Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Иң мөһиме теләк кирәк

Кешеләрнең күңеленә хуш килерлек матур әйберләр иҗат итәргә сәләтле шәхесләргә һәркем кызыксынып, сокланып карый.

Сөләй авылына очрашуга баргач, сабыннан чиксез матур эшләнмәләр, композицияләр ясаучы Регина Рәсим кызы Гомәрова белән танышып, сөйләшеп алырга туры килде.

Бу мөлаем яшь ханым ил-һамланып матур кул эшләре тудыра һәм шул эшеннән ләззәт ала. Беренче карашка эшләнмәләрнең сабыннан икәненә ышануы да авыр. Шулкадәрле нәфис, матур, чып-чын итеп ясалган алар.
Регина үзе Иске Михайловка авылы кызы булып чыкты, Сөләй авылындагы Гомәровлар йортына килен булып төшкән икән.
- Авылның иң чибәр, иң сөйкемле егетенә тормышка чыктым. Ике кызыбыз үсеп килә. Олысына - 14 яшь, кечесенә 5 яшь кенә әле. Ирем белән икебез дә шәхси эшмәкәрләр. Ит ризыклары әзерләү белән шөгыльлә-нәбез - бик тәмле шашлык-лар әзер-либез. Халык бик яратып ала азык-ларыбызны.
Ит ризыгы әзерләүнең серләренә безне әти-әниләребез өйрәтте. Эльвира һәм Фазыл Гомәровларны Сөләйдә һәм тирә-юньдә белмәгән кеше юктыр, мө-гаен. Эшмәкәрлектә булган стажлары гына да утыз ел әти-әниләребезнең. Без инде аларның дәвамчылары. Шушы эш-мәшәкать-ләрдән бушаган арада кул эш-ләре белән утырырга яратам. Чигү-тегү, поделкалар белән балачактан ук мавыга идем. Нинди бәйрәм булмасын, Мәдәният йортын бизәргә дип гел мине чакыралар иде. Безнең нәселдә алай иҗатка хирыслыгы артык көчле булган кешеләр юк-югын, ә менә балаларым бу яктан бик кызыксынучан булып чыктылар - кул эшләрендә миңа гел булышалар, үз фикерләрен әйтәләр. Һәрбер эшләнмәгә үземнең фантазиямне җигәм, җанымны салам.
Әле менә Яңа ел бәйрәме якынлашкан чорда нарат күркәләре, мандариннар, чыршы ботакларыннан торган композицияләр ясадык. Аларның хуш исе үземә дә шулкадәрле ошый - әйтеп бетерерлек түгел.
Гомумән, һәрбер сабын-ның үз исе бар, аларның һәрберсе эксклюзив. Күпләр миннән бу эшләнмәләремне ничек иҗат итүемне кызыксынып сорый. Бер караганда әллә нинди кыенлыгы юк инде аның. Материалларны интернеттан заказ белән кайтартам. Технологиягә килгәндә, сабын нигезен (мыльная основа) квадратлар ясап турыйсың, микродулкынлы мичтә эретәсең, аңа отдушка (хуш ис) кушасың, формага спирт сиптереп аласың да шунда сабынны агызасың, аннан соң куык-ларын алыр өчен тагын аз гына спирт кушасың. Массаны 30 минутка суынырга калдырасың. Аннан инде җаның ни тели шундый эш-ләнмә ясыйсың, - дип үзенең эшчәнлеге белән таныштырды кул остасы.
«Теләгән - морадына ирешкән» дип юкка гына әйтмиләр шул халыкта. Регина үзе дә «иң мөһиме - теләк кирәк» дип саный. Авылда үскән кыз бар күңеле белән шушы авыл җирлегендә үз йортын, каралты-курасын булдырып яшәргә дә хыяллана икән әле. Ире дә тормыш иптәшенең фикерләрен гел куәтләп тора. Яшьләрнең эшләре алга таба да уң барсын, уй-планнары тормышка ашсын. 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса