Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Бәхет ничек коелды

Гомер юлларында язмыш камчыларын шактый татуларына да карамастан, әче язмышка буйсынмыйча үзләренең бәхетләрен үзләре коя алучы, тапкан бәхетләренең һәр тамчысының кадерен белеп яшәүче, гомернең һәр мизгеленә куанып, сокландыргыч биографияле кешеләр, гаиләләр һичшиксез аерым игътибарга, олуг ихтирамга лаек.

Бүгенге язмабыз геройлары да әнә шундыйлардан. Флера һәм Вильсур Кадыйровларның бер тату гаилә булып яшәүләренә кырык ел, ә гаилә хуҗасының үзенә җитмеш яшь тулган.
Кырык беренче ел балалары
Җитмеш ел узып китсә дә
Төзәлми шул күңел яралары,
Оныта алмый ул чорларны
Кырык беренче ел балалары.
Кадыйров Вильсур Габделкәрим улы да һич кенә дә хәтереннән алып ташлый алмый ул чорны. 1941 елның 20 июлендә дөньяга килгән Вильсурга рәхәт балачак күрергә насыйп булмый. Моңарчы фин һәм башка сугышларда чыныгу алган әтисе Габдел- кәримне фронтка Гитлер илгә басып кергән беренче көн- нәрдә үк алып китәләр. 30 яшьлек ирен Әвзәлбану апа Вильсурны табарга да өлгермәгән килеш озатып кала. Аның үзенә бу вакытта бары 23 яшь була.
Габделкәрим абый немецларга каршы юлбарыстай батыр көрәшә, үзен куркусыз итеп таныта. Сугыштан ул 1943 елны бер кулын өздереп, аксак аякта, 17 пуля ярасы белән әйләнеп кайта. Инвалид булуына карамастан, Бигәштәге - туган авылындагы батыр хезмәте белән Җи- ңүне якынайтуда зур өлеш кертә. Ул бригадир, кичәге фронт солдаты буларак авыл- дашларын фидакарь хезмәткә өнди. Тик сугышта алган яралар үзенекен итә. Габделкәрим абый шушы елны ук вафат була. Аны җирләп озак та үтми, Вильсурның сеңлесе - Гөлҗиһан да дөньяга үз авазын сала. Берсеннән-берсе кече булган ике сабые белән тол калган Әвзәлбану апага да, ятим калган балаларга да бик-бик авыр була ул елларны. Әни кеше читкә акча эшләргә киткән елларны Вильсурга Болгар авылында Әвзәлбану апаның абыйларында да яшәргә туры килә.
1953 елда аларның гаиләләре җир алып Әлмәттә төпләнәләр. 15 яшьтә инде ул Әлмәттә ДОК дигән оешмада столяр ярдәмчесе булып хез- мәт итә башлый. Шул ук вакытта кичке мәктәптә укып урта белем дә ала.
Иң зур табыш
Вильсур Габделкәримович аннары хезмәт юлын йөк автомобильләрен туплаган АТХда дәвам итә. Монда эшләү еллары шунысы белән дә истә кала: шушы чорда ул гомерлек гомер юлдашы, тормыш иптәше Флерасын очрата. Дөресрәге таба. Һәм үзенең калган гомере буе аны үзенең иң зур табышы дип атап килә. Аларны Вильсурның туган тиешле Тәлгать абыйлары таныштыра. Ул Флера белән УТТ-1 оешмасында бергә эшли һәм аны беренче күргән көннән күзли. "Үзе уңган, булган, җитез, акыллы, җырлары да гашыйк итәрлек. Мондый кыз нәселебезгә килен булып төшсә бик шәп булыр иде,"- дип фикер йөртә Тәлгать абый һәм җай табып яшьләрне таныштыра, кавыштыра. 1970 елның 26 декабрендә Сарман районы Яшьләр авылында гөрләтеп никах уздыралар. Шушы ук елның 31 декабрендә Әлмәттә кызыл туй үтә.
Стахановчылар нәселеннән
Бүгенге язмабызның икенче герое Флера Кашафетдин кызы Кадыйрова, ул вакытта әле Фәрхетдинова, 1944 ел-ның 2 июнендә, Сарман рай- оны Яшьләр авылында уникенче һәм төпчек бала булып дөньяга килә. Сәбхиямал Кашафетдин һәм Фәрхетди- новлар гаиләсе төбәккә киң билгеле нәсел була. Аларның зыялыклары, тырышлыклары турындагы дан ерак-ерак- ларга таралган. Төзек каралты-куралар, ишле мал, бөтен тормыш, мондый яшәеш бе- лән һәркем мактана алмый. Сугыш Фәрхетдиновлар гаи- ләсен дә читләтеп узмый. 1941 елның июнендә үк фронтка алынган Кашафетдин сугышны чын геройларча кичеп, батырлыклар күрсәтеп, өйгә 1943 елны каты яраланып, әмма күкрәген ор- ден-медальләргә тутырып кайтып керә. Ә Сәбхиямал бу елларда, моңарчы да эшкә үҗәт булган хатын, инде легендар тыл батырына әверелгән була. Сугыш елларыннан соң аңа "Стахановчы Сәбхиямал" исемен бик озак йөртергә туры килә. Картаймыш көнен-дә Сәбхиямал әби бәетләр, хикәятләр яза, башкаларныкын яттан белә, догаларны аннан оста белүче булмый.
Флерасы да зирәклеге, уңганлыгы белән тирә-юньне сокландыра. Авыллары Яшь-ләрдә мәктәп булмаганлык- тан, белемне ул күрше Бохарай авылында ала, аннары Әлмәт каласында дәвам итә. Бик яхшы билгеләренә генә кооперация техникумын тә- мамлый. Башта үз белгечлеге буенча эшчәнлеген башлый, аннары тизрәк фатир алу теләге аны УТТ-1 оешмасына китерә. Һәм Флера Кашафетдиновна бөтен тормыш био- графиясен әлеге предприятиегә, токарь һөнәренә ба- гышлый.
Алма агачыннан ерак тәгәрәми
Вильсур Кадыйров соңрак «Радиоприбор» заводында да эшли, аннары механизация идарәсе дигән оешмада хез- мәт куя. Флерасына булган мәхәббәте шул кадәр көчле булгангадырмы, ул 51 яшендә хәләл җефете белән эштә дә янәшә булыр өченме, абруйлы УТТ-1 оешмасына ур- наша. Биредә алар икәүләп пенсиягә чыкканчы хезмәт итәләр, икесенә дә «Хезмәт ветераны» һәм башка шундый зур исемнәр һәм зур бүләкләр бирелә. Флера апага - бу идарәнең иң алдынгы хезмәткәренә, башта фатир ачкычы тапшыралар, аннары Мактамада йорт та салып бирәләр. Йортны төзеп тапшыргач, хәтта фатирны да кире алмыйлар, "Балаларыгыз үсеп җит- кән, алар рәхәтен күрсен,"- дип аның кулын кыса, ул вакыттагы идарә башлыгы Сәлим Бәйрәмбаев. Балалар дигәннән, Флера һәм Вильсур белән Кадыйровлар гаиләсендә бер-бер артлы дөньяга килеп, бер малай һәм бер кыз үсә. Уллары Марат бүген нефтьчеләрдә механик булып эшли. Югары белемле. Альбина белән ике ул үсте- рәләр. Артур - унынчы класста, шактый уңышларга иреш- кән спортчы. Марсель -14 яшьтә, чын мәгънәсендә һә-вәскәр умартачы. Үз бизне- сын булдыру аның өчен хыял гына түгел, шуны бүген тормышка ашырып йөргән көн- нәре.
Вильсур абый белән Флера апаның кызы Ильмира да сокландыргыч тормыш юлыннан атлаучы ханым. Мәктәп- не бик яхшы тәмамлап, параллель музыка мәктәбендә дә укып, медицина училищесын бетереп, башта шәфкать туташы булып эшли. Институт тә- мамлап экономист белгечлеге ала, бүген ул бухгалтериядә бик олы һәм җаваплы вазифа алып бара. Иптәше Руслан белән бер малай, бер кыз үстерәләр. Рафаэль быел беренче класска керде. Ә кеч- кенә Айсылу балалар бакча- сына йөри.
Вильсур абый белән Флера апа лаеклы ялда булсалар да, бер дә тик торганнары юк. "Булсын,"- дип яшәүчеләр алар. Үз ларекларын да ачып алалар, ишле мал-туар асрап та табыш алалар, кош-корт тоталар, менә инде оныклары белән бергәләп умартачы да булмакчылар. Чып-чын бизнес кешеләреннән бер дә ким түгел үзләре! Шуңа да гомер еллары, көннәре тиз, кызыклы уза, дөньялары көлеп тора, тормышлары җитеш. Иң куандырганы мөгаен шулдыр: балалар гына түгел, оныклар да алмагачтан ерак тәгәрә-мәгән , әби-бабалары шикел- ле булганнар, уңганнар, тормышның хезмәт белән ямьле, хезмәт белән тәмле икәнен Флера апа белән Вильсур абый үрнәгендә күрәләр, беләләр.
Г. Кәримова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X