Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Алар – геройлар!

Дәһшәтле еллардан соң күпме сулар акты, илебезгә тынычлык, аяз күк йөзе, шатлык бүләк иткән Җиңүле күпме яз килде. Быел халкыбыз Бөек Ватан сугышында җиңүнең 67 нче елын билгеләп үтә.

Әмма җиде дистәгә якын, ягъни бер кеше гомерен тәшкил иткән гомер узса да, сугыш китергән кайгы-хәсрәтне, сугыш авазын ветераннар һаман да оныта алмый. Чәчләренә ил өстенә төшкән зур хәсрәттән бик иртә чал кунган әби-бабайларның хәтереннән бәхетле мизгелләрнең күпчелеге җуелса да, ачлык, көнне төнгә ялгап эшләүләр, бәрелешләрдәге кан коелу әле дә истә. "Кеше бәхеткә чыдый алмый, ә менә авырлыкларга түзә", дигән сүзләрне зирәк халкыбыз тикмәгә генә чыгармагандыр шул. Сугыш еллары турында сөйли башлагач, хәтерне яңартучы җырлар яңгырагач, ветераннарыбызның күзләре ирексездән яшьләнә.

Бөек Ватан сугышы дөнья тарихындагы сугышларның иң авыры була. Ул 27 миллионлап совет кешесенең тормышын алып китә. Фашист илбасарлары тарафыннан 1710 шәһәр һәм бистә, 70 меңнән артык авыл җимерелә, яндырыла. Дәүләтебезгә һәм халкыбызга турыдан-туры китерелгән зыян ул еллардагы бәядә 679 миллиард сум тәшкил итә.

Сугыш әлмәтлеләрнең дә тормышын астын-өскә китерә, хыялларны юкка чыгара. 1941-45 елларда Әлмәт һәм Акташ хәрби комиссариатларыннан 19 меңләп якташыбыз сугышка китә. Миңлебай авылында гомер кичерүче Галәветдин Исмәгыйлев гаиләсе дә фронтка бер-бер артлы ике улларын озата. 1941 елда ук сугышка алынган абыйсы Гарәф артыннан икенче елны Фәррах Исмәгыйлев та илебезне юлбасарлар тырнагыннан азат итәргә китә. "Тылдагы авырлыклар бер нәрсә, ә менә баш өстендә әледән-әле очкан пулялар, бомба шартлаулары икенче нәрсә икән ул", - дип сөйләде ул. Үлем һәр адымда сагалап тора. Беркем дә әҗәл мине әйләнеп узар дип ышана алмый. Фәррах абый 3 нче Белоруссия фронтына эләгә. Бәрелешләрдә күпме сугышчан дусларын югалта ул. Ирләр еламый диләр. Сугыш, әле генә исән булган иптәшеңнен үлем белән тартышуын, өзгәләнгән-теткәләнгән гәүдәләрне күрү елмас кешене дә елата. "Күпме кеше кырылды бу сугышта. Хәзер әйтүе генә ансат. Мине Ходай саклагандыр инде, исән калдым. Абыйның сугышта ике боты арасында мина шартлаган. Ул яраланып кайтты", - диде Фәррах ага.

Җиңү көнен ул Германиядә каршылый. Тик әле якташыбызга туган якларына тиз генә әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Белгәнебезчә, сугыш тәмамланса да, ил һаман да саклауга, яклауга мохтаҗ була. Миңлебай егете дә уяу хезмәтен дәвам итә. 1949 елда гына туганнары белән күрешә ала ул. Сугыштан соңгы гомерен шоферлык хезмәтенә багышлый. 1953 елда 1 нче технологик-транспорт идарәсенә урнашып, лаеклы ялга киткәнчегә кадәр шунда намуслы хезмәт куя. Фәррах абый элеккеге эш урынын рәхмәт, мактау сүзләре белән телгә алды. "Бер бәйрәмнән дә калдырмыйлар. Нинди үтенеч белән мөрәҗәгать итсәң дә, үтиләр, ярдәм итәләр. Алар тарафыннан кадер-хөрмәт тоеп яшибез. Булдыралар, зур рәхмәт аларга", - ди ул.

Киләсе елга Фәррах абыйга 90 яшь тула. Ул бүген ялгызы гына гомер кичерә. Тормыш иптәше Саймә апаның гүр иясе булганына да 12 ел. 5 баласы, 8 оныгы, бер оныкчасы бар аның. Кызганычка каршы, бер баласы вафат булган. Сугыш һәм хезмәт ветераны балаларының игътибарын, ярдәмен тоеп яши. Берүзе генә яшәвенә дә карамастан, барлык җирдә чисталык, тәртип хакимлек итә. Туган нигез дә югалтылмаган. Анда Фәррах бабайның оныгы яши. "Шуларга куанып, тормышка шөкер итеп гомер кичерәм, сугышлар гына кабатланмасын. Без күргәнне беркемгә дә күрергә язмасын", дигән теләкләрен белдерә ул.

Өлкән буынның эчкерсезлеген, балаларча беркатлылыгын да билгеләп үтәсе килә. Капка төбендә утырган бабай ике дә уйламый безне фатирына чакырды. Орден-медальләрен дә күрсәтте. Алар арасында "Георгий Жуков (1896-1996)", "Кенигсберга алган өчен", "Германияне җиңгән өчен", "Сугышчан батырлыклар өчен", "Беларуссия Республикасын коткарган еллар" медальләре һәм башкалар бар. Үзләренә якты тормыш бүләк иткән ветераннарның орден-медальләренә кызыгып, аларның гомеренә янаучыларның бу гамәлен Фәррах Исмәгыйлев "дөнья авырлыгын, нужасын күрмәгән бит алар, рәхәт тормышка чыдый алмый шулай кыланалар, шушы да булдымы батырлык?" дип бәяләде. Аксакал белән килешми мөмкин түгел - кешеләрне кимсеткән, рәнҗеткән һич кенә дә батыр була алмый. Ә менә сугыш ветераннары - чын БАТЫРЛАР. Чөнки алар якты киләчәк, тыныч, тату тормыш хакына үз гомерләрен куркыныч астына куеп дошманга каршы тора алган ГЕРОЙЛАР!

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250