Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Авылны тырышлар яшәтә

Халыкара хатын-кызлар көне якынлашканда районыбызның иң тырыш, иң булдыклы, иң уңган гүзәл затларын барлау гадәткә кергән. Шөкер, Әлмәт андыйларга бай.

Җитәкче дә алар, гади хезмәткәрләр дә, күркәм аналар, хуҗабикәләр һәм башкалар. Елховой авыл җирлеге башлыгы Дания Хәйрисламова да боларның һәммәсен үзенә сыйдырган.

Елховой авылы - районыбызның зур торак пунктларының берсе. Шәһәрдән еракта урнашса да, тормыш-яшәеш шартлары каланыкыннан ким түгел. Үзгәрешләр һәркемнең күз алдында. Әнә, узган ел гына менә дигән Мәдәният йорты сафка бастырылды, саклык кассасы филиалы һәм башка объектлар ачылды, ремонтланды. Әгәр әйдәп йөрүче булмаса, уңышларга ирешеп булмас иде.

- Даниябез бик тырыш, безнең мәнфәгатьләрне кайгыртып йөгереп кенә йөри. Проблемаларыбыз юк, безне бернәрсә дә борчымый, су да, ут та бар, юллар тәртипкә китерелеп тора, - диде бу сүзләрне куәтләп авыл өлкәннәре Хәлил Шәйхетдинов һәм Әбелкасыйм Сибгатуллин.

Дания Хәйрисламовага авылда да, районда да ышаныч зурдан. Аның авыл җирлегенә 18 ел җитәкчелек итүе моны тагын бер кат раслый. Хезмәт кенәгәсендә нибары ике язу - 8 ел китапханә мөдире, 20 ел авыл Советындагы эш. Ике дистә елга якын авыл башлыгы булып кала алуның сере нәрсәдә дип кызыксынуга түбәндәге җавап яңгырады:

- Беренче тапкыр сайлаулар вакытында күпләр нык кайгыра. Минемчә, бу юкка, чөнки сине әле беркем дә яхшылап белми. Ә инде икенче, өченче һәм аннан соңгыларында халык сине белеп ышаныч күрсәтә. Соңгы сайлауда миңа 100 процент тавыш бирделәр. Бу минем хезмәтемә, аларның өметләрен ничек аклавыма гадел бәя. Мин эшемне, чыннан да, бик яратам. Бер көн икенчесенә ошамаган. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Башка авыллардан килүчеләр дә бар. Мин һәрвакыт Ходайдан да бөтен галәмгә изгелек эшләргә вакыт бир дип сорыйм. Шөкер, килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә авылдан чыккан кешеләр дә, депутатларыбыз да булыша. Кемгә генә барсам да, кире борганнары юк.

Ярдәм сораучылар күп булып тора, әлбәттә, тик һәркемгә дә өлеш чыкмый. Монда да талант кирәк. Дания ханымның уртак тел тапмаган, җылы әңгәмә куертмаган кешесе юктыр, мөгаен. Кирәк икән салпы якка салам да кыстырып ала, шул арада җор теле белән уен-көлкесен дә эшкә җигә, мәсьәләнең асылына, ярдәмнең нык кирәклегенә бик тиз төшендерә белә. Менә шуннан соң син баш тартып кара.

- Борчып та йөрмәс идек, безнең бюджет бөтенләй юк бит. Шул ук вакытта юлларны төзекләндерәсе килә, электр буенча да проблема бар, - ди Елховой авылы җирлеге башлыгы.

Күп кенә авылларда малларның баш саны кимегәндә, Елховой хуҗалыклары тырышып-тырышып терлек асрый. Дәүләт тарафыннан шәхси хуҗалыкларны үстерүдә каралган ташламалы кредитлардан да алар иң күп файдаланучы. Дания Хәйрисламова бу эштә дә рухландырып йөрүче булып чыкты. Ул: "Елховойлылар гомер-гомердән тырыш булды, хезмәтсөючәнлек буыннан-буынга күчә, бездә бер-берең белән ярышып эшләү, көн күрү кебек күркәм сыйфат бар", - диде авылдашлары белән горурланып. Хәйрисламовлар гаиләсе үзләре дә мал-туар тота, дүрт үгезләре, каз-үрдәкләре бар. Уңган хатын-кыз дими, тагын ни дияргә була. Ә менә уңышлы хатын-кыз булу өчен нәрсә кирәк икән?

- Үз өстеңдә даими эшләргә, сабыр һәм тыныч булырга, кешеләрне һәм җирне яратырга кирәк, - диде ул. - Мин туган авылымны, аның кешеләрен яратам, хөрмәт итәм. Җирлеккә үземнән соң килгән кешеләргә барлык шартлар тудырылган, чиста, рәхәтләнеп ял итәрлек авыл калсын өчен дә тырышам.

Бу сүзләрне авылының киләчәге турында уйлаучы, киләчәк язмышын кайгыртучы кеше генә әйтә ала. Мәкалә героебыз әнә шундыйлардан.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса