Авылдашларым дип яшәүче киң күңелле сәүдәгәр
Сабантуй мәйданы. Халык гөр килеп бәйрәм итә, күңел ача. Берәүләр бүләк өләшә, икенчеләр шатланып-куанып бүләк ала. Гадәттә, шәһәрдән кунакка сагынып кайткан эшмәкәрләр шулай эшли.
«Хөрмәтле авылдашлар! Мине тормыш итәргә өйрәткән, эшкә төшендергән абыйлар, апалар биредә утыра. Сезгә булган олы рәхмәтемне шушы бүләкләр аша кабул итсәгез иде» - ничә ел рәттән Әнвәр абый Миңлебаев шулай авылдашларын сөендерә. Ул авылда яши, авыл халкын бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итеп торган кибет хуҗасы. Әле ярый Әнвәр кибете бар дип шөкер итеп яши Кичүчат халкы. Аларны нишләптер «байлар» да димиләр, аларга көнләшеп тә карамыйлар. Чөнки авыл халкы Әнвәр Миңлебаевның ничек, нинди авырлыклар аша әлеге хезмәткә килгәнен белә. Алар турында «кибет тоталар», «сату итәләр», «кибетчеләр» дип әйтеп тә булмый, әйтәсе дә килми. Әлеге сүзләрдә аларга хас җылылык, кешегә булган хөрмәт, якынлык юк кебек. Бу сүзләр Әнвәр абый һәм Зөлфирә апа эшли торган гамәлләрне тулысынча ачып бирми.
Әйе, бүген авылда кечкенә генә кибетләре, базарда үз сату нокталары бар. Ә бит бу көнгә килеп җиткәнче ни генә күрми алар. «...ниләр күрми ир-егеткәй белән ат башы», дип җырлаганнар элек. Кем соң ул Әнвәр Миңлебаев? Сүзне аның үзенә бирик әле.
- Әтисез үстек без. Әни берүзе генә. Нинди авырлыклар белән эшләгәннәрен искә төшерәм. Әни дуңгыз фермасында эшли. Ул вакытта инде бөтенесе фермада. Без инде, бала-чага булсак та, булышырга барабыз. Андагы эшне сүз белән генә аңлатып булмый. Хәзерге яшьләргә сөйләсәң, ышанмыйлар да. Зур чаннарда иртән апара пешерәләр дә шуны дуңгызларга ташыйлар. Тездән пычрак. Резин итекләрен саздан тартып ала алмыйлар. Без дә шунда буталабыз, булышабыз. Шуларның бөтенесен күрдек. Авырлыкта үстек. Әнигә дә җиңел түгел иде. Миндә шул вакытта ничек булса да әтиле малайлар, әтиле гаиләләр белән тигезләшергә дигән теләк туды. Эчтәге төер иде ул (Әнвәр абый яшьләренә буылып, туктап-туктап кала - Р.Ш.) Бөтенесен күрдек, - дип искә ала ул.
Авылда яшәгән кеше белә. Ул вакытта иртән торасың. Салкын. Мичне ягып, әле өй җылынганчы вакыт үтә. Әтиләре булмагач, утын әзерләү, печән чабу да алар җилкәсенә төшә.
- Әниләргә рәхмәт. Хәлләре җитмәсә дә, яшәргә кирәк дип, сыерлар, сарыклар тоттылар. Ул авырлыкларның башы безгә дә төшә бит. Суга бара идек. Анысы да бит әле бер километр. Газизҗан абзыйлар турыннан ук алып кайтасы. Без, бала-чага, көянтә белән йөрибез. Юл да юк. Коймага тотына-тотына барабыз. Чөнки тракторлар йөреп урамны чокырайтып бетерәләр иде. Судан кайтып җиткәндә чайкала-чайкала чиләктәге суның яртысы гына кала. Малларга эчерергә кирәк. Сыерга бирәсең, ул бер генә чөмереп куя. Аннан тагын китәсең. Менә шул газапларны күргәч, ничек тә әнине кешечә яшәтергә дигән уй иде башта. Армиягә киткәнче дүртпочмаклы гына өй иде.
Яшьләрне җыясы килә бит киткәндә. Бик тырыштым, тагын ике почмак бураттык. Мич чыгарырга өлгерә алмадык. Бүрәнәне тишеп, кемнәндер алып «буржуйка» куеп торып, шулай озату кичәсе үткәрдек. Боларның барысы да йөрәккә языла, алга таба нишләргә дигән уй баштан чыкмый. (Ә яшьләр үзеннән-үзе тәгәри - Р.Ш.) Авырлыклар безгә сайлау мөмкинлеге бирде, үзенчәлекле аэродром булды – кай якка, ничек очарга: эчеп-тартып йөрергәме, әллә эшләргә, тырышырга, кеше булыргамы? – дип сөйли Әнвәр абый.
Армиядән соң ул КамАЗга китә. Ул вакытта Чаллының шаулаган-гөрләгән чагы. Әнвәр абый Мәскәүдә хезмәт итә. Хезмәт срогы тәмамланганда, аны Мәскәүдә калырга кыстыйлар. Авылдан бер частьта дүртәү хезмәт итә.
- Ул вакытта, әйтерсең, Чаллыда алтын сарайлар төзелә. Янәсе, бернинди Мәскәү Чаллы белән ярыша алмый. Бөтен җирдә тик аны сөйлиләр. Әниләр дә якын дип, Чаллыга китәргә уйладык. Барсак, поезд вагоннарыннан поселок ясап, бер урам тезгәннәр. Саз. Хәзер нишләргә? Ә эшкә алалар. Безнең канга сеңгән, иң беренче итеп торырга урын хәстәрләдек. Вагонда кунабыз. Өсне чишенү юк, җылытылмый. Гади плитәләр белән янгын чыгып, янучылар да булды. Берәр атна эшләп кайттык авылга, клубка чыктык. «Ооо, сез Чаллыда эшлисез», диләр. Без клубта әллә кем булып йөрибез дә, әниләр биргән ризыкларны алып тагын китәбез. Бер кайтудан соң, калган егетләр кире бармаска булды. Ә мин киттем. Зөлфирә апаңа өйләндем. Әкренләп яшәргә урын булды. Кечкенә генә «малосемейка». Аннан акрынлап зурайды. Чаллыны төзеп бетереп, төпләнеп калдык. Шулай яшәгән дә булыр идек, КамАЗ янды. Үзгәртеп кору дигән чор башланды. Китте буталыш, эш юк. Без әкренләп сатуга кереп киткән булдык. Зур сумкалар белән товарларны әнинең карават астына кайтарып куйган булабыз. Аннан аларны тагын алып чыгып, базарда сатабыз. Көннәр буе палаткаларда салкыннарда басып торабыз. Палатканы җыйган буласың, товарыңны тезәсең. Бии-бии көне буе салкыннарда торабыз. Ул авырлыкларны аңлатып бетереп тә булмый. Ә эшләргә кирәк, өйдә утырып тамак туймый. Соңрак ябулы сәүдә үзәгеннән урын алып, шунда күчтек. Авылда әйберләрне һаман әнинең карават астында тотып булмый бит. Үзебез һаман сатуны вакытлыча гына дибез, барысы да җайланыр да тагын Чаллыга китәрбез кебек иде. Шулай да товарларны сакларга гараж төзеп куйдык. Сату үз көчең белән башкарыла. Бер тиен дә читтән керми. Боларны үз башыннан үткән генә белә. Кешегә сөйләсәң, бөтенесен дөрес тә аңламаска мөмкиннәр. Шулкадәр авырлыклар белән тапкан акчаның да, тормышның да, кешенең дә кадерен беләсең. Эшләгәч, җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Кибет тотасың икән, аның тиешле товары да булсын дип тырышасың. Чисталыгы да кирәк. Товарларның күпмесе яраксыз да булып чыга әле. Аларын сатып алучыга сөйләп тормыйбыз бит, - дип башыннан узганнарын кичерә әңгәмәдәшем.
Әнвәр абый шактый авырлыклар күреп тә, тормышның ямен, яшәүнең тәмен, кешеләргә ышанычын югалтмаган. «Мин авырлык күрдем, башкалар
да шулар аша үтсен әле» дими, киресенчә, кулыннан килгән кадәр булышырга тырыша. Авыл халкы бик күп ярдәм күреп яши.
- Әйе, мин ярдәм итәргә тырышам. Ләкин ул минем артык байлыгымнан түгел бит. Товардан да табыш бик аз керә. Бәяне күтәрәсең икән, халык алмый. Бәяне мөмкин кадәр төшерергә тырышам. Сабантуенда мин унлап кешегә бүләк әзерлим. Ул бүләк бирү генә дә түгел, берәр авылдашымны башкаларга күрсәтәсем килә. Һәр Сабантуйга исемлек төзеп куям. Шул апалар, шул абыйлар безне – балаларны эшкә өйрәтте. Алар белән без ат җиктек, имән төпләдек. Әтиле балаларның әле кораллары үткен була. Ә безнең ишеләр үтмәс корал, үтмәс балта белән имән себеркесе әзерләде. Ул апалар да бит безнең белән бергә шул авырлыкларны күргән, үз җилкәләрендә күтәргән. Бер ял, бер рәхәт күрми эшләделәр.
- Каян һәр Сабантуй саен авылдашларны бүләкләргә дигән уй килде?
- Алар дөньяның авырлыгын күргән кешеләр. (Әнвәр абый яшьләрен тыеп тора алмый, аның тавышлары калтырап чыга, җаны елый - Р.Ш.) Аларны шатландырасым килә. Олы кешегә бит игътибар җитеп бетми. Аларның аздан да күңелләре була. Ул бүләк алар өчен әйтеп бетергесез зур нәрсәгә әйләнә.
- Исламда сәүдә итү саваплы, сөннәт гамәлләрдән санала. Чөнки әлеге кәсеп-һөнәр, кешене кызыктырып, гөнаһка этәрергә мөмкин. Шуңа да гадел сәүдә таләп ителә. Сатудан азмы-күпме табыш та керә. Аның гошерен чыгарырга кирәк. Кеше шулай җанына тынычлык ала кебек. Авыл кешесен зурлау сезнең җаныгызга нәрсә бирә?
- Сабан туенда гына түгел, ел саен 10-12 инвалидка бүләкләр әзерлибез. Кешегә биргәч, аны бит күңеле булырлык итеп эшләргә кирәк. Бер-ике кило әйбер салып, кешегә алып барып булмый. Кеше үзеннән көләләр дип кабул итүе дә бар. Шуңа да ул бүләкләр чын мәгънәсендә кешене шатландырырлык булсын дип тырышабыз. Әйе, безне беркем мәҗбүриләми. Алар бит минем авылдашларым, алар бит үзебезнең кешеләребез. Авыл, аның кешеләре минем өчен бик кадерле. Бар иде бит шундый вакытлар, авыл беткән иде. Бер кәгазь өчен дә авыл халкы Мәмәткә бара иде. Ә «Елховнефть» идарәсе, нефтьчеләр авылны күтәргәнгә мин шатланып бетә алмадым. Авылымның төзек, чиста, матур булуына горурланып бетә торган түгел бит. Менә ул рәхмәтне кемгә әйтергә! Минем уйлавымча, музейда да авылның үсеше, яңарышы, анда өлеш керткән шәхесләр турында материаллар булырга тиеш. Авылда колхоз, авыл Советы рәисләре булып эшләгән никадәрле затлы кешеләр бар иде. Бер уч борчак өчен төрмәгә алып китә торган заманнарда алар авыл кешеләрен саклап калдылар. Курамшин, Нугайбеков, Әхәт абый, Әнвәр абый кебек кешеләрне башкаларга да күрсәтергә иде.
- Кайчандыр әтиле гаиләләр дәрәҗәсенә ирешергә иде дигән теләгегез бүген чынга аштымы?
- Миңа калса, мин аны узып киттем бугай. Бакыйлыкка күчкән әни дә канәгать ятадыр дип уйлыйм.
- Әнвәр абый, сезне бу тормышта нәрсә куркыта. Бармы андый әйбер?
- Менә безнең авылны никадәр югары күтәрү мөмкинлеге бар иде, шул югарылыкка күтәрделәр. Мин аңа шатланып бетә алмыйм. Танышларга «Мин Кичүчаттан» дисәң, «Ооо, Кичүчат!» диләр иде. Әйтерсең, мин бер алтын авылда яшим. «Анда сезнең ял зонагыз, буагыз бар. Сездәге музей...», диләр. Мәчетләребездә азан яңгырап тора. Совхоз гөрләп эшли, күпме кешене эш белән тәэмин итә. Нефтьчеләр белән бердәм булып матур гына эшләгәндә, без яңадан үзебез генә калдык. Хәзер май заводы ябылды, ял зонасы хуҗасыз, караучысыз калды. Ул бит ябылган килеш кенә тормый, таралып, таркалып юкка чыга. Мин авыл яңадан ташландык хәлгә төшмәсме икән дип куркам. Без шушында туган, шушында үскән. Авылдашлар бәхетле булсын, шатлансын, туган нигезләреннән аерылмасыннар иде дип яшибез.
Авылым, авылдашларым дип яшәүче Әнвәрләр күбрәк булса, бер авыл да бетмәс!
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа