Әлмәт таңнары

Бораулауга багышланган гомер

Бораулау остасы булырга ул 15 яшендә үк карар кыла. Әмма бораулау эшенә Дамир Нуретдинов армиядән соң - 1958 елда гына эләгә.

Бораулау эшчесе, верховой, бораулаучы ярдәмчесе, бораулау кадрлары мәктәбендә уку, бораулаучы... Меңәрләгән хезмәттәшләре кебек Дамир Нуретдинов та шушы юлны уза. Ә шулай да әлеге егетнең башкалар төсле булмавын, ышанычлы адымнар белән атлаучы, төгәл исәп белән эш итүче, булдыклы икәнлеген күпләр сизеп-күреп ала. "Әлмәтбурнефть" трестының алдынгы бораулау бригадасында Нуретдинов үзен яхшы яктан күрсәтә, аннары аны артта баручы коллективны алга чыгару өчен җибәрәләр. Аралашучан, көче-дәрте ташып торган яшь бораулаучы вахтаны тиз арада берләштерә. Эшкә психологик әзерлек буровойда түгел, ә автовокзалда башлана. Вахта бик нык үзгәрә, башкалар кебек тигез бара башлый. Яңа бригададагы беренче скважина билгеләнгән вакыттан алдарак төзелә. Бу Нуретдиновның беренче зур җиңүе була.
1968 елда мастерлар курсын тәмамлаган Дамир Мәхмүт улын бораулау фәне нигезләрен өйрәнә башлаган бригада белән җитәкчелек итәргә куялар. Бригада һәм мастер бер-берсен таба: әлеге коллектив белән ул 28 ел буена җитәкчелек итә. Шушы чор эчендә аның җитәкчелегендәге бригада 500дән артык скважина төзи, шуларның 150се - үзенең геологик кыенлыклары белән дан тотучы Габдрахман мәйданында.
Советлар Союзының нефть елъязмасына Дамир Нуретдинов үзенең исемен "Нефть скважиналарын бер агымга!" башлангычы инициаторы буларак язып куя. Узган гасырның 70- елларында әлеге башлангыч җаваплы службаларны җәлеп итеп, төгәл исәп белән эшләүнең нәтиҗәсе була. Бораулаучылар рекордлы рәвештә тиз борауларга өйрәнәләр, тик скважиналар продукция бирми. Аларны үзләштерү бригадалары эшкә җигәргә тиеш була, ә сигез бораулау бригадасына андый махсус бригада берәү генә. Нуретдинов бригадасы беренчеләрдән булып эшне тулы цикл буенча сынап карый, проходчикларның вазифаларына хас булмаган башка эшләрне дә башкара. Скважинаны җибәрүдә көйле рәвештә берьюлы берничә катнаш тармаклар - транспортчылар, геофизиклар, тампонажчылар, энергетиклар һәм башкалар катнаша. Тулы цикл белән эшләүнең беренче елында җибәрү срогы 11 көнгә кыскара. Бер елдан соң - тагын бер атнага. Калган елларда шулай дәвам итә. 1975 елда скважина төзүгә 53 көн сарыф ителсә, унынчы бишьеллык азагына, ягъни 1980 елда цикл 36 тәүлеккә кадәр кыскара. Әлеге бишьеллык вакытында Нуретдинов бригадасы 95 скважина бораулый, шуларның туксанын бораулаучылар үзләре үзләштерәләр. Бишьеллык план билгеләнгән сроктан 9 айга алданрак үтәлә. Аның бригадасы Әлмәт бораулау эшләре идарәсен бөтен илгә таныта. 1981 елда предприятие Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә, ә мастер Нуретдиновка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
Нуретдинов бригадасының башкалар куя алмаган яңа рекордлары да була. Мәсәлән, 13 ел дәвамында бригада ел саен Бөтенсоюз социалистик ярышта җиңү яулап, СССР Нефть сәнәгате министрлыгының иң яхшы бригадасы исемен раслый. Скважиналар төзүдә югары казанышлары өчен Дамир Мәхмүт улы шулай ук СССР Дәүләт премиясенә дә лаек була. Ул тагын бер премия лауреаты, монысы академик И.М. Губкин исемендәге нефть премиясе. Бүләкләре арасында шулай ук "Почет билгесе", Хезмәт Кызыл байрагы орденнары, СССРның Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсе алтын медале, "Бишьеллык ударнигы" билгеләре.
75 еллык юбилее уңаеннан бораулау мастеры, актив җәмәгать эшлеклесе, "Татарстан Геройлары" иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Дамир Мәхмүт улы Нуретдинов "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнде. Әлеге олы бүләкне аңа республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Н.КЛЮЕВА.
Фотолар гаилә архивыннан алынды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров