Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Нефть вышкаларына җан өрүче

Сайлаган эшенә тугры булган, һөнәрләрен тормыш мәгънәсенә әверелдергән шәхесләр һәркемдә соклану уята Андый кешеләр белән сөйләшеп утыргач, үзеңдә дә ирексездән гаҗәеп көч-куәт, күңел күтәренкелеге тоясың.

Әлмәт бораулау идарәсенең мактаулы ветераны, СССРның атказанган нефтьчесе, вышкаларны монтажлау бригадасының данлыклы бригадиры Ильяс Галим улы Кәримов нәкъ менә шундый шәхесләрнең берсе. Гомуми эш стажы гына да 52 ел аның. Бүген, 5 апрель көнне, нефть тармагының аксакалы үзенең 95 яшен билгеләп уза. Олы яшьтә булуына да карамастан, Ильяс абыйдан бүген дә энергия ташып тора, үзенең җор телле булуы белән якыннарын, дусларын куандыра ул. 

- Мин үзем Шөгер районы, бүген инде ул Лениногорск районы, Сарабиккол авылында туып үстем. Элегрәк бу авылны «Әби авылы» дип тә йөртәләр иде. Башта мәктәп, аннан егерме яшемдә армиягә киттем. Җитлегеп, Сабантуй көрәшләрендә катнашып, печән чабып – настоящий егет булып бардым хезмәткә. Армиядә Украинада булдым. Житомир өлкәсе Коростень, Львов - бүген менә шул җирләрдә сугыш бара бит инде, үзегез күреп торасыз.

Армиядән кайттым да Әлмәткә эшкә урнашырга дип килдем. Иске Әлмәттә урнашкан сәүдә бүлегенә йөк ташучы булып урнаштым. Грамотам булмаса да, эшне җиренә җиткереп башкарганлыктан, бик яраттылар үземне, алга таба яхшырак эштә эшләргә тәкъдим иттеләр. «Отчет төзергә өйрәнергә генә кирәк, калганын беләсең бит инде, карамагыңда тулы бер склад була» дип тә үгетләп карадылар, ләкин мин әлеге эштән китәргә булдым. Алты ай эшләгәннән соң, 1953 елда Әлмәт бораулау эшләре идарәсенә вышкаларны монтажлау конторасына килдем. 1955 елны бораулау кадрлары мәктәбендә укып кайткач звеньевой итеп куйдылар. Бригадирлык эшенә дә өйрәндем.

Вышкаларны тарттырып алып килеп урнаштыру эшен энәсеннән җебенә кадәр өйрәндем. Тырышлыгымны күреп, үземне дә бригадир итеп билгеләп куйдылар. Ииии, җәйге эссе көннәрме, әллә ягы-көзге баткаклыкмы, кышкы кар көртләреме - Татарстанны иңләп, бораулау вышкаларын дистәләгән тракторлар белән тарттырып йөрткән чакларны онытып буламы соң инде... Шул  минем кулым астында эшләгән егетләрем белән иңне-иңгә куеп, берничә дистә ел узганы  сизелмәде дә. Тырышып эшләдек, матур яшәдек. Эш күрсәткечләре югары булгач, дәрәҗәсе дә күп булды.

Мәскәүгә бүләкләнергә 27 тапкыр гына барырга туры килде (көлде). 1982 елны миңа «Москвич-412» машинасы да бирделәр хәттә. Төсле телевизор, башка техника, Мактау грамоталары белән бүләкләнеп торуларны, санаторийларга, җылы якларга ял итәргә барганнарны  әйткән дә юк инде. «Почет билгесе» орденына да ия булдым, медальләр байтак. Минем бригадага  иң беренчеләрдән булып үзйөрешле чана (вездеход) бүлеп бирделәр. Элек гел җәяү йөрү иде бит инде ул. Буровойларга юл юк, кышын кар, көзен пычрак ерасың. Ә вышкаларны шул юллардан тарттырып алып бару үзе зур бер осталык, түземлелек сорый. Аз гына ялгыштыңмы – авып килеп тә төшәргә мөмкин. Бораулаучыларга вышкаларны монтажлап әзерләп калдыру – үзе бер зур сынау иде инде. Яңа нефть чыганаклары ачыла тора, аена 15-17 буровой урнаштырабыз. Вышкаларны берничә мәртәбә Зәй елгасы аша да, Урсалы таулары буйлап та чыгарырга туры килде. Әле дә хәтердә март аенда тракторлар җигеп барабыз, мине башкалар күрсен дип үзем уртадан  барам. Һәрбер хәрәкәт уйланылган, техника өчен дә куркынычсыз булырга тиеш. Менә шулай. 1961 елны минем бригада СССРда вышкалар төзелеше буенча 2нче урынны да алды бит әле.

Пенсиягә мин 55 яшьтә чыктым чыгуын, ләкин тик утыру минем өчен түгел инде  - 21 ел дәвамында “Карабаш” ял базасында директор булып хезмәт куйдым әле. Аллага шөкер, тормыш иптәшем белән дүрт бала үстердек, онык-оныкчаларыбыз да күп. Кызганыч, тормыш иптәшем Нәҗибә инде вафат булды, аның белән 60 елдан артык бергә гомер кичердек,  менә бишенче ел инде ялгызым гына яшим, - дип бераз моңсуланып та алды Ильяс абый Кәримов. 

Әйтергә кирәк, Ильяс Галим улының шәхси тормышы буенча кино төшерергә дә мөмкиндер, мөгаен. Көчле юмор хисе кебек төп сыйфат аңа язмышына язылган авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткәндер дип уйлыйм. 

95 яшькә җитү – үзе олы бәхет. Тормышның күп кенә авырлыкларын, сынауларын үтсә дә, нефть тармагының хөрмәтле ветераны  һаман оптимистик рухта, һәр көннең кадерен белеп, иң кадерле кешеләренең тирән ихтирамын һәм мәхәббәтен тоеп, шатланып яши.

Без дә юбилярга ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, тагын да озын гомер һәм иң матур теләкләрне генә юллап калабыз. Озак итеп, алга таба да шулай матур яшәгез әле, Ильяс абый.  

. Резеда Исмәгыйлева


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса