Әлмәт таңнары

Без кая юл тотканны беләбез

Бәйрәмнәр алдыннан үзләреннән зур өлеш керткән, үз эшенең осталары, профессионаллар итеп таныткан кешеләрне барлау - күркәм гадәтләрнең берсе.

Безнең идарә нефть эшенә, "Татнефть" компаниясенә тугрылыклы булган хезмәткәрләренең күплеге белән горурлана ала. "Әлмәтнефть" идарәсенең унынчы җитәкчесе булган Марс Шәйхразый улы Җәләтов шуларның берсе.

Башта ук шуны билгеләп үтәсе килә, әлеге язмада без нигез итеп аның принципларын алдык - велосипед уйлап табып тормадык, ә бәлки шәһәр һәм корпоратив газеталарындагы күпсанлы мәкаләләргә, шулай ук нефть-газ чыгару идарәсенә 20 ел дәвамында уңышлы җитәкчелек иткән талантлы шәхес образы йөз процентка ачып салынган юбилей китапларына мөрәҗәгать иттек. Мәкаләнең исеме дә юкка гына "Без кая юл тотканны беләбез" шулай аталмады. Ул Марс Җәләтовның тормышка карашларына яңгырашлы. Бу девиз аның зирәклеген, принципиальлеген һәм сайлаган кыйбласының дөреслегенә ышанычын тулысынча чагылдыра. Мәктәп елларында ук анда кеше эшсез утырырга тиеш түгел дигән фикер сөреше туа. Сугышта һәлак булган фронтовик улы Марс кече яшьтән үк авырлыкларга һәм тормыш кыенлыкларына күнегеп, чыныгып үсә. Җиде классны ул Мактау грамотасына тәмамлый, ун сыйныфны - көмеш медальгә. Ул чакта авыл малае зур җитәкче булырга хыялланмый, исәбе башта ат йөртүче яки ат караучы була (ул чакта авылда бу һөнәр абруйлы санала), аннан соң машина йөртәсе килә, унынчы сыйныфны тәмамлаганда очучыга кызыга. Ләкин хәрби училищега җибәрүче комиссия аны сәламәтлеге буенча кире бора. Хыял тормышка ашмыйча кала, ә Марс армиягә киткәнче "Татнефтегазразведка" трестының топографик партиясенә эшкә керә. Язмыш аны армиядә хезмәт срогын тутырып кайткач, "Әлмәтнефть"нең беренче промыселына алып килә. Шулай итеп, Марс Җәләтовның нефтьче биографиясе башлана.

Электр җиһазлары һәм скважиналарга җир асты ремонты ясау буенча прокат-ремонт цехына мастер итеп күчергәндә аның инде И.М.Губкин исемендәге Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтында алган белеме була. Яшь белгечкә бу вазифада озак тоткарланырга туры килми - аны участок начальнигы, бераздан баш инженер, начальник урынбасары һәм, ниһаять, цехның начальнигы итеп билгелиләр. Бу чор Җәләтов өчен үзенең оештыра белү сәләтен һәм инженерлык талантын тормышка ашыру еллары була. ПРС бригадаларының хезмәт җитештерүчәнлеге 2,5 тапкырга күтәрелә. Өстәвенә цех начальнигының энергиясе ташып торган урынбасары Шәфәгать Тәхаветдинов белән бергә производство тормышын уңай якка үзгәрткән зур күләмдәге технологик һәм техник, хезмәткә түләүне оештыру буенча эшләнмәләр тормышка ашырыла, ПРС бригадаларында хезмәт дисциплинасы ныгытыла. Цехның иҗади төркеме - Марс Җәләтов, Шәфәгать Тәхаветдинов һәм А. Курмашов - производство процессларын яхшыртуга, хезмәтне җиңеләйтүгә, эксплуатация чыгымнарын кыскартуга йөз тоткан техник яңалыклар уйлап табу өстендә көн-төн баш ваталар. Булган барлык буш вакытларын уйлап табуларга багышлап, алар ул чакта нефть тармагында үзгәртеп коруларга бәһаләп бетергесез өлеш кертүләрен башларына да китерми.

Әлмәт катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру һәм скважиналарга капиталь ремонт ясау идарәсендә баш инженер булып эшләп, тәҗрибә туплаганнан соң Марс Җәләтов "Прикамнефть" идарәсенә җитәкчелек итә. Язмышы аны кабаттан туган коллективына кайтара, бу юлы начальник сыйфатында. "Әлмәтнефть"тә озак еллар эшләү дәверендә ул нефть табуда яңа технологияләрне куллануны арттыруда, нефтьчеләрнең производство һәм социаль бурычларны уңышлы чишәргә сәләтле коллективын туплауда зур өлеш кертә. Саллы тәҗрибәсенә таянып, коллективның тотрыклы эшләвенә ирешүдә байтак көч куя. Аның югары профессионализмы, инженерлык һәм оештыру таланты идарәгә авыр кризис елларында аякта торырга гына түгел, ә бәлки хезмәткәрләрне саклап калырга, нефть чыгару процессын тотрыклыландырырга, икътисад, экологик һәм социаль программаларны уңышлы үтәргә ярдәм итә.

Марс Җәләтов һәрвакыт яңа, югары нәтиҗәле технологияләргә, идарә хезмәткәрләренең һөнәри үсешенә игътибар бирә. Һәм ул үзен аклый да. Энергияне янга калдыра торган технологияләр кертүне күздә тоткан производство сәясәте бик оста алып барыла. Марс Җәләтов җитәкчелегендә идарә эшчәнлеген икътисади яктан тотрыклыландыру буенча да чаралар күрелә. Ул һаман да коллективта техник иҗат һәм новаторлык үсешенә басым ясый, үзе дә дистәләрчә уйлап табуларның соавторы була. 1998 елда "Татарстанның нефть промыселларында энергияне янга калдыра торган технологияләр эшләү һәм аларны эре сәнәгать масштабында кертү" эше өчен ул Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясенә лаек булды.

"Әлмәтнефть" идарәсенең унынчы начальнигына күп кенә кискен проблемаларның асылына төшенергә һәм аларны чишүнең нәтиҗәле юлларын эзләргә туры килә. Нефть промыселларындагы торбаүткәргечләрдә тышкы коррозия нәтиҗәсендә өзеклекләрнең күплеге - шуларның берсе. Эшкә иң элек үзләреннән тотыналар - АКЗО цехында торбаларны изоляцияләү базасын үзгәртеп коралар, аннан соң биредә битум-полиэтиленлы, экструдированлы полиэтилен япмалы торбалар чыгарыла башлый. Торбасалгыч, кораллар, кирәкле изоляция материаллары сатып алына. Тышкы изоляциягә һәм торбаүткәргечләргә электр-химия яклауга сыйфат контроле буенча производство лабораториясен булдырып, аны белгечләр, приборлар һәм махсус техника белән тәэмин итәләр. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә торбаүткәргечләр төзелеше сыйфатын сизелерлек күтәрергә мөмкин булды. Марс Җәләтовның әйткәнендә нык тора белүе һәм торбаүткәргечләр төзелеше системасындагы үзгәртеп кору буенча аның тарафыннан уздырылган катгый сәясәт ахыр чиктә "Әлмәтнефть"тә генә түгел, ә тулаем "Татнефть" буенча да әлеге проблеманы чишәргә ярдәм итте.

Марс Җәләтов идарәгә килгәннең беренче-икенче елларында ук нефть чыгару технологиясен камилләштерү буенча чаралар кертергә мөмкин булды. Әлбәттә, алар күркәм икътисади нәтиҗәләр бирде. Аренда мөнәсәбәтләренә күчүдән булган экономия промысел эчендәге юллар төзелешенә җибәрелде. Бу да табыла торган нефтьнең һәр тоннасының үзкыйммәтен киметүдә чагылды. Марс Җәләтовның үзе әйткәнчә, промыселларга теләсә нинди һава торышында җиңел автомобильдә дә барырга мөмкин булды.

Идарәдә эшләнгән технологияләр ресурсларны янга калдыра торган юнәлешкә ия иде, алар икътисади яктан кулай һәм экология ягыннан куркынысыз булды.

Кешеләр, кадрлар - алар өзлексез яңа юллар һәм чишелешләр эзләүдә таяну ноктасы. Бу Җәләтовның тормыш кредосы. Шуңа күрә дә ул хезмәткәрләр белән эшләүдә социологик алымнар куллануга җитди игътибар бирде. Алардан файдалану персоналның төрле төркемнәре арасындагы мөнәсәбәтне ныгытырга булышлык итте. Әлеге эшнең нәтиҗәсендә коллектив һәм җитәкчелек арасында ике яклы элемтә сузылды. Бу елларда персонал белән идарә итүнең яңа ысуллары кертелә. "Аеруча Мөһим Бурычлар" системасы үзен уңышлы күрсәтә. Әлеге нефть-газ чыгару идарәсе белгечләрнең эш урыннарын автоматлаштыру өлкәсендә дә сукмак яручы булды. Җәләтов ярдәме белән идарәдә мәгълүматлар белән оператив идарә итү һәм финаслар хәрәкәте системасы, производство чыгымнарына контрольлек итү механизмы эшләнә.

"Әлмәтнефть" начальнигы производство өч нәрсәдән - җентекле уйланылган инженерлык эшеннән, хезмәткә түләүне оста оештырудан һәм дисцплина, идеология, белемне камилләштерү, тәрбиядән тора дип саный. Ул яшь белгечләрне һөнәри яктан үстерүгә зур игътибар бирә. Идарәдә менеджер мәктәбе эшли башлый, фирма эчендәге өзлексез квалификацияне күтәрү системасы үстерелә.

Марс Җәләтовның җитәкче буларак төп әхлакый законнарының берсе - кешегә шәхес итеп, хөрмәт белән карау. Аның барлык эшчәнлеге хезмәт кешесе мәнфәгатьләрен тормышка ашыруга юнәлтелде. Бу эштә ул төп урынны нефтьчеләрнең хезмәт шартларын һәм көнкүрешен яхшыртуга, производство культурасы дәрәҗәсен күрсәтүгә бирде.

10 елдан артык депутатлык эшчәнлеге белән шөгыльләнде. Халык депутатларының Әлмәт шәһәр Советы, Татарстанның Югары Советы депутаты итеп сайланды, җирле үзидарә Советына җитәкчелек итте. Депутат буларак, Марс Җәләтов күп кенә социаль сорауларны чиште. Мисал өчен, Түбән Мактамада яңа медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән поликлиника, суүткәргечләр төзелде, тротуар плитәләр җәелде, бордюрлар урнаштырылды, дренаж системасы ясалды, бистәне яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча зур хезмәт куелды. Хәйрия эшчәнлеге өчен Марс Җәләтовка "Алтын йөрәкле кеше" исеме бирелде. Ул шәһәрнең һәм нефть төбәгендәге бистәләрнең социаль өлкәсен үстерүгә күп көч һәм энергия түкте. "Әлмәтнефть" коллективы күп еллар дәвамында аның җитәкчелегендә шәһәрнең инфраструктурасын булдыру һәм үстерүгә, социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар төзелешенә, мәчетләрне, чишмәләрне торгызуга һәм башкаларга зур өлеш кертте. Ул елларда идарә коллективы тарафыннан бихисап торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, татар гимназиясе, Зәй елгасындагы сусаклагыч янында пляж зонасы, медицина үзәге, "Татнефть" ААҖ спорт комплексы, Диния нәзарәте үзәге, Түбән Мактамада мәчет, Тихоновкада мәктәп төзелә, шәһәрнең кайбер урамнары төзекләндерелә. Нефтьчеләр өчен Түбән Мактамада, Тихоновкада, Урсалыда, Агропоселокта, Иске Суркинда, Миңлебайда хуҗалык ысулы белән торак төзелешенә кертелгән хезмәт шулай ук зурдан.

Марс Җәләтов гаилә башлыгы буларак та үрнәк. Алар тормыш иптәше Расиха ханым белән лаеклы ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр. Уллары Марат үзен шулай ук нефть эшенә багышлый, башта "Әлмәтнефть" идарәсендә эшләде, аннан ЦБПО ЭПУга ("УК "Система-Сервис" ҖЧҖ) җитәкчелек итте, бүген "Баулынефть" начальнигы вазифасында уңышлы гына хезмәт куя. Кызлары Илсөяр дә "Әлмәтнефть" идарәсенең кадрлар хезмәтендә эшли.

Гаҗәеп кеше, профессионал, перспективалы җитәкченең ике дистә ел дәвамында алдынгы идарә начальнигы булып эшләгән чорын бер язмада гына бәян итеп бетерү мөмкин түгел. Ә менә аерым алган кешенең өлешен бәяләү өчен саннарны китерергә була. Идарә начальнигы Марс Җәләтов эшчәнлеге чорында идарә коллективы тарафыннан 106 миллион тонна нефть чыгарылган. Быел идарә хезмәткәрләре билгеләп үтәргә әзерләнгән 600 миллион тонна нефтьтә бу зур өлеш.

Анатолий БОЧКАРЕВ

"Әлмәтнефть" нефть-газ чыгару идарәсенең ветераннар советы рәисе

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: