Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

«Кайвакыт таң атканын да сизми калам»

Районыбыз авылларында гомер кичерүче осталарны барлый торгач, Яңа Кәшер авылына да килеп чыктык.

Биредә бик тырыш, уңган-булган халык яши. Борынгыдан ук җир эшкәртеп, мал асраучылары, сәүдә итүчеләре, чана ясаучылары белән дә дан тоткан шактый гына зур бу торак пунктта бүген дә төрле кәсеп ияләре гомер кичерә. Аларның күбесе тыйнак, кычкырып мактанырга яратмый торган һөнәрчеләр. 

Рәмзия Чулпан кызы Әх-мәтшина шуларның берсе. Аның матур, төрледән-төрле, купшыдан-купшы эшләнмәләрен, курчакларын, бәйләгән эшләрен, картиналарын күргәч, үзеңне гүя тылсым дөньясына килеп кергән сыман хис итә башлыйсың, әкияти дөнь-яга чумасың. Бары тик сән-гатькә, иҗатка мөкиббән ке-ше генә осталарча шундый үзенчәлекле эш белән мавыгырга сәләтледер. Үзенең шөгыле турында Рәмзия ханым шулкадәрле матур итеп, яратып сөйли, аны тыңлагач, ирексездән, үзеңнең дә шул эшкә керешеп китәсе килү-еңне тоясың.

- Яңа Кәшер авылында туып-үстем, шушындагы мәктәптә укып, белем алдым. Әтием Чулпан бик оста куллы кеше иде. Бар эшне дә белде - тегүен дә текте, умарта да тотты. Мин үзем укыганда ук рәсем ясарга бик ярата идем, кул эшләренә дә үзлегемнән өйрәндем. Әлеге мавыгуым көчле булганга, ике дә уйламый Казанның һөнәри училищесына укырга кереп «бизәүче-рәссам» һөнәрен үзләштердем. Хезмәт юлымны Җәлил бистәсендә башлап җибәрдем, үзебезнең авылның балалар бакчасында да эшләп алдым. Бүгенге көндә «Татнефть-Охрана» җәмгыятендә хезмәт куям, «Татнефтегазпереработка»да каравыл торам. Туган ни-гездә әнием белән бергә гомер кичерәбез. Ходайга шөкер, ике балам, оныгым бар. Эштән бушаган вакытларда крючок белән курчаклар, чәчкәләр, сумкалар, бала киемнәре бәйлим, джут сүсеннән төрле вазалар, савытлар, шкатулкалар ясыйм. Элегрәк мондый эшләнмәләр ясауны китап-журналлардан укып өйрәнсәм, бүген инде интернеттан карыйм. Ютубтан берәр нәрсә күреп алам да, тизрәк ясап карыйм. Бизәкләрне үзем уйлап чыгарырга яратам. Джуттан эшләнмәләрне ясау бик зур тырышлык, сабырлык сорый. Бер әйберне иҗат итү икешәр-өчәр атнага сузыла кайчагында. Сүсне башта тиешле формага җәеп, «Титан» кләе белән катырып, формасын китерәм. Кайсысын картон кәгазьгә җәям, икенчесен шарга беркетәм. Чәчәкләрне белизна белән агартылган джуттан ясап беркетәм. Күп әйберне бүләк итеп өләшәм.

«Ябалак»тыр инде мин, чөнки төнлә эш-ләргә яратам. Бар дөнья тып-тын, мин рәхәтләнеп иҗат итәм, кайвакыт таң атканын да сизми калам шулай (көлә). Берара синтепоннан курчаклар ясау белән мавыгып киткән идем, аннан йорт хуҗасын (домовой) иҗат итәргә керештем. Әллә күпме образ туды. Аларны танышларым, күргән кешеләр шулкадәрле яраттылар, «миңа да яса әле» дип чират тора башладылар. Беләсезме, теләк тә бар, кайчагында вакыт кына җитми. Әле бит мин алмаз мозаикасыннан картиналар да ясау белән мавыгам. Бу шөгылемә әнине дә җәлеп иттем. Хәзер икәүләп иҗат итәбез, нәтиҗәсен күргәч бик рәхәт, - дип елмая Рәмзия Әхмәтшина.
Менә шушындый кеше-ләргә ничек сокланмыйсың инде. Әле бит Рәмзия Әхмәтшинаның хыялы да бар икән - үзенең шөгылен, осталыгын яшь буынга өйрәтеп калдыру.

- Бу чыннан да минем бер зур теләгем. Кул эшләремне балаларга өйрәтеп калдырасым килә. Аларны җыеп, бер түгәрәк оештырырга да риза хәтта. Элегрәк кул эшләре кибетендә дә эшләргә те-ләгем бар иде. Әле хәзер дә бар. Алай шәхси кибетемне ачар идем дип уйламыйм анысы. Шулай булса, бик бәхетле кеше булыр идем кебек, - дип уй-хыяллары белән дә уртаклашты Яңа Кәшер остакулы.

Кулдан эшләнгән курчакмы ул, савытмы - ул һәрвакыт тырыш хезмәт һәм күп вакыт таләп итә торган хезмәт җимеше. Иҗатыгыз гел шулай күркәм булып, күңелегез һәрчак күтәренке булсын, кулларыгызның куанычын күрергә язсын, Рәмзия ханым. 

 


Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса