Безнең автоледи – призер
Әлмәтле Надеҗда Кнурова "Автоледи" республика бәйгесе призерлары исәбендә.
Казанда узган машина йөртү осталары ярышында җиңүчеләр исемлеге билгеле булды. Якташыбыз Надежда Кнурова әлеге чарада икенче урын яулады. Аның руль артына утыруына 18 ел. Ике бала әнисе шәһәр һәм республика бәйгеләрендә даими катнаша. Ул шулай ук "Автоледи-2012" Бөтенроссия бәйгесе призеры да әле. Надежда бу юлы да өметләрне аклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа