле һәм әтиле, алай гынамы әле, апалы-абыйлы, энеле-сеңелле дә булып куя.

- Бер ел эчендә аның холкы гына түгел, төс-кыяфәте дә үзгәрде. "Керпе"дән бик ягымлы, мөлаем туташка әйләнде дә куйды! - дип кызы өчен шатлана Архиреевлар.

Бу гаиләдә балаларны ятимнәргә һәм үзенекеләргә бүлеш юк. Бөтен эш тә бергәләп, күмәк көч белән эшләнә, аш та тигез бүленә. Бүген дус-тату Архиреевлар үзләренә йорт салу белән мәшгуль. Кем белә, бәлки иртәгә тагын бер бала табылыр?!

Рәдифә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса