Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

«Кара алтын» шаһинәсенә - 105

Нурсинә Гыйләҗ кызы Сөләйманова күптән түгел үзенең 105 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Әлмәт җирлеге озын гомерле, йөзьяшәр Ак әбиләре белән дан тота. 

Шуларның иң өлкәне - Нур-синә Сөләйманова. Әлеге күркәм ханым белән биш ел элек - бер гасырлык гомер бәйрәмен билгеләп узганда очрашып сөйләшеп утырырга туры килгән иде. Шул вакытта да ул үзенең җор телле, акыллы фикерле булуы белән мине сокландырды.

Нурсинә Гыйләҗ кызы совет власте чорында Тимәш авылында дөньяга килә. Өч яшендә үк ятим калып, бабасы тәрбиясендә үсә. 15 яше тулгач колхозда эшли башлый. 1942 елда сугыш башлангач Нурсинәне һәм тагын ун кызны Шөгер район хәрби комиссариатына повестка белән чакыртып алалар һәм шуннан бораулау мастеры Гариф Хәмидуллин бригадасына эшкә җибәрәләр.

- Без сугыш чорында тәүлегенә 12 сәгать эшли идек. Ял күрмәдек, икешәр смена эшләгән чаклар да булды. Тәүлегенә 1 кг 200 грамм икмәк бирәләр иде, ул вакыт өчен яхшы паек инде бу. Айга бер тапкыр - ярты кило ярма, аз гына азык-төлек, - дип искә ала Нурсинә апа ул елларны.  

Әйе, Нурсинә Гыйләҗ кызы нефть бораулау өлкәсендә эшләүгә кырык елдан артык гомерен биргән, Шөгердәге 1 нче скважинада фидакарь хезмәт куйган беренче бораулаучы хатын-кыз буларак тарихка кереп калган мөхтәрәм шәхес. Бу бик әһәмиятле, данлыклы чор, шуңа күрә дә Нурсинә апаның иң якты истәлекләренең берсе - беренче нефть фонтаны бәреп чыккан көн. Нурсинә апа ул вакыйганы әле дә хәтерли.

- Шатлыктан нефть белән бөтен бригада баштанаяк коенган идек, - дип искә ала ул.
1952 елда Нурсинә Сөләйманованы хезмәттәшләре белән бергә Әлмәт бораулау конторасына күчерәләр. Шул рәвешле Нурсинә апа лаеклы ялга чыкканчы Әлмәт бораулау эшләре ида-рәсендә төрле эшләрдә - такелажчы да, йөк ташучы да, кладовщик та булып хезмәт куя. 

 

Кайсы гына эшкә тотынмасын - барысын да намус белән, җиренә җиткереп башкара. Эшен генә түгел, гаиләсен дә кайгыртып, янып-көеп яши торган кеше әле ул Нурсинә апа. 

Кызы, ике оныгы, дүрт оныкчыгы өчен куанып, кадерлеләре канат астында гомер кичерә ул бүген. 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса