Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Җиңүләргә юллар җиңел түгел

Әлмәтнең атаклы спортчысы, халыкара класслы спорт мастеры Рафаэль Хәйретдиновның укучылары башка спортчылардан үзләренең осталыклары, җитезлекләре һәм үҗәтлекләре белән аерылып торалар.

Әлбәттә, бу беренче карашка гына шулай тоела. Гөлназ Гайнуллинадагы кебек тырышлык, үҗәтлек, хезмәт сөючәнлек һәм тормышка гашыйк халәттә яшәү үзе бер батырлыкка тиң. Йөзе якты булса да, күзләре бераз сагышлы аның.

- 12-13 яшьлек яшүсмер чагымда күзләрем начар күрә башлады. Мәскәү табибларына кадәр барып күрендек, күрү нервы атрофиясе диагнозы куйдылар, нәселебездә дә бар мондый авыру. Бүген инде бер күзем бөтенләй күрми. Шулай да тормыш дәвам итә бит. 

Спорт минем өчен зур мотивация булып тора. Моңсуланып, төшенкелеккә бирелеп утырырга вакыт юк. Күпләр миңа «Бу сиңа нигә кирәк инде?» дип тә әйтәләр. Ә миңа просто ошый. 

Гөлназ Гайнуллина

Икенчеләр «Бу синең күзләреңә нагрузка ясамыймы соң?» дип тә сорыйлар. Мәскәү табиблары миңа спорт белән шөгыльләнү сәламәтлегемә зыян китерми диделәр. Ә болай спортка мәхәббәтне миндә Илдар бабам тәрбияләде. Ул үзе гомер буе чаңгы шуды, карате белән шөгыльләнде. Биш яшем тулгач әни мине бал биюләренә (бальные танцы) бирде, аннан гимнастикага йөрдем. 17 яшемнән армрестлинг белән шөгыльләнә башладым. Тренерыбыз Рафаэль абый безгә әлеге спорт төренең бар нечкәлекләрен өйрәтә, төшендерә һәм кайчагында дөрес алым кулланмасак, ачуланып та ташлый әле (көлә). Әйткәнемчә, җиңел атлетика да ошый миңа. Ул үз эченә берничә дисциплинаны берләштерә - йөгерү, сикерү һәм ядрәне этеп ыргыту. Әле менә соңгы вакытта чаңгы төренә өстенлек бирә башладым. Бу өлкә-дәге ярышлар-да да җиңү яуладым. Максатым - Россия чемпионатында катнашу. Шәһәркүләм чараларда, республика чемпионатларында еш катнашам. Команда белән дә чыгыш ясап торабыз. Үзебез дә, командабыз да гел алдынгы урыннарны гына яулап килә. Уңышлар шактый. Моннан тыш бит әле мин читтән торып Тольяттида институтта укыйм, югары белем алам. 

Гөлназ Гайнуллина

Судья буласым килә. Мин үзем һәрвакыт гаделлекне яраттым һәм аны алга сөрдем. Бәлки шуңадыр да, бу миңа хас һөнәр дип саныйм.  

Ә болай мин «тәмлүшкәләр» пешерергә яратам. Диетада утырмыйм, дөрес итеп тукланам гына. Шигырьләр дә иҗат итәм. Әле минем этем дә (собака-поводырь) бар, аны җитәкләп йөрим. Ул минем дустым, ярдәмчем. Менә шулай көн үтә дә китә. Арабызда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр күп яши, яшьләр дә байтак. Минем аларга киңәшем шул - төшенкелеккә бирелеп, үз эчләренә бикләнеп утырмасыннар. Яшәргә тырышырга, нәрсә белән дә булса шөгыльләнергә. Авырлык-лар ул тулысынча сәламәт кешеләрдә дә була, иң мө-һиме - рухи ныклык. Берничек тә һәм беркайчан да кулларны төшерергә, зарланырга ярамый. Әлбәттә, янәшәңдә синең кебек дус-ларың, фикердәшләрең булуы  да мөһим, - дигән уй-фикерләрен, теләкләрен әйтте Гөлназ Гайнуллина. Аның белән килешми мөмкин түгел. 

Гөлназ Гайнуллина

Алга таба үз тормышын коргач, балаларын  да спортка җәлеп итәчәген дә әйтте әле ул. Амин, Гөлназ, шулай булсын. Сиңа яңадан-яңа җиңүләр куанычын татырга насыйп итсен һәм барлык хыялларыңны тормышка ашырырга язсын. 

 

 

Резеда Исмәгыйлева


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса