Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Кырык көндә сигез килога ябыктым…

Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Айрат Мифтаховның «йолдызлы сәгате» сукты. Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» (реж. А. Җаббаров) әсәре буенча куелган спектакльдәге Шәмси образы Рәсәй күләмендә үткәрелгән бәйге-фестивальләрдә Гран-при алды.

Төп рольне башкарган Айрат Мифтахов театр тәнкыйтьчеләренең теленнән төшмәде. Чыннан да, әлеге спектакль Әлмәт театры тарихында гына түгел, ә гомумән театр сәнгате тарихында билгеле урын алып торачак. 

Әсәрнең куелышы, режис-серның табышлары, актерлар уены турында матбугатта шактый күп язылды. Шуңа без бүген сезне артистның үзе белән таныштырырга булдык. Сабыйларча самими, эчкерсез караш, җитез хәрәкәт, ихласлык - Айрат Мифтаховны кыскача шулай тасвирларга буладыр.

Гадәттә бик күпләр Казанга омтылганда, Айрат Мифтахов Әлмәткә юл тота. Әлмәт театры өчен махсус тупланган төркемдә укыганнан соң, хезмәт юлын биредә башлап җибәрә. Алар Әлмәткә алтау киләләр - дүрт егет, ике кыз. 
- Бик теләп килдем Әлмәт театрына. Җитәкчелек гел килеп, безнең белән кызыксынып, укуыбызны, уеныбызны күзәтеп торды. Сезон ачылышына да, С. Сөләйманова исемендәге премия бирү тантанасына да чакырдылар, анда да катнаштык. Гомумән, бик кирәкле кешеләр кебек кабул иттеләр безне, - ди Айрат, елмаеп.

Театрда бер дә авырлык тоймыйча, коллективка тиз кереп китә ул. Монда дустанә атмосфера, үзара яхшы мө-нәсәбәт, бергә укыган сабакташлар. Менә тормыш-көнкүреш бераз авырга туры килә. Чөнки сабакташлар дүрт ел уку дәверендә инде мөстәкыйль тормышка өйрәнгән, М. Мәһдиев әйткәндәй, үтереп токмачлы аш ашыйсы килгәндә дә туңдырма ялап тамаклары туйган. Ә Айратның алай түгел. Ул әни пешергән кайнар ашка, каршы алып, озатып калганга, бер сүз белән әйткәндә, «әзергә-бәзер» яшәп күнеккән. Юк, юк, күнеккән, өйрәнгән түгел, укучы дөрес аңласын. Ә менә Әлмәткә килгәч көн тәртибенә үзгәрешләр кертергә туры килә инде. Ашарга да пеше-рергә, җыярга, юарга - барысына да үзең өлгерергә кала. Ләкин мондый тормыш вак-лыклары Әлмәтне «яуларга килгән» яшь артистка киртә була алмый.

Айрат Мифтахов 10 елдан артык Әлмәт сәхнәсендә. Ун ел гомер, әлбәттә, бушка үтми, эт-песи уйныйсыңмы, кыска гына эпизодик рольләрме, аларның һәркайсы осталык сорый. Шулай да сабакташларың күләмле образлар иҗат иткәндә син һаман кечкенә рольләр белән канәгать булып йөрү дә арытадыр, ниндидер канәгатьсезлек хисләре дә кичерәдер артист. Ул бит әле шактый хисле профессия.

- Әлбәттә, күңелгә тия инде андый әйбер. Гел тими дисәң, җансыз булырга кирәк. Мин дә бит инде алардан начар уйнамыйм. Миңа да биреп карагыз әле, мин дә уйный алам бит дигән уйлар йөри иде, - ди Айрат әфәнде. - «Агыйделнең аръягында»ны укыган вакытта ук минем ул әсәрдә уйныйсы килде. Һәм режиссерга килеп, минем бу спектакльдә сезнең белән эшләп карыйсым килә, дип әйттем. Ул каршы килмәде. «Читка» вакытында тикшерүче Вахитов ролен кем укый дигәч, мин укып карыйм әле, дип теләк белдердем. Бу бер караганда актерның эшләргә теләге барын күрсәтә.

Әлбәттә, кайвакыт бер талпынып, үзеңне үзең азрак югарырак чөеп җибәрү дә зыян итмидер. Сорап алу, урлау түгел, режиссерга үзең мөрәҗәгать итү дә кирәктер вакыты белән. Тик аңа кадәр барыбер син ышандырырга, сиңа ышанырга тиешләр. Г. Фәхретдиновның «Кайда минем илем?» әсәрен сәхнәгә куйган И. Гәрәев Айратка ышана. Актер да ре-жиссерның ышанычын аяк астына салмый. Җәлилчеләр турындагы әлеге спектакль Айрат Мифтаховның үз кө-ченә ышанычын тагын да арттыра. Әлеге спектакльнең исеме дә ниндидер символик мәгънәгә ия булып, минем илем монда һәм мин актер буларак Айрат Мифтахов исемен ишеттерергә, хезмәтем белән илемә, тамашачыма хезмәт итәргә тиеш дип әйтә кебек.  

Артистка танылуны Г. Исхакый әсәре буенча куелган «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендәге Шәмси роле китерде дисәләр дә, мин «йолдызлы сәгать» «Җил артыннан»да (авт. Х. Хоссейни, реж. К. Тукаев) килде дияр идем. Әлеге әсәр белән Әлмәт театры бөтен театр дөньясын шаулатты. Беренчедән, әсәр шулкадәр татар теленең мелизмын, фактурасын югалтмый тәр-җемә ителгән (тәрҗ. арт. Р. Хәертдинова). Икенчедән, әлеге спектакльдә Айрат Мифтахов берүзе ике роль башкара. Өченчедән, артист үзен корбан итә.

- Ун ел эшләү дәверендә тышкы кыяфәтем ягыннан бер режиссер да сүз әйткәне юк иде. Әлеге спектакльдә уйнар өчен 40 көн эчендә 8 кг га ябыгырга туры килде. Минем хуҗамны уйнаучы Эльмир Нургалиев бик төз гәүдәле бит. Хезмәтчесе хуҗасыннан таза була алмый, ябыгырга кирәк, диде режиссер. Һәм мин ул әйткәнне тыңладым, - диде Айрат әфәнде.

Шуны да әйтергә кирәк, Айрат Мифтахов шуннан соң әле һаман «кеше рәтенә» керә алмый. Ябыгырга теләүче ханымнарга аның үз сере бар.

Әлеге спектакльдә Айрат Мифтахов ике роль - Хәсән һәм Сохрәб рольләрен башкара. Артист шул дәрәҗәдә әлеге образга кереп бетә, ул хәтта тамашачы алдында баш игәндә дә әлеге психологик халәттән чыгып бетми. Аның бөтен җаны күз-ләрендә иде. Актер образны күзләре белән тудырды. Геройларының самимилеге, ахырга таба битарафлыгы, әрнүе шунда чагылды. 

- Иң курыкканым - ике роль уйнап танылдым да, шуның белән туктап калу. Бу бик куркыныч. Шуңа күрә һәрвакыт эзләнергә, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Синең бер уңышлы ролеңнән соң икенче режиссер сиңа ышанып роль бирә. Син аны акларга, минем ышанычымны акламадың диярлек булмаска тиеш.

Бирелеп, яратып эшләсә дә, Хәсән белән Сохрәб рольләре авырлык белән туалар.

- Үз-үзеңне тотышыңны, хәрәкәтләреңне, тавышыңны үзгәртергә кирәк. Авыр, нык авыр ул. Яшь аермасы булса әле бер хәл. Монда икесе дә бер яшьтәге яшүсмер. Менә шушында күренә дә инде синең актерлык осталыгың, - ди ул тыйнак кына.

«Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендәге Шәмсие алда әйтелгән геройларына үзенең какча гәүдәсе белән генә охшаш. Чөнки монда без беркадәр шамакай, беркадәр мескен, бик тиз үзгәрүчән Айрат-Шәмсине күрәбез. Артист хәрәкәтләре, мимикасы, сөйләшү манерасы белән комик рольләргә дә сәләтле икәнен күрсәтә алды. Шул ук вакытта бер халәттән икенчесенә күчә, һәм барысы да табигый. 

Айрат Мифтаховның «йолдызлы сәгате» сукса да, «йолдызланмады». Аңа алай кылану килешмәс тә иде. Ул табигый сәләте, тырышлыгы белән тамашачылардан үзен яраттыра алды, ә режиссерларга үзенең киң диапазонлы актер икәнен күрсәтте. «Сабыр иткән - морадына җиткән» дип юкка әйтмәгәннәр бит инде. Афәрин, Айрат! 

Белешмә
 Мифтахов Айрат Габделхәй улы 1990 елның 13 февралендә Казан шәһәрендә туган. 2011 елдан Әлмәт татар дәүләт театрында эшли. «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» (2022) күкрәк билгесенә ия. Хатыны - Сиринә Мифтахова, Әлмәт театры артисты. Уллары Сәйдәш.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса