Әлмәт таңнары

Асиянең асыл тормышы

Тормышта уңышны үзләренә тартып китерүче кешеләр була. Андыйларга кемнәрдер көнләшеп карый, ә берәүләр киресенчә якынаерга тырыша. Татарстанның атказанган артисты Асия Харисованы да менә шундый уңышлы кешеләр рәтенә кертеп була.

Уйчан, мәгънәле карашлы, әйтәсе һәр фикерен уйлап кына, келтерәтеп җиткерә, юморны үз итә... Якыннан белгән һәркем аның турында яратып "безнең Асия" дип сөйли.

Юраган юш килә

Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Асия Харисованың тормышы үзе бер спектакль ләбаса! Әнә ничек тәмле итеп сөйләде бит үзе турында. Хәер, аның үзе турында дигәне дә әлеге дә баягы театрга барып тоташа. Сәхнә Асия тормышында беренче генә түгел, ә иң мөһим роль уйный төсле.

Театр җене аңа әле бик бәләкәй вакытта ук кагыла. Авылларына (Актаныш районы Күҗәкә авылы - Ф.Х.) килгән бер генә спектакльне дә калдырмый ул. Әлмәт театры исә иң яратканнарыннан була. Луиза Солтанова, Дамирә Кузаева, Роза Салихова уйнаганнарын карап, кечкенә Асиянең театр дип исәрләнгән чаклары аз булмый. Буй җитмәс хыялы чынга ашар да, кайчан да булса ул да Әлмәт театры бинасында горур басып торыр, аны да меңләгән тамашачы алкышлар дигән уй әле ул вакытта башына да кереп карамый.

Әмма гомерендәге беренче уңыш кыйпылчыгы шул вакытта ук кабынып алгандыр, мөгаен. Алабуга мәдәни-агарту училищесында укыганда ук (башка уку йортларында укуны яшь Асия күз алдына да китерми) язмышы аның үзеннән-үзе хәл ителә. Әлмәт театры җитәкчелеге аны спектакльләрдә катнашырга чакыра. Һәм яшь студент көтмәгәндә Әлмәт артистлары белән Казанга гастрольләргә чыгып та китә. Камал театры сәхнәсендәге (бүгенге К. Тинчурин театры) беренче чирканчыгын да ап-ачык хәтерли ул. "Туфан Миңнуллинның "Бәйләнчек" спектаклендә администратор ролем бик күңелле һәм җиңел булуы белән ничек кенә истә калды әле!" - дип хәзер дә сөйли әнә. Шунда дуслары аңа: "Син бик бәхетле булырсың әле. Беренче профессиональ чыгышыңны да академия театрында ясадың", - дип әйткән булганнар. Бәхетле язмыш юрыйлар аңа һәм теләкләре кабул була.

Асия апа бүген үзен бик бәхетле хатын-кыз дип исәпли. Яраткан эшеңдә булуның, рәхәтләнеп сәхнәдә уйнауларның тәмен бары аның кебекләр генә беләдер!

- Без бик еш бәхет төшенчәсенең мәгънәсен эзлибез. Ләкин адәм затының бәхете кече яшьтән үк дөрес юл сайлавына бәйле дип исәплим. Нинди эшкә аеруча сәләтле икәнеңне аңлап, күңелеңә ятышлы һөнәр сайлап алу мөһим, - ди Асия апа тормыш тәгәрмәчен әйләндереп. - Мин артист булачагымны төгәл билгеләдем, шул максатка ирешәчәгемне дә белдем. Миңа хәзер артист профессиясеннән башкасы юк та кебек. Һөнәремне алыштырыргамы әллә, дип юри генә дә уйлап караганым булмады. Театр - минем өчен бердәнбер һәм гомерлек.

"Булганына шөкер итәм"

Гадәттә, отышлы кәртләрне уен башында ук чыгарып салмасалар да, язма әзерләвебезнең җитди сәбәбен әйтмичә дә булмый: Асия Харисова шушы җәйдә үзенең алтын чорына керде. Артта - берсен-берсе кабатламаган җанлы рольләр, гаилә мәшәкате белән әвәрәнә килгән кызыклы чаклар, бәби үстерүләр, алда... алда исә тагын да мавыктыргычрак рольләр, оныклар шатлыгы, тормыш ярың белән бер-береңне сүзсез дә аңлар чаклар көтә.

Асия апа сүз башында ук үзенең талымлы булмавы, тормышта бирелгән һәрбер әйберне тиеш дип кабул итеп, артыгын сорамый торган кеше булуын әйтеп куйган иде. Аның белән аралаша-аралаша моның хаклыгына инандым. Чыннан да, талымлы булмавы белән күп нәрсәләргә ирешкән бәхетле хатын-кыз ул. Әнә, кешеләр төрле-төрле булган кебек, артистлар да төрле була, дип мине театр тормышы, артистлар язмышы белән таныштыра башлады.

- Үземне героиня дип санамыйм. Кайбер артистлар спектакльләрдә төп рольне башкарырга омтыла, бирмәсәләр, чиргә сабышырга мөмкиннәр. Ә миңа андый бәргәләнү чире хас түгел. Артист өчен моны зур сыйфат дип саныйм. Бирелгәнне эшлә, артыгын сорама. Бары шул гына, - ди Асия апа елмаеп.

Кечкенә рольләрнең оста уйнаучысы

Менә шулай бер-бер артлы рольләр өйрәнеп гомер узганы сизелми дә кала. Әлмәт драмтеатрында Асия Харисова 30 ел сәхнәне үзенең холкы, үзгә образлары белән бизәп килде. Дистәләгән Рәхмәт хатларына, Мактау грамоталарына ирешкән артистның барлык образларын да санап тору кирәкмәс. Таҗи Гыйззәтнең "Кыю кызлар"ындагы Сафураны, Мостай Кәримнең "Кыз урлау"дагы Сабирә әбине, Илгиз Зәйнинең "Сагынуларга ни чара?"сындагы Рузияне искә төшерү дә Асия апаның сәләтен ачып салыр. Ә күләме ягыннан зур булган Ралиф Кинҗәбаевның "Гүргә керер сер иде" спектаклендәге Дилбәр образы аның иҗади мөмкинлеген билгели торган иң якты образ санала. Аны йөгәнли алу зур җиңү икәнен танырга кирәк.

Төп рольләрдә уйнаган герой һәм героинялар тамашачы күңелендә дә, артистның үзе өчен дә ныграк истә кала дисәләр дә, кечкенә рольләрне уйнау өчен дә зур осталык кирәк булуын һәр режиссер белә. Асия апа да нәкъ менә шундыйлардан, кечкенә рольләрне дә үстерә белүче ул. "Минем бәхетем кечкенә рольләрдә булды. Аларны бик яратып уйнадым", - ди Асия апа һәр ролен күз уңаеннан кичереп.

Бу пландагы артистларга сәхнәдә тәвәккәллек, елгырлык, җитезлек кирәк. Һәр сүзне, һәр хәрәкәтне җиренә җиткереп әйтә һәм эшли алу хас. Асия апа башкарган һәр кечкенә генә роль дә хәтергә кереп, сеңеп, тамашачылар күңелендә озакка кала.

Соңгы елларда артист репертуары татар хатын-кызларының милли характерларын чагылдырган образлар белән тулыланды. Кәрим Тинчуринның "Назлы кияү" спектаклендәге Гөлбану, Таҗи Гыйззәтнең "Кыю кызлар"ындагы Сафура образлары халыкчан һәм тормышчан, җанлы итеп тасвирланган. Аның кебек кечкенә генә детальне дә оста итеп уйнаучы сирәк. Асия апа шул осталыгы белән башка артислардан аерылып тора. Бу аны бер баскычка югары күтәрә торган сыйфат.

Режиссерларның алышынып торуын да артист кеше зур бәхеткә саный. Ә анда артистлыкны ачкан, сәләтен үстерүдә ярдәм иткән режиссерлар (Байрас Ибраһимов, мәсәлән) күп була. Хәтта рольләре булмаса да, ул алардан ни дә булса өйрәнеп калырга ашыга. Төрлелекне үз итә икән ул. "Кечкенәме ул, төпме - мин уйнаган һәрбер ролемне яратам", - ди танылган артист.

Реклама

Ирдән уңу - зур бәхет

Хатын-кыз шулай яратылгандыр инде, ул һәрвакыт ир куенына сыена, нинди генә үрләр яуласа да, барыбер ирен мактый, үстерә. Һәм безнең һәрберебез төгәл бер алтын кагыйдәне белә: хатын-кыз нинди генә үрләр яуласа да, янәшәсендә аны канатландырып торырдай яры булмаса, ул үрләрнең биеклеге күренми, уңышның тәме сизелми. Асия апа да бу кагыйдәне әле яшьлек елларында ук күңеленә язып куя. "Аллага шөкер, гаиләдә мин бик бәхетле, ирдән уңдым", - ди артист гаилә турында сүз чыккач һәм ире Назыйм Харисов белән танышып кавышуын да тормышындагы бер зур уңышы дип саный.

- Аның белән Алабугада училищеда укыганда таныштым. Ул армиядән кайткач, безнең режиссура төркеменә килеп кушылды, бергә укыдык. Гармунчы, биюче. Аның оста итеп биюенә гашыйк булганмындыр. Аннан бергә Әлмәткә эшкә киттек, - дип Асия апа бәхет касәсенең матур мизгелләре белән уртаклаша.

Бергә гастрольләрдә йөри торгач, бер өлкәдә эшләгә, бер-берсенә якынаюларын яшьләр сизми дә кала. Кавышырга тәкъдимне дә Назыйм бер гастрольдә ясый. Шунда аңа ризалык биреп Асия апа бик дөрес эшли. Янәшәсендә нәкъ менә аның кебек иҗатны аңлый белә торган, артист тормышының нечкәлекләрен белгән кеше кирәк иде бит!

Назыйм абый белән 17 ел бергә театрда эшлиләр. Аннан гаилә башлыгы нефтьчеләргә эшкә урнаша. Гаиләне бер театр акчасына гына туйдырып, балаларны укытып булмаячагын яхшы аңлый ул. Әмма әле дә ул сәнгатьне ташламаган, җырлый, бии.

Гомере буе игезәкләр алып кайтырга кызыгып, бу хыяллары тормышка ашмаса да, Асия апаларга ике акыллы бала үстерергә насыйп була. 1 яшь тә 5 көн аерма белән аларның ике уллары дөньяга килә. "Балаларым театр автобусында, Татарстан кунакханәләрендәге ясалма сәкеләрдә үстеләр инде", - дип шаяртса да, Асия апа аларның бәхете өчен һәрвакыт тырышып яшәгән. Уллары да Харисовларның үзләренә охшаган, гаилә җанлыклы булып үскәннәр. Олылары Нияз - эшмәкәр, гаиләсе белән Казанда яши. Нәркизләре исә мәдәният университетын тәмамлап, сәнгать дөньясына кереп киткән, гәрчә ата-аналары икесен дә, зинһар, артист булмагыз, дип үстерсәләр дә. Бүген "Әлмәтем" бию ансамблендә педагог-солист булып эшли. Инде 3 оныклары тәгәрәшеп үсеп килә.

Театр - яшәү көче

Асия апа үзенең бер әңгәмәсендә "Сәхнә ул - кешенең гомер юлын бик кечкенә генә тартмага җыеп, тиз арада күп итеп күрсәтү" дип әйткән булган. Асия апаның тормыш юлы турында да тулы бер сәхнә әсәре язып булыр иде. Әмма аның гомер юлын кечкенә генә тартмага җыеп бетереп булмастыр. Чөнки бәхетле мизгелләре, тамашачы, һичшиксез, карарга тиешле вакытлары күп булган.

Бәхетне дә ул үзенә тартып китерә белә икән.

- Кешеләрдән мин бары матур, яхшы сыйфатлар эзлим. Һәм табам! Тормыш әнә шул яхшы кешеләр аркасында сине бәхетле итә бит. Ә андыйларны янәшәңнән эзли белергә кирәк, - ди Асия апа бер мизгелдә барлык якыннарын күз алдына китереп.

Үзе дә ул аралашу өчен җайлы, рәхәт кеше. "Артист халкының эше өйгә дә кайта әле ул", - дип гаҗәпләндерде дә әле мине.

- Спектакльне уңышлы гына уйнап, өйгә кайтып киткәч тә, безнең эш көне бетми әле. Премьералардан соң безнең гаиләдә анализ башлана. Мин хәтта тамашачыларның алкышлавын кабат күз уңаеннан кичерәм. Өйдә хәзер сәнгать турында сөйләшү - үзгәртеп булмастай кагыйдә кебек , - ди ул.

Шуңа әңгәмә барышында кайбер фикерләрне спектакльдәге героинялар сүзе белән әйтеп бирүенә дә мин һич кенә дә гаҗәпләнмәдем. Асия апа үз эшенә бирелгәнлеге, җаваплылык хисенең югары булуы, фидакарьлеге белән аерылып тора шул. Бүген исә ул труппа мөдире вазифасын башкару бәхетенә дә ирешкән. "Театрга кирәклегемне тою мине бәхетле итә", - ди Асия апа. Кайвакытларда труппа мөдире эше рольләр уйнауга караганда да ныграк ошый икән аңа. Берүк шулай була күрсен дә. Аның кебекләргә эшсез тору, күләгәдә калу һич кенә дә килешми!

Филүзә Хәмидуллина

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: