Әлмәт таңнары

Безне ике еллык ипи белән тәэмин итеп куйды

Җирне яраткан кеше барыбер кайчан да булса аңа әйләнеп кайта. Әсхәт Нугуманов та инде сигезенче дистәне ваклавына да карамастан, өстәлләрнең ипидән өзелмәвенә өлешен кертүенә, үзенең файда китерә алуына шатлана.

"Гомер буе җирне, икмәкне яраттым", - ди ул. Әгәр җирне яратмаган булса, шулкадәр уңышка ирешер идеме икән Әсхәт ага? Әйтү кыен. Аның белән килешми мөмкин түгел, җиңү иң беренче чиратта җаның-тәнең, күңелеңне биреп, тир түгеп хезмәт куйганнарга елмая. Заманында 11 ел рәттән җирне иң оста сөрүче булып таныла ул.

- "Сельхозтехника"да эшләгәндә 1984-1996 елларда мине язын һәм көзен хуҗалыкларга ярдәмгә гел командировкага җибәрделәр, - дип сөйләде ул. - К-700 тракторы белән район басуларын сөрдем, сукаладым, эшкәрттем. Мин булмаган хуҗалык калмагандыр. Туңга сөрүдә һәрвакыт беренче урын алдым. Армиягә кадәр колхозда эшләдем, анда да беренчелекне бирмәдем.

Әсхәт ага 13 яшеннән туган ягы Чирмешән районының Яшәүче авылында прицепщик булып эшли башлый. Рәхәт тормыштан шулай иртә җигелә башламагандыр инде, анысы. Дөньяга килүе дә сугышның нәкъ кызган мәлендә - 1943 елның 6 июнендә бит. Колхоз рәисе булып эшләгән әтисенә сугыштан әйләнеп кайту, авылда калган дүрт сабыен сөяргә насыйп булмый. Фронтка китеп ике-өч ай узуга аның һәлак булуы турында хәбәр килә. Соңрак әниләре аяктан егыла һәм тугыз ел урын өстендә авырып ята. Балалар аны үзләре тәрбияли.

- Армиягә кадәр колхоз рәисе мине Бөгелмәгә механизаторлыкка укырга җибәрде. Армиядән мин Әлмәткә кайттым. Бу 1966 ел иде. Ул чакта Әлмәт бөтенләй башка иде, хәзер танымаслык булып үзгәрде. Чиста, төзек кала. парк үзе генә дә ни тора. Рәхмәт, үземне онытмыйлар, санаторийларга путевкалар бирәләр, - дип куана ул бүген.

Әсхәт Ногманов шәһәрдәге эш стажын СУМРда бульдозерчы булып башлый, биек-биек вышкалар ташый. Аннан 17 ел "Сельхозтехника"да эшләгәннән соң "Татнефтегазпереработка" идарәсендә хезмәт куя һәм шуннан лаеклы ялга чыга. Авыл хуҗалыгында эшләгән елларына 16,5 еллык нефтьче стажын да кушсаң, шактый зур сан килеп чыга. Тырыш механизатор пенсиягә чыккач та эшләвен дәвам итә. Һәм менә икенче ел инде кабат икмәк арасында. Сап-сары гәрәбәләргә карап сөенә ул. "Акташ икмәк әзерләү һәм эшкәртү пункты җитәкчесе Фәндәс Әсхәтович эшкә чакыргач, ике дә уйлап тормадым, ашкынып килдем, - дип Әсхәт Ногманов. - Уттай кызу урак өстендә ничек өйдә утырырга кирәк. Уңышка куанам, елына карата начар димәс идем". Ул биредә тракторын иярләп, киптергечкә бөртек салып тора.

- Сушилкада эшләүче хатын-кызлар тракторыннан сикереп төшеп, кулына себерке алып, безнең белән бергә калган бөртекне җыйган механизатор күргән юк иде әле диләр аның хакында. Мин аны 1985 елдан бирле беләм, Тыйнак, беркайчан да "мин" дими, башкалар хакында начар фикер йөртми. Яхшы кеше, ышанычлы, җаваплы хезмәткәр икәнлеген белеп эшкә чакырдым, - диде Фәндәс Юнысов та.

Быел Акташ икмәк әзерләү пункты 50 мең тонна ашлык кабул иткән. Эшнең ике сменада оештырылганлыгын исәпкә алганда , Әсхәт Ногманов өлешенә аның яртысы - 25 мең тонна ашлык туры килә. Безнең шәһәр халкы елына 12 мең тонна ипи ашый. Димәк, Әсхәт ага әлмәтлеләрне ике еллык икмәк белән тәэмин итеп куйган иде.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: