Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Регина Мөхәммәдиева: «Мин авылда яшәп бәхетле»

Бәйгедә катнашу үзеңне сынап карау мөмкинлеге бирә, ышанычны арттыра, фикердәшләрең барлыгын дәлилли.

Гаилә кыйммәтләрен үстерү һәм җәмгыятьтә хатын-кызның тоткан ролен ассызыклап уздырылган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» респуб-лика бәйгесенең тагын бер катнашучысы Кама-Исмәгыйльдән Регина Мөхәммәдиева. Ул Әлмәтне «Бизнес-леди» номинациясендә тәкъдим итте.

Мөхәммәдиевләр - Кама-Исмәгыйльдә күпләргә үр-нәк гаилә. Биредә туып-үсеп, Бишмунча егете белән гаилә корып җибәргән Регина калада 10 ел яшәсә дә, шәһәр тормышына ияләшеп китә алмый - тәвәккәлләп авылга кайталар да йорт җиткерәләр. Мал-туар асрый башлыйлар, гаилә фермасы булып теркәләләр. 

- Бер баш сыердан башлаган идек, ярыйсы ук үр-чеп киттек. Бүген 9 баш сы-ер савабыз, 8 бозавыбыз, үгезләребез бар. Яз башы белән үк чебиләр, бәбкәләр алабыз - шулар белән мәш киләбез. Иртәнге 4 тә торып мал-туарны бергәләп карыйбыз, балалар булыша, ит-сөтебезне, тавыкларыбызны сатабыз көзгә, шулай итеп көн күрәбез. Үз сатып алучыларыбыз, безнең хезмәтебезгә ышаныч белән караучыларыбыз бар, шулай булгач үтә дә җаваплылык тоеп эшлибез, - ди Регина. 

Бүген Регина гаиләсе белән авылда үз кибетен тота, үз хуҗалыкларында җитештергән иттән ярымфабрикатлар ясап авыл халкын тәм-том, ризык белән тәэмин итәләр. Үзе товар алырга, я башка мәшәкатьләр белән йөргәндә кибеттә олы кызлары хуҗа - укуын да икътисад белән бәйләгән туташ әнисенең уң кулы. 

- Яратам авылымны, яратам тормышымны, иремне, кызларымны! Барыбыз да сау-сәламәт, беребез дә эштән курыкмый, шулай булгач рәхәтләнеп яшибез, рәхәтләнеп эшлибез. Бу җиргә тудыңмы инде, яшәргә кирәк - эштән курыкмаска, ялкауланмаска! - ди Регина.  

Регина өчен авылда яшәү үзе бер бәхет булса, авылдашларына файдалы була алу - икеләтә бәхет. Шуңа әле ул өлкән яшьтәге әби-бабайларга социаль ярдәм күрсәтүдә дә эшләргә өлгерә.


- 7 ел буе башкарам бу эшемне, бик яратып башкарам! 6 әбием, Азат абыем бар. Малларымны карагач та иртәнге алтыларда шуларга чыгып китәм, кая идән юам, кая азык-төлек китерәм, ашарга тиз генә әзерлим - шулай итеп яшибез менә. 

«Ел хатын-кызы, ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» республика бәйгесендә Ка-ма-Исмәгыйль кызы «Бизнес-леди» номинациясендә дүртенче. Саллы тәҗрибә-ләре булган шәһәр хатын-кызлары арасында, әлбәттә, нык каушадым, ди ул. 

- Нык кайгырган идем. Сәхнә артында басып торганда да ни уйларга белмим, әйтер сүзләремне оныттым. Һушымны җыеп Аллаһыма бактым: «Раббым, чын ихласымнан эшләп, хәләл көчем белән тырышканымны беләсең, үзеңә тапшырдым. Хәерле якларын кыл», дидем. Шөкер, җиңеп кайттым!

Әлеге дулкынландыргыч мизгелләрне җиңеллек белән ерып чыгарга кызлары, ире, әнисе, әлбәттә, авылдашлары ярдәм итә Регинага. Авыл җирлеге башлыгы Айслу Шәйдуллина, Мәдәният йорты коллективы һәм үзешчәннәре - барысы да бер дулкында, бер йодрык булып күмәкләп башкарып чыгалар бу бурыч-
максатны.   

 

Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса