Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Авырлыкларны җырлап җиңә

Районыбызның талантлы һәм булдыклы шәхесләре белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

Шушы көннәрдә редакциябезгә  Габдрахман авылында яшәп иҗат итүче үзешчән композитор, автор-башкаручы, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты Рузалия Касыйм кызы Гәлләмова кунакка килде. Әлеге күркәм ханым 12 апрель – Космонавтика көнендә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп узарга җыена. Рузалия Галләмова юбилейлы гомер бәйрәмен шактый гына саллы иҗат уңышлары белән каршы ала. 

- Шундый зур яшькә җитүем белән Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Бик матур юл үтелде, тормышым мәктәптә укыту белән башланып китте, бу үзенә күрә зур бәхет. Баянда уйнавым, шигырьләр язуым, җырлавым укучылар белән эшләгәндә бик нык ярдәм итте, күпләрнең талантын ачарга да мөмкинлек бирде. Безнең бәхеткә Интернет барлыкка килде, Бүгенге көндә мин аның аша да талантымны дөньяга тарата алам, иҗатташларым белән үзара тыгыз элемтәдә торам, Халык минем иҗатым белән күптән таныш. Җырларымны –моңнарымны халыкка ирештерүдә авылыбызның олы йөрәкле кешеләре – Шәфәгать Тәхаветдинов һәм Җәләевләр гаиләләре бик нык ярдәм итте, рәхмәт аларга. Көйләрне мин 1987 елда иҗат итә башлаган идем. Шул елны миңа бик катлаулы операция ясадылар, клиник үлем кичерергә дә туры килде. Ходайга шөкер, исән калдым. Менә шул вакытта минем өченче күзем ачылгандай булды,  югарыдан ниндидер көч иңде. Бервакыт авылыбызның күренекле шәхесе – шагыйрә Энҗе апа Мөэминова хәлемне белергә килде һәм үзенең шигырьләренә көйләр язуымны сорады. Шул рәвешле бер ай эчендә аның шигырьләренә 12 көй! туды. Аларның барысын да мин Казанга барып яздырып кайттым. Менә шулай башланды инде минем иҗат юлым. Бүгенге көндә 72 көй язылган, аларны популяр артистлар башкара. Менә соңгысын  Фәридә Гарипова сүзләренә язылган җырны “Күңел төркеме” егетләре башкара. Бу җыр “Тормыш дәвам итә” дип атала. Чыннан да, әлеге җырда минем бүгенге хәләтем, бүгенге яшәешем чагыла дисәм, ялгышмамдыр.  Яшерен-батырын түгел, тормышымда ачысын да төчесен дә татырга туры килде. Төрле сәбәпләр аркасында сабый чактан ятим калып,  дүртенче класска кадәр әбием тәрбиясендә үстем. Аннан соң инде мине әбинең малае һәм килене – Рафаил абый һәм Хәмдия апа карадылар. Аларның үзләренең өч кызлары бар иде, дүртенчегә мин  - бик тату, бик матур , бик яхшы тәрбиядә яшәдем. Дүртенче класстан мине инде бик дәрәҗәле булып саналган Яңа Кәшер интернат-мәктәбенә укырга бирделәр. Мәктәптә бик яхшы укыдым. Интернатта баянда  уйнарга да өйрәндем. Сигезенче сыйныфны  уңышлы тәмамлаганнан соң, интернат директоры Имами Гыйльфан улы Ихсанов мине  тугызынчы-унынчы сыйныфларга калдырды. Интернатта мин тәрбияче вазифасын да  үтәдем, шунда торып укыдым да. Урта белем алганнан соң Казанга журналистика институтына юл алдым, тик конкурсны үтә алмадым, аннан кайтып Сөләй мәктәбенә пионервожатый булып урнаштым. Бер ел эшләгәннән соң  Алабуга мәдәният агарту училищесына килеп  укуымны дәвам иттем һәм 1974 елны туган авылым Габдрахманга кайттым.  Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе  булып эшли башладым. Кечкенәдән үк укытучы булырга хыялланганлыктан 1976 елны мәктәпкә  өлкән пионервожатый булып күчтем. Бу чыннан да минем стихиям иде инде. Биредә 19 ел пионервожатый булып хезмәт куйдым.  Аннан соң читтән торып Алабуга педагогия институтына укырга кердем. Минем факультетны Чаллыга күчерделәр һәм алга таба шушында укып, башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеге алдым.  Габдрахман мәктәбендә мин 45 ел эшләдем. Бу бик рәхәт, борчусыз еллар булды, - дип искә ала Рузалия Галләмова. Чыннан да, ул елларда куелган хезмәт шулкадәрле саллы, нәтиҗәле булган. Рузалия ханымның фидакарь хезмәте хөкүмәт тарафыннан да югары бәяләнгән -  2017 елда Рузалия Касыйм кызы “Мәгарифтәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнгән. 

- Төрле яктан да бәхетле кеше инде мин. Тормыш иптәшем – авылыбызның иң чибәр, иң булдыклы егете Разил белән танышып, 1975 елда Йосыплар гаиләсенә иң беренче килен булып килеп кердем. Разил заводта да эшләде, механизатор да булды. Кулы эш белгәнлектән, аны халык бик хөрмәтләде. Аллага шөкер, тормыш иптәше белән малай һәм  кыз устердек. Алар икесе дә югары белемле, безгә дүрт онык бүләк иттеләр. Оныгымның берсе медик, хәзерге вакытта СВОда госпитальдә яралыларга операцияләр ясый. Берүк исән-сау гына була күрсен инде, балакаем. Кызганыч, өч ел элек Разилым гүр иясе булды. Бик сагынам аны, 45 ел бергә иңгә-иң куеп яшәдек бит.

Төрлечә була тормыш, ул күңел халәте белән бәйле. Менә шушы җырларым миңа яшәргә көч бирә дә инде. Лаеклы ялга чыккач та тик торган юк әлегә. 2019 елдан бирле төрле чараларда катнашам,  авыл балаларын баянда уйнарга өйрәтәм. Шәфәгать Фахразович клубка ун баян бүләк иткән иде, аларны ничек тик яткырасың инде. Биш балам музыка мәктәбенә китте менә.  Үз тәҗрибәмнән чыгып, мин кешеләргә бер генә нәрсә әйтер идем- үзләренең хезмәтләреннән ямь таба белсеннәр, кирәк вакытта башкаларга юл да куярга өйрәнсеннәр иде. Аллаһы Тәгалә бар нәрсәне дә күрә, ул безнең һәрберебезгә көч биргән, аны дөрес юнәлештә файдаланырга гына кирәк. Илләребездә тотрыклылык урнашып, элеккеге хәләтебезгә керсәк иде, - дип теләкләрен дә юллады Рузалия ханым. Изге Рамазан аенда әйтелгән теләкләр һичшиксез кабул булырга тиеш. Рузалия Касыйм кызы Галләмованың үзенә дә ихлас йөрәктән барлык эш-башлангычларында уңышлар, чиксез тормыш дәрте һәм зур җиңүләр телибез.  Хыялларыгыз тормышка ашсын, дус-туганнарыгызның ярдәме куйган максатларга ирешү юлында яңа куәт өстәсен. 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса