Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәттә тулы параличтан соң аякка баскан Марат Ильясовның мотивацион лекциясе узды

Марат Ильясов: «башкаларга ярдәм итеп, мин ярдәмне кире кайтарам», - ди.

Әлмәттә тулы параличтан соң аякка баскан Марат Ильясовның мотивацион лекциясе узды.

Баулы егете Марат Ильясов Әлмәт студентлары белән очрашты һәм тулы параличтан соң сәламәтләнү юлы турында сөйләде. Ир-ат 20 ел элек юл һәлакәтенә эләгеп, хәрәкәт итү мөмкинлеген югалткан. Төрле учреждениеләрдә реабилитация курслары узганда, ул булган ысулларның кирәкле нәтиҗә бирмәвен билгели.

"Үзәкләрдә дәвалау вакытында һәм өйдә гел күнегүләр ясаганда, мин гел уңайсызландым. Минем кирәкле хәрәкәт амплитудасын ясарга мөмкинлегем юк иде. Шулай итеп, минем өчен идеаль тренажерларның идеяләре һәм образлары барлыкка килә башлады", - дип сөйләде Марат Ильясов. 

Тора-бара тренажер образлары матди яктан гәүдәләнә. Аннары Марат Ильясов үзенең реабилитация үзәген ача алды. Булачак нефть тармагы белгечләре белән очрашуда ул гаиләләрдә ярдәмнең никадәр мөһим булуы һәм аңа көн саен нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килүе турында сөйләде.

"Иң төп проблема-алга бару һәм бирешмәү. Мотивацияне үзегездә эзләргә кирәк".   

Марат Ильясов үз эшчәнлеген кайчандыр аңа табиблар һәм якын кешеләрнең ярдәменә җавап дип атады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса