Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәттә янгын сагы ветеранын котладылар

Күпсанлы коллектив исеменнән отряд начальнигы Нәсим Әхсанов ветеранга Рәхмәт хаты, бүләк һәм отряд тарихы турында истәлек китабы тапшырды.

Янгынга каршы хезмәт ветераны Туйкин Нур Ибраһимовичны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Күпсанлы коллектив исеменнән отряд начальнигы Нәсим Әхсанов ветеранга Рәхмәт хаты, бүләк һәм отряд тарихы турында истәлек китабы тапшырды.

Нур Ибраһимович тормыш юлы турында сөйләде. Тумышы белән Лениногорск районының Зәй-Каратай авылыннан, укытучылар нәселеннән. Харьков очу училищесыннан соң Читада хезмәт итә, Ил-28 фронт бомбардировщигында оча. 1958 елда ВПЧ-23 ОВПО-2 хезмәтенә керә, анда инструктордан алып, янгын часте начальнигына кадәр юл үтә.

1976 елда СССР Эчке эшләр министрлыгының югары инженерлык янгын-техник мәктәбен тәмамлаганнан соң, аны ОВПО-3 начальнигы урынбасары итеп билгелиләр, ә 1983 елда Нур Ибраһимович отряд начальнигы була. Ул күп кенә янгыннарны сүндерүдә катнашкан, шуның өчен бүләкләнгән.

Аның исенә төшерерлек хатирәләре байтак һәм ул элеккечә үк үзенең бай тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер.  Нур Ибраһимовичка нык сәламәтлек, озын гомер һәм  тыныч күк йөзе теләделәр.

Фото: Ләйсән Әхмәтова, «Татарстан Республикасы буенча ФПС ДП идарәсе »ФДБУ Әлмәт филиалы – ДПС ФПС отрядының кадрлар буенча белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса