Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Ат иярләгән Әлмәт кызы Карина

Карина белән мин Сабантуйда таныштым. Таныштым дип, аның ат өстендә ясаган трюкларын күрдем дә таң калдым.

Әлмәт ипподромында быел беренче тапкыр күрсәтелгән "Дҗигитовка" дип аталучы чыгышларда Карина биш егет арасында берүзе иде һәм, әйтергә кирәк, алардан һич кенә дә калышмый тамашачыларның алкышларына күмелде. Шул вакытта ук әлеге татар кызы белән якыннан танышырга ниятләп куйган идем һәм нәтиҗә озак көттермәде.

- Карина, синең уңганлыкны бер мин генә түгел, әллә ничә йөз әлмәтле рәхәтләнеп күзәтте. Үзең турында сөйлә әле.

- Исемем Карина, фамилиям Таһирова. 20 яшьтә. Әлмәттә туып үстем, 13 нче мәктәпне тәмамладым, бүген Идел буе физик культура һәм туризм дәүләт академиясендә белем алам, 3 нче курска күчтем. Әтием - "Ремсервис" оешмасының алдынгы мастеры, әнием хужабикә. Тагын 12 яшьлек сеңлем бар, ул лицейда белем ала. Минем кебек аңа да ат җене кагылган.

- Ат җене димәктән, юртаклар белән мавыгуың кайчан башланды?

- 13 яшьтә. Мин, гомумән, мал җанлы бала булып үстем, этләр-песиләр минем дусларым иде. Шәһәребездә ат спорт мәктәбе ачылгач мәктәптән бөтен сыйныфыбыз белән экскурсиягә бардык. Андагы атларны күргәч тә гашыйк булдым. Икенче көнне үк әтием белән мәктәпкә язылырга килдек. Баксаң, мине монда танып калганнар икән. Шулай итеп 2007 елның апреленнән 2014 мартына чаклы әлеге мәктәпнең алдынгы укучысы, ат чабышларында республика һәм Идел буе округының чемпионы дәрәҗәсенә ирештем.

- Әти-әниләрең синең бу һөнәреңә ничек карый?

- Ничек дип... Башта вакытлы мавыгу, үтәр әле дип кабул иттеләр. Соңрак, өйгә кайтып керми башлагач ачуланган вакытлары да булды. Хәзер инде алар минем белән горурланалар да шикелле. Әлбәттә, әнием минем чыгышларымны карарга батырчылык итми озак йөрде. Һәрбер ана да мондый спорт төренең куркыныч икәнен аңлый торгандыр. Тора-бара ул да үзен җиңәргә өйрәнде. Мине аңлаганнары, теләсә нинди башлангычымда ярдәм күрсәткәннәре өчен аларга бик рәхмәтлемен.

- Әти-әниеңнән тыш синең чемпион титулыңа тагын кемнәр өлеш кертте?

- Башта Алсу Зәкәреевнада шөгыльләндем, ул мине атларны аңларга, алар белән бер ритмда булырга өйрәтте. Аннары Марина Евгеньевна һәм Николай Николаевич Князевларда конкур серләренә төшендем. Алардан соң тренерым атаклы Александр Иванович Блинов булды. 1980 елда Мәскәүдә узган XXII олимпиада уеннарында ул чыгыш ясаган ил командасы ат чабышларында алтын яулый. Бер ел Мәскәүдә эшләгән дәвердә дә аның кебек тәҗрибәле тренерга очраганым булмады әлегә.

- Мәскәүгә ничек барып эләктең?

- Минем алга таба үсәсем килде. Республика беренчелегеннән тыш Россия, Европакүләм ярышларга чыгу юлларын эзләдек. Без дигәнем Сабантуйда чыгыш ясаган команда тренеры Владислав Мартынычев һәм мин. Аның белән без 7 еллап дуслар, бергәләп ат спорт мәктәбендә шөгыльләндек. Хәзер инде безнең мөнәсәбәтләр дуслык чиген узып китте... Владислав белән башта "Сергиева Станица" клубында эшләдек, аннары "Импульс" клубына күчтек. Шунда "Джигитовка" белән шөгыльләнә башладык. Шул спорт төрен үз иткән егетләр мине үзләренең командасына озак кыстадылар. Курыктым башта. Аннары үземне сынап карыйсы иттем һәм ниятем барып чыкты. Әлеге спорт төрен Әлмәттә үстерү максаты белән туган шәһәребезгә кайттык.

- Сабантуйдагы чыгышлар шуның башлангычымы?

- Әйе дә, юк та. "Джигитовка"ны халыкка күрсәтүне район җитәкчесе Айрат Хәйруллинга тәкъдим иттек, ул хуплады. Ике атна эчендә Әлмәт мәктәбе атларында тренировкалар уздырдык һәм нәтиҗәсен үзегез беләсез. Дөрес, бераз кыенлыклар булды, биредәге атлар бу әйбергә ияләшмәгән бит. Ә тамашачының җылы кабул итүен исәпкә алып, "Джигитовка"ның төбәгебездә дан казаначагына ышанам. Ләкин аның өчен махсус клуб кирәк.

- Ат димәктән, җайдак ат белән бербөтен булганда гына уңышка ирешергә була, диләр...

- Башкача мөмкин дә түгел. Минем Әлмәттә Пристав кушаматлы яраткан алашам бар. Аның белән тулы хокуклы партнерлар булып күп тапкыр җиңүләр яуларга туры килде. Ул чирләсә төне буе яныннан кайтмый дәвалап чыга идем. Мәктәптән киткәндә дә йөрәгемнең бер өлеше аның белән калды. Мәскәүдә дә үзенчәлекле холыклы бия белән дуслаштык. Миннән кала беркемне дә янына китермәс булды. Спортта үсәм дигән кешегә атларга шул тиклем ияләшү ярамый шул...

Әңгәмәдәш Рәдифә

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса