Әлмәт таңнары

Бәхет иясе Бәхтиер

Бүгенге көндә безнең районда кайнар нокталарда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ярты меңнән артык кеше яши.

Шуларның берсе - 1966 елның сентябрендә Үзбәкстан ССРның Фирганә шәһәрендә күп балалы гаиләдә дөньяга аваз салган Бәхтиер Закир улы Эргашев. Бүген ул дәүләт янгынга каршы көрәш службасының ТР буенча икенче ОФПСы 23 нче янгын часте каравыл начальнигы. Бәхтиер гомеренең унике елын хәрби кеше буларак халыкка хезмәт итүгә, тагын унике елын ут белән көрәшүгә багышлаган. Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 24 ел тулган көннәрдә без аннан үзенең тормыш юлы турында сөйләвен үтендек.

Бәхтиер бала чагыннан ук дисциплинаның нәрсә икәнен бик яхшы белеп, чыныгып үсә. Биш яшьлек малайны спорт гимнастикасы секциясенә бирәләр. Менә шуннан бирле аның һәр көне минутлап диярлек бүленгән була. Ул унике ел дәвамында бер генә тренировканы да калдырмыйча, җитди рәвештә шөгыльләнә. Спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсенә ирешә.

1984 елның ноябрендә спортчы сыйфатында көйгә салынган тормыш ритмы тагын да киеренкерәккә әйләнә - Бәхтиерне армия сафларына алалар. Егет хезмәт итәргә бик теләп китә. Башта өч ай Ташкентта урнашкан яшерен хөкүмәт частенда тизләтелгән әзерлек үтә ул. Аннары Төрекмәнстанда хезмәт итә башлый. Башка иптәшләре кебек үк, кайнар ноктага алганнарын дулкынланып көтә. «Әфганстанга җибәрәчәкләрен белеп тордык - бу турыда сөйләшүләр бара, безне мораль яктан әзерлиләр иде инде. Курыкмадык, киресенчә, бөтенебез анда эләгергә хыялландык. Яшьлегебез беләнме, моның ни дәрәҗәдә хәтәр булуын аңлап та бетермәгәнбездер инде. Патриотизм хисе безнең өчен буш сүзләр генә түгел иде шул...»

1985 елның 21 февраль төнендә егетләрне йокыдан уяталар. Солдатлар колонналары Әфганстанга юл тота. Бәхтиергә исә ике иптәше белән частьта калырга туры килә. «Безне алдадылар, без дә китәргә әзерләнгән идек бит. Баксаң, закон буенча, күп балалы гаиләләрдән булган егетләрне «кайнар ноктага» җибәрергә ярамый икән». Бәхтиер моңа бик нык борчыла. Шулай да язмыш кушуы буенча аңа Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашу насыйп була. Тик монысы соңрак. Ә сроклы армия хезмәтен ахырынача Төрекмәнстанда үтә ул. 1986 елда Киевта прапорщиклар мәктәбен тәмамлаганнан соң кабат Төрекмәнстандагы частена, бу юлы инде сроктан тыш хәрби хезмәткә әйләнеп кайта.

Һәм менә, 1987 елның октябреннән 1988 елның февраленә кадәр Бәхтиер, старттагы ракета батареясы старшинасы сыйфатында, хезмәттәшләре белән бергәләп Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруның соңгы этабында куркынычсызлыкны тәэмин итүдә катнаша, Гиндукуш тауларында стратегик әһәмияткә ия булган Саланг тау сыртын үтү юлын саклый. Сугышчан операцияләрне искә алу авыр уйларга этәрә, ди Бәхтиер.

2001 елның октябрендә ул, тиеш булганча стажировкасын, сынау срогын үтеп, кирәкле белем-күнекмәләр алганнан соң, Миңлебай газ эшкәртү заводын саклый торган 23 нче янгын частена янгын сүндерүче буларак эшкә урнаша.

Еллар уза тора, Бәхтиер әкренләп тәҗрибә туплый. Хезмәт баскычы буйлап күтәрелә барып, ул өлкән янгын сүндерүче, бүлекчә командиры, каравыл начальнигы урынбасары вазифаларында хезмәт куя. Ә 2012 елның сентябрендә аны каравыл начальнигы итеп билгелиләр. Хезмәттәшләре әйтүе буенча, ул тормыш сөючән, көр күңелле, әйбәт кеше. Ә ул үзе, моңа җавап итеп, миңа һәрвакыт әйбәт кешеләр генә туры килә бит, дип шаярта.

Кырык алты яшьлек Бәхтиер Закирович бүген биш бала атасы һәм инде яшь бабай да булырга өлгергән.

Шунысын да әйтми кала алмыйм: тыйнак кеше буларак Бәхтиер Закирович үзе турында ни дә булса сөйләүдән озак вакытлар баш тартып килде. Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашуын да ул почмак саен кычкырып йөрми, алай гына да түгел, бу турыда аның якыннан аралашкан кешеләре дә бик аз беләдер. Ә андыйлар турында сөйләү бик кирәк һәм мөһим. Чөнки таныш булмаган илнең утка тотудан кайнарланган комнарында, текә тау борылышларында хәвеф-хәтәр сагалап торган һәр минут, һәр мизгел аларның һәркайсы өчен бик кыйммәткә төште. Кемдер шунда мәңгелеккә башын салды, кемнеңдер язмышы челпәрәмә килде, ә инде исән-сау әйләнеп кайта алганнарының да күңелендә авыр тойгы, гражданлык бурычын үтәгәндә һәлак булган иптәшләре хакындагы ачы хатирәләр...

Ю. Григорьева

«ГПСның ТР буенча 2 нче ОФПСы» ФКУ матбугат хезмәте

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: