Исән булыйк әле, исән булыйк
Шушы көннәрдә С. Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, шагыйрә Нәфисә ханым Сабирҗанова үзенең күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Гомер йомгагы тәгәри генә. Әйе, ул һәркемнеке дә тәгәри инде. Хикмәт аның тәгәрәвендә түгел, ә ничек тәгәрәвендә.
Кунаклардан өзелми әле бу арада Нәфисә Сабирҗанова. Хәер, туган көн булмаса да, алардан кешенең-кунакның өзелеп торганы юк. Шулай булса да минем белән әңгәмә корырга вакыт тапты.
– Нәфисә, син үзеңне бик тә көчле ханым, көчле шагыйрә буларак күрсәттең. Бүгенге халәтең ничек?
– Көчле дип, төрле чак була. Әле менә күптән түгел генә санаторийда ял итеп кайттым. Кәефем дә, сәламәтлегем дә Аллага шөкер, әлхәмдүлилләһ.
– Авыр вакытларда кайдан көч алдың? Үзеңдәге бу көчне нәселдән килгән дип әйтә аласыңмы?
– Авыр чакларда төрлечә кыланып карыйсың инде. Авырлык килгәндә гадәттә аның сәбәбен белергә, аңларга тырыша башлыйсың. Ни өчен ул болай, ни өчен ул синең белән шундый хәл һ.б. Шуның ише кирәкмәгән сораулар белән үзеңнең башыңны катыра башлыйсың. Шушыны аңласам, минем хәлем җиңеләер төсле. Юк, бу нәкъ киресенчә була. Чөнки синең болай да юк энергияң үзең белән «разборкага» сарыф ителеп бетә. Аны ничек бар шулай кабул иткәннән соң гына бу хәлдән чыгу юлы табыла. Шундый вакытта бер акыллы кеше әйткән иде миңа, әгәр син ул ситуацияне үзгәртә алмыйсың икән, син ул ситуациягә мөнәсәбәтеңне үзгәрт, дип. Нәкъ шулай. Аннан үзеңне сөенә, елмая белергә өйрәтергә кирәк. Нәкъ менә үзеңне үзең өйрәтергә кирәк. Мин аны болай итеп эшлим, үз-үземә сорау бирәм: «Нәфисә, сиңа нәрсәләр ошый әле», – дим дә, тезеп китәм, уйда. Яки кайвакытта гел язып куям. Мәсәлән, тәмле итеп чәй эчү, тәнгә рәхәт тукымадан кием кию, тәрәзәдән караганда күзгә рәхәтлек бирә торган матур күренеш ачылса шундый тәрәзәләрне яратам. Шулар ошый дип үземә-үзем рәхәтлек ала торган программа төзим. Адәм баласының эчке энергиясе, яшәү көче, егәре бик зур бит ул. Ләкин без аны я куллана белмибез, я юкка-барга сарыф итәбез. Безнең бәла шушында. Әлбәттә, авыр вакытларда миңа дингә, Аллаһка якынаю бик ярдәм итте. Тынычландырды, көч, ышаныч бирде. Ә инде менә нәселдән килгәнме дигәндә, әлбәттә, ихтыяр көче, холык, ныклык, үҗәтлек, эчке энергия, яшәү көче – болар барысы да каннан, нәселдән күчә дип уйлыйм. Чөнки шундый кешеләр бар, хет әллә нәрсә эшлә, сыгылып төшә торган. Мондый холык нәселдән киләдер.
– Әйдә иҗат турында сөйләшүгә күчик әле. Хатын-кыз шигърияте ир-ат шигъриятеннән аерыламы? Ничек уйлыйсың?
– Һәрбер шәхес үзенә генә хас уникаль була бит инде ул. Миңа калса, аны хатын-кызларга һәм ирләргә бүлеп карау да дөрес түгелдер. Һәркемнең үзенә генә хас иҗади алымнары була. Миңа калса, хатын-кыз шәхси эмоцияләренә, хисләренә таяныбрак иҗат иткән кебек. Ә ир-ат күбрәк реаль ситуациягә, чынбарлыкка игътибар иткән шикелле. Логик яктан да камил, фәлсәфи яктан да көчлерәк фикер йөртә алар. Шәхсән үзем интуиция белән генә эш итә торган кешемен. Иҗатта да, тормышта да интуициягә ышанам, һәм ул миндә бик көчле.
– Интернетка күз салсаң, бөтен кеше шигырь яза. Чын шагыйрь графоманнардан нәрсәсе белән аерыла?
– Чын шагыйрь, минемчә, укымышлы, грамоталы, тыйнак, үзенә тәнкыйть күзлегеннән карый торган була. Аның язган әсәрләре бөтен кагыйдәләргә туры килә. Ягъни шигырь үлчәме сакланган, рифма тапталмаган, фикер кабатланмаган, темалары югары хисләргә корылган. Менә шундый иҗат кешесе чын шагыйрь була. Ә графоманнарда үзтәнкыйть юк, амбицияләре көчле, темалары сай. Менә шундый кешеләрне графоманнар дип әйтергә буладыр дип уйлыйм. Ләкин Ходай биргән талант белән бик яхшы шагыйрь булып була. Ә әдәбият теориясе буенча югары белем алган профессиональ язучы, шагыйрь дә талантсыз булырга мөмкин. Ул ягы да бар.
– Шагыйрә булу җиңелме? Сиңа нинди темалар якын?
– Шагыйрә булу җиңел димәс идем. Бигрәк тә миңа, физмат тәмамлаган кешегә. Вакытында, яшь чакта тиешле әдәбиятны укымаганлыгым бик сиздерә. Шуңа да үземне актив иҗат итүчеләр рәтенә кертә алмыйм инде мин. Аннан үзтәнкыйть тә бик көчле миндә. Бәлки бик тә яхшыдыр ул шигырь. Әмма дә ләкин мин аны бракка чыгара алам. Менә шундый хәлләр еш була минем белән. Әлеге дә баягы физматлык минем өчен зур комплекс. Ә инде темаларга килгәндә, шул ук мәхәббәт, туган як, тормыш фәлсәфәсе, хатын-кыз, әни, хәзер инде әби хисләре.
– Оныкка, гомумән, балалар өчен язасыңмы?
– Әйе, оныгымның теле бик иртә ачылды. 3 яшендә хәреф таный иде. Язам, аңа да, балаларга да.
– Заман хатын-кызы хисси шигъри дөнья белән тормыш-көнкүреш мәшәкатьләре «прозасын» ничек берләштерә ала?
– Хис дөньясы белән тормыш прозасы ул хәзер шулкадәр нык берләшкән, хәтта аларны аерып тора торган чик тә юк кебек. Чөнки тормышы да әкияткә әйләнде, хисләре дә прозалашты. Ә заман хатын-кызына килгәндә, заман хатын-кызына зерә рәхәт хәзер. Беренчедән, аның мәшәкатьләре күпкә кимеде, дөресрәге, җайланды. Күп эшебезне техника эшли. Шуңа буш вакыт җитәрлек. Вакыт юк дигән сүз ул гомумән дежур сүз генә хәзер. Теләгән кешегә әллә нинди иҗатлар белән шөгыльләнергә мөмкин. Бу очракта тормыш мәшәкате киртә түгел. Аңа бары бер генә каршылык бар – ялкаулык. Әлбәттә инде, кәеф булу кирәк, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы.
– Нәфисә Сабирҗанова киләчәккә нинди планнар белән яши?
– Киләчәккә планнар... Исән-сау, сәламәт булып яшәргә иде әле. Тамирлан оныгымның туенда түр башында утырырга иде әле Ак әби булып, акыл өйрәтеп, теләк теләп, дога кылып. Ә якын киләчәктә, күптән тупланган шигырьләр җыентыгым ята, дөнья күрмичә. Шуны китап итеп чыгарырга иде. Планнар вак-төяк бар инде ул. Исән булыйк әле, исән булыйк.
– Яңа елда укучыларга ниләр әйтер идегез?
– Газета укучыларга иң изге теләкләрем: сәламәт булсыннар, Аллаһ ташламасын. Дөньяларда тәртип урнашып, җаннар тынычланып, Яңа елларда сугышларсыз бәхетле яшәргә язсын!
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа