Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Бүген Әлмәттә Зәрига әбигә 104 яшь тулды [+ФОТОЛАР, ВИДЕО]

Бүген Түбән Мактамада гомер кичерүче Зәрига әби Шәйдуллинга 104 яшь.

Ул районда иң өлкән кешеләрдән санала.
Зәрига әби улы Расих һәм килене Рәсимә гаиләсендә яши. Яше шулай зур булуга да карамастан, ул барысын да хәтерли. Ире аны 4 баласы белән калдырып фронтка алына. Бәхеткә, аңа сугыштан исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп була. Сәет абый белән Зәрига апа тагын 30 ел гомер кичерә. Сугыш елларындагы ачлык, кәлҗемә, черек бәрәңгеләр ашап, балаларына киндер сугып кием тегүләре - һәммәсе дә хәтерендә. Ул аларны бәет итеп, көйгә салып сөйли. Һәр сорауга җавапны шигъри юллар белән кайтара. Улы әйтүенә караганда, Зәрига әби биш вакыт намазын әле дә калдырмый.

Аны туган көне белән котларга социаль яклау идарәсеннән, ветераннар советыннан, Түбән Мактама һәм Нәдер авыл җирлекләреннән дә килгән иделәр. Котлауларга каршы Зәрига апа да теләкләрен җиткерде. «Үзегезне дә шулай зурласыннар, һәркемгә балалар рәхәтен күрергә, хәерле гомерләр язсын, йөргән юлларыгыз уң булсын», дип кунакларга үзе чыгарган бәетне көйләде. Шәйдуллиннар озын гомерлеләр. Зәрига әбинең иң олы кызына 83 яшь. Аннан 80, 71, 63 яшьлек кызы китә. Улы Расихка 67 тулган. Барысы да ел саен әниләрен котларга җыеналар. 10 онык, 9 оныкча - барысы җыелган чаклар да күп була. Бала хәсрәте дә күргән якташыбыз. Бер кызы белән улы үсмер чакларында фаҗигале рәвештә һәлак булган. Чыгарган бәетләренең байтагы бәхетсезлекләр хакында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса