Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Көчле рухлы Тайсуган егете

Язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан көчле рухлы, максатчан кешеләр һәркемдә соклану уята.

Физик мөмкинлекләре   чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. 

Алар һәр мизгелнең ка-дерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр. Республика һәм федераль бәйгеләрдә, фестивальләрдә,  спорт ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешкән физик мөмкинлекләре чикле шәхесләр Әлмәт җирлегендә дә  байтак. Бүгенге язмам шундыйларның берсе - Тайсуган авылы егете, яшь спортчы Радик Рамил улы Гарифуллин турында. Хәрәкәт итү мөмкинлекләре чикләнгән булса да,  авыл егетенең белә-гендә булган көч-куәте сокландырмый калмый. 

Ихтыяр көче зур булган Радик Гарифуллин шәһәркүләм ярышларда гына түгел, республика киңлекләрендә оештырылган ярышларда да беренче урыннар яулап, югары нәтиҗәләргә ирешкән. Бу уңышларының асылында ул үзенең тренеры - параспортчы, армрестлинг буенча дөнья чемпионы, спорт мастеры Рафаэль Хәйретдиновның өлеше зур дип саный.

Радик Гарифуллин

- Мин үзем балачактан ук спортка тартылдым. Әлмәттәге реабилитация үзәгендә белем алдым, дәваландым. Шунда гел тренажерларда шөгыльләнә  идем. Туганнарым минем спортка булган хирыслыгымны күреп, герләр бүләк иттеләр,  аларны күтәреп, тренировкалар ясый башладым. Кул көчем булганын күреп, белеп торган авылдашым Илнур Таҗиев Әлмәттә физик мөмкинлекләре чикләнгән бер спорт-чының яшьләрне армрестлинг спорт тө-ренә өйрәтүе турында сөйләде, әтиемнән мине аның янына алып барырга рөхсәт сорады. Шунда без җыелышып Әлмәткә киттек. Рафаэль абый Хәйретдинов «Мирас» спорт комплексында һәм Түбән Мактамадагы «Родничок» спорт клубында  тренировкалар үткәрә булып чыкты, мине дә үз командасына бик җылы кабул итте. Беләсезме, мин аның нинди көчле рухлы шәхес булуы турында «Әлмәт таңнары» газетасында чыккан мәкаләне укып танышкан идем. Аның кебек буласы килде. Бу тренер белән эшли башлавыма бүген чиксез шатмын. Рафаэль абый мине спорт дөньясына алып керде дисәм дә була. Сабантуйларның берсен дә калдырмыйм, мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында кул көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелегендә катнашып җиңүләр яуладым. Үткән елны март аенда авыл җирлеге башлыгы Марсель абый Мостафин авыл спартакиадасында катнашырга чакырды, бик рәхмәт аңа. Таяк белән йөрсәм дә, бирешергә исәбем юк әле. Үземне бик кирәкле кеше итеп тоям. Йорт эчендә, каралты-кура тирәсендә эшләр эшләп, яраткан куяннарымны ашатып алам да тренировкаларымны башлап җибәрәм. Резинкалар, жгутлар тартам, герләр, штангалар күтәрәм. Максатым - киләсе елда Орёл каласында узачак Россия чемпионатында катнашу. Әлбәттә, моның өчен бик тырышырга туры киләчәк, ләкин сынатырга исәбем юк,  - дип үзенең планнары белән уртаклашты Радик Гарифуллин.

Көчле рухлы Тайсуган егетенә без дә яңадан-яңа спорт казанышлары теләп калабыз. Алда һичшиксез зур җиңүләр көтәчәгенә дә ышанабыз. Сынатма, максатыңа таба ышанычлы адымнар белән алга атлавыңны дәвам ит, Радик.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса