Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Җан җылысы

Һәр авыл хал­кы­ның игъ­ти­бар үзә­ген­дә яшә­гән, хөр­мәт ит­кән кү­ре­нек­ле ке­ше­се бу­ла.

Без­нең Ел­хо­вой авы­лын­да алар күб­рәк тә. "Ак­кан су­лар­"ым­да мин сель­по­да хи­сап­чы бу­лып эш­лә­гән ел­лар­да сель­по рә­и­се Фа­тих аб­зый Га­ри­пов­ны якын­нан бе­лү­ем ту­рын­да ис­кә ал­ган идем. Бү­ген исә сү­зем аның хә­лә­ле Мин­не­гөл апа ту­рын­да.

Мин­не­гөл апа... Юк, ул га­ди авыл ха­ты­ны гы­на тү­гел, ә чын фә­реш­тә җан­лы ке­ше ул! Мин го­ме­рем буе аның ту­рын­да нәр­сә дә бул­са язар­га ом­ты­лып яшә­дем. Лә­кин, әй­бәт яза ал­мам дип, үзем­не җы­еп кил­дем.

Ә Фа­тих аб­зый... Аны мин дәһ­шәт­ле су­гыш елл­ла­ры­ның бер­се - кы­рык өч­тән үк бе­лә идем. Су­гыш­тан бер ая­гын га­рип­лә­теп кайт­кан­нан соң, ак­сап-тук­сап, без укы­ган баш­лан­гыч мәк­тәп­кә "Со­вет әдә­би­я­ты" (хә­зер "Ка­зан ут­ла­ры") жур­нал­ла­ры то­тып кер­де ул. Укы­ту­чы­лар ара­сын­да та­ра­ту өчен поч­та бү­ле­ген­нән би­реп җи­бәр­гән­нәр икән алар­ны - бу ту­ры­да мин әнә шул сель­по­да эш­лә­гән­дә бел­дем. Фа­тих аб­зый­га ул ва­кыт­та ун­ту­гыз гы­на яшь бул­ган.

Озак­ламй аны клуб мө­ди­ре итеп куй­ды­лар. Авыл нә­шат­лы­ла­рын - укы­ту­чы­лар­ны,яшь­ләр­не туп­лап, клуб сәх­нә­сен­дә кон­церт­лар, спек­такль­ләр ку­е­ла баш­ла­га­нын да ях­шы хә­тер­лим, чөн­ки без, авыл­ның олы­сы да, ке­че­се дә, клуб­та уз­ды­рыл­ган ча­ра­лар­дан бер­кай­чан да чит­тә кал­мый идек.

Бе­раз­дан Фа­тих аб­зый авы­лы­быз­да­гы ике ки­бет­нең бер­сен­дә са­ту­чы бу­лып эш­ли баш­ла­ды.

Аның су­гыш­тан яра алып, исән-имин әй­лә­неп кай­туы, ал­ты ба­ла­лы олы га­и­лә­нең бә­хе­тен­нән бул­ган­дыр. Тик ул чор­ның һәр ана­сы ке­бек уң­ган-бул­ган, ты­рыш әни­лә­ре За­ки­рә абыс­тай гы­на шу­шы бә­хет­не та­тып озак яши ал­ма­ды - ул кы­рык би­шен­че ел кы­шын­да су­ык ти­де­реп кы­рык бер яшен­дә ки­нәт ке­нә үлеп кит­те.

Нәкъ ме­нә шу­шы хәл­дән соң өй ту­лы эбер-че­бер ту­ган­на­ры­ның хә­лен аз­мы-күп­ме җи­ңе­ләй­тү те­лә­ге бе­лән өй­лә­нер­гә ка­рар кы­ла. Тик алар­га җан җы­лы­сын би­рә алыр­дай, үзе­нә исә го­мер­лек сө­ек­ле яр бу­лыр­дай кә­ләш та­ба­сы гы­на ка­ла. Авы­лы­быз зур. Һәм ан­да ул ел­лар­да ан­дый кыз­лар бул­мый кал­ма­ган­дыр. Тик бер оч­рак­лы­лык Фа­тих аб­зый­га бә­хет­не уни­ке чак­рым­да­гы Туй­мәт авы­лын­нан та­бып би­рә. Ра­йон үзә­ге Чир­ме­шән­нән кай­ту уңа­ен­да ул әле­ге авыл­да­гы ту­ган­на­ры­на хәл бе­лер­гә дип ке­рә һәм сүз ар­тын­нан сүз ки­теп, өй­лә­нер­гә уй­ла­ган егет­кә күр­ше­дә ге­нә яшә­гән га­җә­еп акыл­лы, ис­кит­кеч сөй­кем­ле, баш­ка күр­кәм сый­фат­ла­ры бе­лән дә баш­ка авыл кыз­ла­рын­нан күп­кә ае­ры­лып тор­ган Мин­не­гөл ат­лы кыз бар­лы­гын җит­ке­рә­ләр.

Оч­ра­шу-та­ны­шу озак­ка су­зыл­мый. Һәм, ни га­җәп, егет бе­лән кыз бер-бер­сен оша­та­лар һәм сүз-ни­ят­лә­рен­дә ур­так­лык та­ба­лар.

Әнә шу­лай Туй­мәт авы­лы­ның әле ре­во­лю­ци­я­гә чак­лы ук ста­рос­та­сы бу­лып тор­ган, кол­лек­тив­ла­шу ди­гән хә­тәр ыгы-зы­гы чо­рын­да авыл­да бе­рен­че бу­лып кол­хоз­га ке­рер­гә ри­за­лаш­кан Ша­кир һәм аның күн­дәм ха­ты­ны Сә­ми­га га­и­лә­сен­дә ту­ып-үс­кән күр­кәм хо­лык­лы, тый­нак һәм ягым­лы Мин­не­гөл, бар бул­ган бир­нә­сен төй­нәп, Ел­хо­вой­га ки­леп тө­шә.

Ә би­ре­дә... Ыз­ба ту­лы ятим ба­ла­лар. Арык­лар, өс-баш­ла­ры сә­лә­мә. Сал­кын­нан кү­ше­геп уты­ра­лар, чөн­ки ул ел­лар­да март ай­ла­рын­да да ат­на­га су­зыл­ган кар бу­ран­на­ры ко­ты­ра тор­ган иде.

Мин­не­гөл баш­та мич­не ягып җи­бә­рә, су җы­лы­тып идән­не юып ала. Ан­на­ры бә­рәң­ге кы­рып, зур чу­ен кай­нар мич­кә ты­га. Үзе бе­лән алып кил­гән бо­дай онын туг­лап, та­ба­да кой­мак пе­ше­реп ала. Мон­дый зат­лы ри­зык­ны ин­де күп­тән күр­мә­гән ба­ла­лар өчен үзе­нә кү­рә бер бәй­рәм бу­ла аның ки­лен бу­лып төш­кән әле­ге кө­не.

- Габ­де­лә­хәт аб­зый су­гыш­та югал­гач, әти бе­лән әни­нең бер­дән­бер ба­ла­ла­ры бу­лып кал­ган идем, - дип сөй­ли Мин­нө­гел апа. - Кияү алар­га да бик оша­ды. Алар фа­ти­ха­сы бе­лән чык­тым Фа­тих­ка һәм тор­мы­шым, чо­ры­на кү­рә бик үк җи­ңел бул­ма­са да, һич ке­нә дә үке­нү­ле дип әй­тә ал­мыйм. Фа­тих тор­мыш­чан һәм кай­гыр­ту­чан, бул­дык­лы һәм ты­рыш иде. Ки­ңәш-уңаш ите­шеп, аң­ла­шып, бер-бе­ре­без­гә те­рәк бу­лып яшә­дек. Ә сең­ле­се Сә­гый­дә ми­нем ахи­рә­тем, эне­лә­ре Ис­мә­гыйль, Иб­ра­һим, Җә­мил һәм Мә­җит исә ту­ган­на­рым ке­бек бул­ды­лар, ми­не бик ярат­ты­лар. Чөн­ки мин үзем дә алар ту­рын­да да­и­ми кай­гыр­тып яшә­дем. Фа­тих аб­зый­ла­ры ма­лай­лар­га ка­ра­та кы­рыс­рак иде. Мин алар­га бер дә кул ти­дерт­мә­дем, "То­тын­ма, ти­мә!" - дип гел як­лап то­ра идем.

Алар­ның тор­мыш баш­лап җи­бәр­гән ел­ла­ры - су­гыш­тан соң ко­тыр­ган ач­лык, хә­ер­че­лек бе­лән ис­тә сак­ла­на без­нең бу­ын ке­ше­лә­ре хә­те­рен­дә. Мин­не­гөл апа да шу­лар­ны йө­рәк әр­не­ше бе­лән ис­кә ала:

- Ма­лай­лар­ның өс ки­ем­нә­рен юып, ямап ба­ру - ми­нем өчен иң төп эш иде. Ә ки­ем җи­теш­ми. Алар­ны яма­ган­да яным­да кө­теп уты­ра­лар. Бер көн­не Туй­мәт­кә ки­теп, ма­лай­лар­га Габ­де­лә­хәт аб­зый­дан кал­ган, әти­дән арт­кан бар бул­ган ки­ем­нәр­не алып кайт­тым: кем­гә күл­мәк, кем­гә чал­бар, кем­гә фу­фай­ка... әй, ма­лай­лар­ның шат­лан­ган­на­ры! Әти бе­лән әни без­нең иш­ле га­и­лә­гә гел яр­дәм итеп яшә­де­ләр - урын­на­ры оҗ­мах­та бул­сын! Әти ва­фат бул­гач, әни­не Ел­хо­вой­га алып кайт­тык. Ту­гыз ел без­дә яшә­де ул. Фа­тих аб­зы­ең бик хөр­мәт итә иде әни­не. Кая гы­на бар­ма­сын, аңа атап күч­тә­нәч алып кай­та, сө­ен­де­рә тор­ган иде әни­не...

Мин­не­гөл апа ха­ти­рә­ләр­гә би­рел­гән­дә мин дә ул га­и­лә­дә­ге хәл­ләр­не ис­кә алам, чөн­ки бер авыл ке­ше­лә­ре, бер ти­рә­дә әвә­рә ки­леп, ач­лык-ялан­гач­лык­ны да бер­гә ки­чер­дек ич. Ис­мә­гыйль аб­зый 1929 ел­гы иде. Мин­не­гөл апа­ның сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, ул ма­лай­лар ара­сын­да ае­рым бер йом­шак кү­ңел­ле бул­ган. Мин дә аның әй­бәт, ачык йөз­ле егет бу­лып үс­кә­нен хә­тер­лим.

- Мин бе­рен­че ба­лам Ми­нәх­мәт­не кү­тәр­гән ча­гым, - дип дә­вам итә Мин­не­гөл апа. - Азык-тө­лек­кә бик кыт­лык ва­кыт. Үзе­нә ти­гән аз-маз ри­зык­ны: "А­па, мә, аша әле, си­нең бә­бәй­гә сө­тең күб­рәк тө­шәр," - дип ми­не га­җәп­кә кал­ды­ра иде. Югый­сә үзе дә ач бит. Шун­дый кай­гыр­ту­чан, неч­кә кү­ңел­ле иде. Го­ме­ре ге­нә озын бул­ма­ды ба­ла­кай­ның...

Әйе шул, кыс­ка го­мер­ле бул­ды Ис­мә­гыйль­аб­зый. Ул авыр ел­лар­да баш кал­кыт­кан егет-җи­лән тор­мы­шын аз-маз көй­ләү ни­я­тен­нән чит­кә ки­тәр­гә ты­ры­ша иде. Ис­мә­гыль аб­зый да, унал­ты яшен ту­ты­рыр-ту­тыр­мас, Ке­ме­ро­во өл­кә­се­нең Осин­ни­ки шә­һә­ре­нә ки­теп бар­ды. Бер ел­дан ул ак күл­мәк, куе зәң­гәр­су шах­тер фор­ма­сын­да, хром итек­ләр ки­еп авыл­га кай­тып бер­ни­чә көн кун­ган бул­ды, кыз­лар җы­ел­ган ау­лак өй­ләр­гә йөр­де һәм ка­бат Осин­ни­ки­гә юнәл­де. Озак­ла­мый ан­нан, авыл хал­кын тет­рән­де­реп, фа­җи­га­ле хә­бәр кай­тып иреш­те: Ис­мә­гыйль аб­зый суүт­кәр­геч сал­ган­да тран­шея җи­ме­ре­леп, шул җир ас­тын­да ка­лып һә­лак бул­ган. Аңа ба­ры ун­җи­де яшь иде. Мин аны гел ма­тур ки­е­неп Осин­ни­ки­дән кайт­ка­нын ис­кә алам. Үзе дә шәп егет иде.

Сә­гый­дә апа­ның да го­ме­ре озын бул­ма­ды. Ул авы­лы­быз­ның су­гыш утын ки­чеп кайт­кан Хө­сә­ен аб­зый Гыйз­зә­тул­лин­га тор­мыш­ка чык­кан иде. Ты­ныч кы­на яшәп, дөнь­я­га өч ба­ла ки­тер­гәч, Сә­гый­дә апа да әни­се За­ки­рә абыс­тай яз­мы­шы­на юлык­ты - су­ык ти­де­реп, кыс­ка гы­на ва­кыт эчен­дә 36 яшь­тә ва­фат бул­ды. Хә­зер ин­де аның иге­зәк­лә­ре Ра­фик бе­лән Ра­фи­ка да дөнь­я­да юк. Олы кы­зы Җә­ми­лә исән-сау, шө­кер, алт­мыш яшь икән ин­де.

Сик­сән җи­де­сен ту­тыр­ган Мин­не­гөл апа, хо­дай бир­гән озын го­мер­гә шө­ке­ра­на кы­лып, та­бып үс­тер­гән биш ба­ла­сы­ның, ун оны­гы­ның, алар­дан да ту­ган та­гын си­гез бә­лә­кәч­нең сау-сә­ла­мәт яшәү­лә­ре­нә ку­а­нып яши би­рә. Ә ку­а­ныр­га җир­лек, шө­кер, юк тү­гел. Олы улы Ми­нәх­мәт Әл­мәт­тә төр­ле оеш­ма­лар­да фи­да­карь хез­мәт ку­еп, ла­ек­лы ял­га чык­ты. Икен­че улы Ни­аз да ял­да. Ул озак ел­лар нефть мәй­дан­на­рын­да эш­лә­де. Бү­ген Ни­аз һәм аның хә­лә­ле Нә­фи­сә төп йорт­та Мин­не­гөл апа­ның төп ышы­ны­чы, тәр­би­я­че­лә­ре бу­лып яши­ләр. Өчен­че улы Мин­за­һит бе­лән аның хә­ләл җе­фе­тен­дә дә өч ба­ла үсә, алар да га­дел хез­мәт ке­ше­лә­ре. Кы­зы Та­ли­я­нең дә үз бел­геч­ле­ге, үз шө­гы­ле, хез­мә­те.

Ә ме­нә ке­че улы Да­мир ба­ры­сын­нан да уз­дыр­ды бу­гай бе­ле­ме бе­лән дә, тор­мыш­та яу­ла­ган үр­лә­ре бе­лән дә. Мин­не­гөл апа мо­ңа нин­ди­дер эч­ке ка­нә­гать­лә­нү хи­се, го­рур­лык бе­лән яши. Иң ке­че улы - иң олы дә­рә­җә­ле ке­ше бу­лып үсеп ба­ра. Бү­ген ул Әл­мәт шә­һәр һәм ра­йон эч­ке эш­ләр ида­рә­се җи­тәк­че­се, пол­ков­ник. Зур аб­руй­лы - үз да­и­рә­сен­дә­ге җи­тәк­че­ләр аңа олы хөр­мәт бе­лән яши­ләр. Ул кил­гәч тә ка­ла­быз­да да, ра­йон­да да нык­лы тәр­тип ур­на­шып ба­ра. Мо­ны әл­мәт­ле­ләр үз­лә­ре дә ях­шы си­зә. Фа­тих аб­зый да ке­че улы­на өмет баг­лап яши, исән бул­са ул да улы бе­лән го­рур­ла­ныр иде. Бу­ын­на­ры да ны­гыр­га өл­гер­мә­гән ки­леш ун­җи­де яшен­нән су­гыш уты­на ке­реп, озак та үт­ми ая­гын җи­мер­теп, кат­лау­лы опе­ра­ци­я­ләр ки­чер­гән авыл­да­шым җит­меш яшь­не узып яши алу­ы­на их­лас кү­ңел­дән ри­за бу­лу­ын әйт­кән иде ми­ңа бер оч­ра­шу­ы­быз ва­кы­тын­да. Ан­дый чак­лар­да Фа­тих аб­зый­ның сөй­лә­шеп сү­зе бет­ми иде.

- Әс­гать энем, авыл та­ри­хын язып кал­дыр әле. Син­нән баш­ка аны эш­ләү­че бул­мас, - дия иде ул ми­ңа. Авыл та­ри­хын кү­зал­лап, кы­зык­сы­нып, күп нәр­сә ту­рын­да бе­леп, ише­теп яши иде ул. Нәкъ әнә шул Фтих аб­зый һәм баш­ка авыл­даш­ла­рым­ның го­зе­рен үтәү йө­зен­нән 2003 ел­да Ел­хо­вой һәм Тү­бән Аб­дул авыл­ла­ры та­ри­хын эче­нә ал­ган "Баг­раш то­кы­мы" ди­гән ки­та­бым­ны бас­ты­рып чы­гар­дым. Кыз­га­ныч, бу ва­кыт­ты Фтих аб­зый юк иде ин­де. Шу­лай да, мин аның ру­хы шат бул­ган­дыр, дип уй­лыйм.

Ин­де ка­бат Мин­не­гөл апа ту­рын­да шу­ны җит­ке­рим: ул без­нең авыл­га ки­лен бу­лып төш­кәч, авыл хал­кы өчен үз ке­ше­гә әве­рел­де. Бү­ген дә аны Ел­хо­вой­лар бик яра­та­лар. Шу­лар ара­сын­да аның үзе аяк­ка бас­ты­ры­шыр­га бу­лыш­кан ка­ен эне­лә­ре Иб­ра­һим аб­зый, Җә­лил дус­тым һәм Мә­җит тә бар. Яшь­ле­ге­без­дә Җә­лил бе­лән Лаш­ман ур­та мәк­тә­бен­дә укып йөр­дек, бер фа­тир­да яшә­дек. Ба­ры - бер­гә, югы - ур­так иде ул ел­лар­да без­нең өчен. Ар­ми­я­дә бер үк ел­лар­да хез­мәт ит­тек, хат­лар алыш­тык. Бү­ген ул хә­ләл җе­фе­те һәм ба­ла­ла­ры бе­лән Ле­ни­но­горс­ки­да яши. Сә­ла­мәт­ле­ге шәп­тән тү­гел, лә­кин кү­ңел көр­ле­ге­нә кил­гән­дә - сок­лан­гыч ке­ше! Шун­дый сый­фат ба­ры­быз­да да бул­сын иде.

Авы­лым­да си­рәк бул­сам да, аның су­лы­шы, яшә­е­ше, ха­лык­ның тор­мы­шы бе­лән да­и­ми кы­зык­сы­нып, уй­ла­нып яшим. Мин­не­гөл апа бе­лән дә ка­бат оч­ра­шып, ир­кен­ләп бер сө­лә­шеп, чәй эчеп уты­ру ми­нем өчен бер мәр­тә­бә бул­ды. Ки­ле­не Нә­фи­сә:

- Без аның ба­ла­ла­ры, ки­лен­нә­ре, онык­ла­ры, алар­ның да ба­ла­ла­ры ба­ры­быз да әни­нең ки­ңәш­лә­ре­нә ко­лак са­лып, аның сүз­лә­рен үгет-нә­си­хә­тен тың­лап, аның җан җы­лы­сын то­еп яши­без, - ди­де шул чак­та - го­ме­ре ге­нә озын бул­сын...

- Мин дә шул фи­кер­дә. Мең яшә, Мин­не­гөл апа!

Әс­гать Са­лах, язу­чы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250