Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Альберт ХӘСӘНОВ: “Астронавт булыр идем”

Апрель башланды. Тукай ае, шигърият ае керде. Димәк, Татарстаныбызда абруйлы премия лауреатларын игълан итүгә дә санаулы көннәр кала. Быел олы бүләккә 12 шәхес һәм бер күмәк эш дәгъва кыла. Араларында - Шамил Бикчурин һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, язучы Альберт Хәсәнов та бар.

Альберт ага Хәсәновны төбәгебездә, республикабызда, гомумән, татарлар яшәгән Россия төбәкләрендә белмәгән әдәбият сөючеләр сирәктер. Табигать сакчысы булып даны таралган мәшһүр язучы әсәрләрендә гап-гади бака да камзуллы баһадирга әйләнә, кыр үрдәге бәбкәсе - халык герое, күселәрнең дәһшәте булган гап-гади мәче - балалар һәм өлкәннәр яратып укый торган әдәби персонаж була да куя! Шундый кеше инде ул Альберт абый - туры сүзле, елгыр күзле, йөгерек уйлы әдип.

- Альберт ага, сез үзегезгә нинди бәя бирер идегез? - дип сорыйм әңгәмә башында ук.

- Минме? Усал да, саран да, камчы телле дә, - ди язучы.

Әйткән бер сүзенә каршы килергә ашыгам: усал кеше тормышны сөеп, табигатьнең һәр бөҗәгенә чаклы шултиклем ярата аламы соң? Саран кеше булган тел һәм күңел байлыгын һич кызганмый башкалар белән бүлешәме? Камчы теллене кая гына килсә дә, колач җәеп каршы алалармы? Әлбәттә, юк!

Билгеле, язучы исеме алган кеше дөньяны алсу күзлек аша гына күрә алмый. Әсәрләре белән тирәлекне матурлап, аңыбызны агарту өстендә эшләү өчен аның караңгы почмакларына күз салып, шакшыларын энәсеннән җебенә чаклы аңларга тиештер. Альберт абыйның тәҗрибәсе бу өлкәдә күп булган. Беренчедән, әтисе Бари ага Дөбъяз районы "Колхозчы" газетасында мөхәррир булып эшләгән. Редакциядә җаваплы сәркатиб вазифасында ул заман өчен күренекле шагыйрь Самат Шакирны өлге итеп куеп, улына кинога барырга акчаны бары тик дүртюллык шигырьгә генә "алыштырып" биргән әтисе улына иҗат юлына капка ача. Казан педагогика институтында укыган, Лениногорск шәһәрендә "Ленин васыятьләре" газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, соңрак телестудия һәм радиода соңгы хәбәрләр бүлеге редакторы булып эшләгән чорда да күп вакыйгаларның шаһиты булырга туры килгәндер.

- Без - журналистларның бер сүзе районнарда беренче секретарьләрне "очырган" көчле чорда эшләдем. Әйткән сүзнең аткан ук булган дәвере, кем булуга карамастан, намусның чиста, башкарган эшнең камил вакыты иде ул, - дип искә ала әдип.

Бүген инде биш дистәдән артык китап авторы, әсәрләре Кытайда да басылган язучыны табигать сандугачы итәргә студент елларыннан ук гадәткә кергән походлар этәргәндер, мөгаен. Заманында ул Урал тауларына менгән, Байкал күленә төшкән, Мурманск якларына ук барып җиткән.

- Ул вакытта ук инде һәр нәрсәнең кадерен белергә кирәк, кычыткан чага, таракан зарарлы бөҗәк дип һәммәсен кыра башласак, бөтен нәрсә бетәчәк дип уйлана башладым. Болай барса җир шарында ялгыз калуыбыз да бар. Ә ялгызлыктан кеше акылдан шаша. Әсәрләрем дә шул хакта,- дип сөйли язучы.

Хәзерге вакытта Альберт ага Хәсәнов тагын ике китап туплау белән мәшгуль. Аларның икесе дә астрономиягә кагылышлы трактат.

- 2009 елда астрономнарның халыкара конференциясендә катнаштым. Бу фән кызыклы, гомумән, йолдызлар һәр дәвердә үк кешеләрне үзенә тарткан бит. Күк йөзенә карап адашканнан юл тапкан, халык сынамышлары да гомер-гомергә ай һәм кояш әйләнеше белән бәйле булган. Әгәр дә мин язучы булып китмәсәм, һичшиксез, астронавт булыр идем, - ди әдип.

Тукай премиясенә килгәндә, әлеге мәртәбәле дәүләт бүләгенә сөекле язучыбызны "Ватаным Татарстан" иҗтимагый-сәяси газетасы редакциясе "Җәнбәт җәвере" хикәя һәм публицистик язмалары, ике томда басылган "Сайланма әсәрләр" җыентыгы, "Данәгөл" романы, "Бүре баласы Чатан" китаплары өчен тәкъдим иткән. Шул арада инде җиңүчеләрнең исеме дә билгеле булырга тиеш.

- Премия сезнеке булган очракта нишләргә җыенасыз, Альберт абый? - дип кызыксынам.

- Ай ярымга берәр кая походка кузгалырмын, мөгаен, - дип әүвәлдәгечә шаярып җавап бирә язучы. - Исән-сау вакытта дөньяның киңлеген күреп калырга кирәк. Бигрәкләр дә матур ич ул!

Рәдифә НОГМАНОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса