Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Бер мәхәббәт тарихы

Шушы көннәрдә Салаховлар иңгә-иң куеп бергә гомер итүләренә 50 ел тулуны билгелиләр.

Әсгать Салахов газета укучыларыбызга яхшы таныш. Аны "Әлмәт таңнары"на нигез салучы, татар журналистикасын үстерүгә зур өлеш кертүче, әдәбиятка тирән эчтәлекле әсәрләр бүләк итүче, милли җанлы, милләтпәрвәр шәхес, җәмәгать эшлеклесе буларак беләләр. Ә аның гомер юлдашы Бәдерләмган апа нефть тармагында, атап әйткәндә УТНС идарәсендә 26 ел төзү материаллары белән тәэмин итү бүлегендә инженер, шул исәптән 18 ел бүлек начальнигы булып эшләгән бердәнбер хатын-кыз буларак тарихка кереп калган. Аның турында әле дә идарәдә легенда йөри. Боларның һәммәсе хакында да бүгенге язмамда тәфсилләп сөйләрмен. Салаховлар гаиләсе белән әлеге очрашуымның сәбәбе исә - алтын юбилей.
Элеккеге чор яшьләренә күркәм сыйфат хас булган: алар намус белән эшли дә белгән, тәртип-итагать саклап, рәхәтләнеп ял да иткән. Эх, кайтарасы иде шул елларның рухи кыйм- мәтләрен, әдәп-әхлакларын! Юкка гынамыни өлкән яшьтәгеләр гаилә нигезләрен хөрмәт-ихтирамга корган, матур гомер юлы узган, дистә еллар дәвамында шатлыклы мизгел- ләрне дә бүлешкән, авырлыкларны да сабыр гына үткәрә белгән. Сокланмыйча мөмкин түгел сезгә, ак яулыклы әбиләребез, тү-бәтәйле бабайларыбыз! Татар җирендә татар рухы яшәвеннән туктамаса, безнең чор яшьләре дә сезнең үрнәктә яшәргә омтылыр. Бары тик сездәге асыл сыйфатларны үзебездә булдырырга гына өлгерергә кирәк. Мин исә Салаховлар гаиләсе белән аралашу барышында аларга гына хас үзенчәлекле холык-фигыльләрне күңел сандыгы- ма салып утырдым...
Яшьлек матурлыгы
Әсгать абый белән Бәдерләмган апаның мәхәббәт тарихы танышканчы ук башлана. Ничек дисезме? Бик кызыклы һәм матур тарих ул, әйдәгез, вакыт тәгәрмәчен 1961 елның көзенә кайтарыйк.
Яшь егетнең Актүбәдә "Татбурнефть" тресты 2 нче бораулау конторасында бораулаучы ярдәмчесе булып эшләп йөргән чагы. Бистәдә яңа гына ачылган ипи заводына Казан кондитерлар училищесын тәмамлап, хезмәткә кайткан бер төркем кызлар арасыннан чибәрлеге, буй-сыны белән аерылып торган Бәдерләмган исемлесен егет бер күрүдә ошата һәм яшерен сөю хисләрендә яна башлый. Шулай бервакыт яшьләр татар мәдәни чарасында күзгә-күз очраша, егет ахырдан кызларны тулай торакка кадәр озатып куя. Кыюлыгы белән Бәдерләмганның хәтеренә кереп урнаша Әсгать һәм ул гына да түгел... Бу кичтә зәңгәрсу төстәге чалбардан күргән егет аның тынычлыгын җуя - Бәдерләмган апаның бу чалбарны тагын кайдадыр күргәне бар, ләкин кайда? Менә башлана бит йокысыз төннәр! Ниһаять, хәтер яңара: вакыт тәгәрмәче 1957 елга ук барып тоташа - ул бит аны төшендә күргән! Гади төштә түгел, ә язмышны билгели торганында. Әти-әнисе кунакка киткән көнне Бәдерләмган дус кызы Татьяна белән күрәзәлек итә (Татьяна - керәшен кызы, мондый эшләрнең бөтен нечкәлек-ләрен белә). Кызлар коедан ике чиләк мөлдерәмә су алып кереп, аларны йозак белән бәйләп куялар да, йокларга яталар. Кем нинди төш күрә, кияүләре шул булачак, янәсе.
Бу төндә Бәдерләмган әниләренең ишегалдында бер егетнең йөргәнен күрә, әмма аның йөзен хәтерләми, бары тик егетнең зәңгәрсу чалбары гына күз алдында тора. Иптәш кызы белән алар зәңгәрсу чалбарлы кешене озак эзлиләр, таба гына алмыйлар. Моның өчен еллар үтүе кирәк булганлыгын Бәдерләмган апа Әсгать абыйны очраткач кына аңлый. Менә ничек бит ул язмыш дигәнең! Аны алдап та, ашыктырып та, аңардан качып та булмый. Язылган икән - үз вакыты җиткәч гамәлгә аша да куя. Салаховлар тарихында "язмыш эше" дип әйтерлек вакыйгалар моның белән генә тәмамланмый. Шуларның тагын берсе яшьләр Әлмәткә кайтырга чыккач була. Заводта төнге сменада эшләгән кызлар Әсгатькә ияреп, Әлмәткә юл ала. Карабаш чатына кайтып төшкән 2 кыз һәм 1 егет янына самосвал машинасы килеп туктый, ләкин монда урын бер генә кешелек булып чыга. Әлбәттә, Әсгать джентльмен буларак кызларны калдырып, үзе утырып китә алмый. Димәк, урын бүлешү кызларга кала. Бәдерләмганның дусты Җиләк өлкәнрәк булганга күрә, хөрмәт һәм итагать саклап, Бәдерләмган урынны аңа тәкъдим итә (мәсьәлә минем карашка дөрес чишелеш тапкан). Күп тә үтми горизонтта тагын бер самосвал машинасы күренә, монысында урын - ике кешелек. Әлмәткә кайтып җиткәч, Әсгать кызны гел күз уңыннан җибәрми, ничек итсә итә, өенә кадәр озата, җаен туры китереп, аның әти-әниләре белән дә таныша, кичтән үзе белән икетуганының туена да алып бара һәм күңеленнән генә уйлап куя: бу чибәр кызга өйләнергә кирәк! Күпсанлы очрашулардан соң ясалган әлеге тәкъдимне Бәдерләмган 2 сәгать вакыт эчендә Әсгатьнең 12 битле дәфтәргә (!) язган мәхәббәт хатын укыгач та кабул итә һәм 1962 елның 6 гыйнварында егет кызның төнге сменадан эштән кайтуын сагалап тора да, өздереп әйтә: әйдә язылышабыз!
Гомер агышлары
Гөрләп туйлар уза. Яшь гаилә үз тормыш учагын кабыза. Озак та үтми фатирлы да булалар, бәхет өстәп, беренче бала туа. Төбәкләргә бүлү чоры башланып, районнар таркалгач, алар Азнакайдагы фатирларын уңышлы алыштырып, Әлмәткә кайтып төпләнәләр. Биредә ул чор кешеләренә хас булганча, гаиләдә эш, уку, бала тәрбияләү - барысы да үрелеп бара. Әсгать абый "Татнефтестрой"га бүлек инженеры булып эшкә урнаша. Соңрак аны Владимир Ларин "Знамя труда" редакциясенә чакырып ала, гәрчә комбинат начальнигы урынбасары Әкрам Гарифуллин үз эшенең нечкәлекләрен белгән яхшы хезмәткәрне эштән җибәрергә теләмәсә дә һәм югары хезмәт урыны вәгъдә итсә дә. Шулай итеп өметле журналист сәнәгать бүлеген җитәкли башлый. Бу чорда инде гаиләдә ике бала тәрбияләнә, шуңа да ир-егет буларак аларны матди яктан тәэмин итүгә җиң сызганып алына Әсгать. Үткен каләмле журналист җирле басмаларга гына түгел, республика газеталарына да мәкаләләрен юллый. Татарча да, русча да камил язганын күреп, редакторлар үзләре мәкалә сорап, Әсгать Салаховка мөрәҗәгать итә. Еллар арты еллар уза, Әсгать абый "Әлмәт таңнары" газетасына баш мөхәррир итеп билгеләнә. Басманы гамәлгә кую, яшәтү, аңа милли кыйбла бирү еллары башлана... Алга китеп шунысын билгелик, югары һөнәри осталыгы һәм намуслы хезмәте өчен ул Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты булып таныла.
Бәдерләмган апа исә башта 30 нчы балалар бакчасында пешекче булып эшли, шул рәвешле икенче балага биредән урын бирелә. Соңрак гаилә башлыгы университетта укуын тәмамлагач, ул сәүдә техникумының кичке бүлегендә 4 ел белем эсти һәм УТНСта (элеккечә "Таттехснаб" трестының Әлмәт тәэминат конторасы) хезмәт юлын дәвам итә. Бик тырышып, намус белән, бар күңелен биреп эшли Бәдерләмган апа, таләпчән, төгәл булуы белән хөрмәт казана. Аны хезмәттәшләре яратып, якын итеп, Штирлиц дип йөртә. Начар исем түгел лә! Диспетчер, бухгалтер, инженер, өлкән инженер, бүлек начальнигы - Бәдерләмган Салахованың хезмәт баскычы әнә шундый. Максатчанлыгы, эшне оештыра белү сәләте булганга әлеге үрләрне яулый алган ич ул. "Татнефть" ААҖнең Мактаулы нефтьчесе дә әле үзе.
Син - минем терәгем, мин - синең йөрәгең...
Әсгать абый белән Бәдерләмган апаның хезмәт юлларын күзаллап, кыска гына итеп алар хакында тырышлык, фидакарьлек һәм җаваплылык өлгеләре дияр идем. Әлеге сыйфатларга ия булган гаиләгә уй-хыялларын тормышка ашыру да җиңел бирелә. Табигатьне сөйгәнгә һәм җир эшеннән үзләренә көч-илһам, энергия алганга алар биш бакча тота, һәрберсендә мунча төзи. Балалар да кечкенәдән үк әти-әниләре үрнәгендә тәрбияләнә. Икесе дә югары белем алуны максат итеп куя. Олы уллары Артур Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. Азат исә өч югары белем алуга ирешә: Әлмәт дәүләт нефть институтында, Казан финанс-икътисад институтында, Мәскәү халык академиясендә укый. Хезмәт юлларын да матур уза ир-егетләр. Тормыш баскычларыннан югарыга үрләү теләк-омтылышы буыннан-буынга оныкларга да күчкән. Алар белән Салаховлар чиксез горурлана.
Бәхет мизгелләрдән җыела, диләр. Салаховларның андый вакыйгалары, саный китсәң, байтак. Тормышта үзеңә тиң ярны очрату үзе бәхет. Балалар үстерү, аларның әти-әни дип өзелеп торулары, оныкларның "әбием-бабаем" дип муенга сарылулары, хезмәтеңнән тәм табып эшләү, хөрмәт казанып, лаеклы ялга чыгу - олы бәхет. Бер-береңә булган сөю-сәгадәтне, җылы мөнәсәбәтне, гаилә бөтенлеген саклап, үзара килешеп, тату яши белү - бәхетнең нигезедер.
... Ходайдан бирелгән түгәрәк бәхетем
- Матур яшәдек без. Тормыш иптәшеннән уңдым, дөнья көтәрлек кеше булганлыгын күреп, ышанып бардым бит мин аңа. Өебезнең хуҗасы гаилә өчен дип кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Йортта ир-ат җитәкче булырга тиеш. Әлеге вазифаны ул җиренә җиткереп башкарды. Мине яратып, назлап "Хатын" дип эндәште - шул сүзне ишетү йөрәккә сары май булып ята. Бер-беребезне аңлап, ярдәм итешеп, хөрмәт итеп гомер кичердек. Ир хакын хаклап яшәдем, - ди Бәдерләмган апа. Сүзгә Әсгать абый кушыла:
- Хакыйкать бит чагыштыруда чагылыш таба. Башкаларга карыйм да, мин бәхетле икән дип уйлап куям. Бәдерләмган минем өчен идеаль тормыш иптәше: үзе уңган, ул пешермәгән ризык юк, өйдә һәрвакыт чисталык саклана, балалар тәрбияле. Бәхетле без!
Бәдерләмган апа сүз ала:
- Бервакыт (бу Актүбәдә эшләп йөргән вакыт) дустым миңа: "Сиңа бәхет килә, тик ычкындырма", - диде. Минем аптырап: "Нинди бәхет соң ул?" - дигән соравыма: "Син аны беләсең", - дип кенә җаваплаган иде. Әсгать белән ул минем турыда сөйләшкән булган икән, ә мин әле аны белми дә идем. Шуннан соң озак та үтмәде, бәхет - булачак тормыш иптәшем "күңелем ишеген шакыды".
Җир йөзендә Адәм белән Һава яратылганнан соң ничәмә-ничә мәхәббәт тарихы тудырылган. Аларның һәммәсе дә кабатланмас. Салаховларның мәхәббәт тарихлары исә никадәр матурлыкны, сөю-сәгадәтне, бер-берсенә булган хөрмәтне чагылдыра! Һәм ул әле дә дәвам итә. Салаховлар үз язмышларының язылу тарихыннан канәгать.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250