Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Бүген паркта авылларның күркәм гаиләләрен хөрмәтләделәр

Соңгы 6 елда илдәге гаилә институты системасын ныгыту, яшь буында гаилә кыйммәтләренә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү максатыннан гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне билгеләп үтелә.

Әлмәттә бу көнне никахлашып озак еллар тату, үрнәк гомер иткән юбиляр гаиләләрне хөрмәтлиләр. Моңа тәңгәл бәйрәмнәр исәбендә тагын берәү артты. Бүген Әлмәтнең мәдәният һәм ял паркында авыл җирекләренең иң күркәм гаиләләре очрашты. Әлеге чара район җитәкчесе башлангычы белән үткәрелде. Тантана килүчеләрне сәламләп Мәҗит Салихов Әлмәтнең данлы тарихы һәм матур традицияләре белән горурлана алуын ассызыклады һәм авыл җирлекләрендә гомер итүче күркәм гаиләләрне хөрмәтләү кебек чараның да илдә кабатланмас булуын искәртте.

- Гаилә - кечкенә дәүләт ул. Тел, мәдәният, гореф-гадәтләр кебек рухи кыйммәтләр нәкъ менә гаиләдә саклана, - дип башлады район башлыгы мөрәҗәгатен. - Гаилә нык икән, димәк дәүләт тә көчле. Димәк, киләчәккә ышаныч зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса