Әлмәт таңнары

Бәрәкәтле гомер агышы

Тамчыдан күл җыела. "Әлмәтнефть" нефть-газ чыгару идарәсе тарафыннан табылган 600 миллион тонна нефть тә әнә шулай - биредә эшләгәннәрнең һәм хәзер эстафетаны үз кулына алган буынның маңгай тирен түгеп куйган хезмәтеннән тупланган. Ветеран нефтьче Әнүр Нуретдиновның да өлеше зур 600 миллионда.

Россия Федерациясе Ягулык һәм энергетика министрлыгының, "Татнефть" ААҖ һәм "Әлмәтнефть" идарәсенең мактаулы, Татарстанның атказанган нефтьчесе Әнүр Нуретдиновның хезмәт кенәгәсендә эшкә алыну турында бары бер генә язу - "Әлмәтнефть" идарәсе. Дүрт дистәгә якын гомерен яраткан эшенә, икенче газиз йортына әйләнгән предприятиесенә, коллективына багышлый ул. Кая да булса китү, эшен алыштыру турындагы уй башына кереп тә чыкмый. Кечкенәдән үк хыялланган һөнәренә әнә шулай гомере буена тугрылыклы кала.

- Мин Башкортстанда туып-үстем. 50 нче еллар башында республикада нефть сәнәгате зур темп белән үсә башлады. Безнең Төрекмән бистәсеннән ерак түгел нефть скважиналары бораулый башладылар, - дип искә алды хезмәт ветераны балачагын. Анда бораулаучы булып эшләгән абыем мине кайчакларда үзе белән ала иде. Бораулаучы, нефтьче эше күңелемә шул чакта сеңеп калды.

Армия хезмәте дә аның булачак һөнәрендә зур роль уйный. Ракеталарның борт системаларына хезмәт күрсәтү буенча электриклар төркеменә эләгеп, биредә тәҗрибә туплап кайту, аны Уфа нефть институтының "Производство процессларын автоматлаштыру һәм телемеханикалаштыру" факультетына алып килә. Дипломлы белгеч туп-туры "Әлмәтнефть"кә юл тота. Бу вакытта идарәдә бер ай элек кенә производствоны автоматлаштыру цехы төзелгән була. Әнүрнең "Әлмәтнефть"не сайлавы очраклы түгел. Институтның V курсында укыганда "ВНИИКАнефтегаз"да диплом алды практика узганда ул белгечләр белән идарәнең 4 нче РИТСында була. Биредә "Нефтяник" ПАТ телемеханикасы җайланмасының беренче үрнәгенә сынау үткәрелә. Студент монда эшләүчеләр белән аралашу вакытында предприятиенең әйдәп баручылардан саналуына төшенә һәм аннан соң Әлмәт шәһәрен дә бик ошата.

- Мин бүген дә язмышыма гомеремне орденлы "Әлмәтнефть" коллективы һәм шушы төбәк белән бәйләве өчен зур рәхмәтлемен. Әни һәрвакыт без иң бәхетле гаилә дия иде. Чыннан да, шулай булып чыкты. Әни бу сүзләрен сугыш елларын күздә тотып әйткән иде. Мин туганда әти фронтта иде. Аннан абыйларны сугышка алдылар. Бер гаиләдән өч ир-ат сугышка китсен дә, барысы да исән-сау әйләнеп кайтсын әле. Мин бүген әниемнең сүзләрен еш искә төшерәм. Бәхет мине беркайчан да ташламады, - дип шөкерана кыла Әнүр ага. - Хезмәт юлымны производствоны автоматлаштыру цехында (ЦАП) инженер-метролог булып башлап җибәрдем. Коллективның мине шулкадәр җылы каршылавы әле дә хәтердә. Тәүге остазларым Николай Мальцев, Алексей Герасимов, Григорий Бояров киңәшләрен кызганмады. Беренче көннән үк бергә иңгә-иң куеп эшләгән хезмәттәшләремне Әнәс Гыйматдинов, Николай Бородин, Рубис Шакирҗанов, Равил Бариев, Василий Медведцкий, Мисхәт Хаҗиев, Фәрит Хәмитов, Николай Ишков, Николай Петраков һәм башкаларны бүген дә искә алам.

Һәр нәрсәнең асылына төшенергә тырышкан, грамоталы егетне бер елдан яңа техника кертү участогы инженеры итеп күчерәләр. Аннан соң участокка җитәкчелек итүне ышанып тапшыралар һәм ялгышмыйлар.

70 нче еллар башында нефть чыгару һәм катлам басымын саклау цехларын комплекслы автоматлаштыру башлана. "Спутник" автоматлаштырылган төркемле үлчәү җайланмасын - җитештерелә торган продукциянең, катламнарга җибәрелә торган суның һәм башкаларның исәбен алучы әлеге җиһазны күп санда кертә башлыйлар. Телемеханика системаларына хезмәт күрсәтүче белгечләр җитәрлек булмаганлыктан, ЦАПтан алты кешене Сумгаитка өйрәнергә җибәрәләр. Әнүр Нуретдиновка Азәрбайҗанга белгечләр белән берничә тапкыр барырга туры килә.

Җәмәгать эшләре белән дә дус була Нуретдинов. Үзен цехның комсомол оешмасы секретаре, идарәдәге ВЛКСМ комитеты әгъзасы итеп сайлыйлар. Цех ул чакта нигездә яшьләрдән генә тора. "Ут чыгарып эшли иде безнең яшьләр" - ветеран яшьлеген әнә шулай искә алды.

Грамоталы, үз эшенең осталары булган белгечләр игътибарны тиз җәлеп итә. Әнүр Нуретдиновны да тиз күреп алалар һәм автоматлаштыру буенча өлкән инженерлар бүлегенә чакыралар. Бераздан үзен бүлек начальнигы урынбасары итеп күчерәләр. Биредә эшләү дәверендә белем һәм тәҗрибә сандыгы тагын да байый. Бергәләшеп байтак кына производство процессларын автоматлаштыру һәм телемеханикалаштыру, яңа заманча КИП чаралары кертү, технологик процесслы АСУ төзү һәм башка мәсьәләләр хәл ителә.

1977 елда Нуретдинов ЦАПка цех начальнигы булып кайта. Ул җитәкчелек иткән чорда цехта яшьләр арасында тәрбияви эш тә алып барыла, бихисап спорт-мәдәни чаралары оештырыла. "Азнакайнефть"нең ЦАП коллективы белән социалистик ярыш уздыру турында килешү төзелә, аңа квартал саен йомгак ясала. Очрашу вакытында объектлардагы КИПның, автоматика һәм телемеханиканың яңа чаралары, алдынгы бригадалар тәҗрибәсен өйрәнәләр. Боларның барысы да ике цех хезмәткәрләренең дә квалификациясен күтәрүне, яңа алымнар кертүне тизләтә.

Ике елдан соң Әнүр Нуретдиновны техник бүлек җитәкчесе итеп билгелиләр. Бу вазифада ул чирек гасырдан артык хезмәт куя.

- Миңа Галимҗан Әхмәдиев, Шәфәгать Тәхаветдинов, Ринат Галиев, Марс Җәләтов кебек талантлы җитәкчеләр кул астында эшләү бәхете насыйп булды. Лаеклы ялда булсам да, хәзер дә туган коллективым белән элемтәләр өзелмәде, - диде ул.

Аның үзен дә идарәдә көтеп алалар. Чөнки Әнүр абыйлары һәрвакыт һәркем өчен ачык, киң күңелле, аралашучан кеше. Кешене хөрмәтләү - үзеңне бәяләү менә шушы буладыр инде ул.

Нуретдиновларны нефтьчеләр гаиләсе дип ышанып әйтергә була. Тормыш иптәше Әнүзә ханым да идарәдә 23 ел хисапчы булып эшләгән. Улларының икесе дә әти-әни сукмагыннан киткән - Уфа дәүләт нефть-техник университетын тәмамлап, нефть тармагында хезмәт куялар.

Узган ел җиде дистәсен тутырган ветеран картаерга ашыкмый. Хәер, аның моңа вакыты да юк. Буш вакытларын өй янындагы бакчага, оныкларына багышлыйлар. Газета укучыларыбыз пенсионер кешенең ничек инде вакыты тыгыз булсын дип уйлаулары ихтимал. Нуретдиновларның көн тәртибе бүленеп куелган. Алар әле икәүләшеп идарә каршында оештырылган ветеран хорына да йөриләр, нефтьчеләр каршында, шәһәр күләмендә уздырылган чараларда чыгыш ясыйлар. "Шөкер, тормышыбыз заяга узмады һәм узмый", - дип шатлана Нуретдиновлар.

Ирина Апачаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: