Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Уйлар артыннан җитешеп булмый

Авыллар буйлап сәяхәт кылганда Әлмәт җирлегендә кул эше осталарының шактый күп булуына куанып туя алмыйбыз.

Тегүчеләр, чигүчеләр, балта осталары, чүлмәкчеләр... Кемнәрдер әлеге кәсепне үзлегеннән үзләштерә, икенчеләргә ул балачактан ук әби-бабайларыннан күчкән. 

Күптән түгел Яңа Кәшер авыл җирлегенә караган искиткеч матур табигатьле Ак Чишмә авылында гомер кичерүче Идрисовлар гаиләсендә кунакта булып кайтырга туры килде. Ике катлы ап-ак йорт, капка төпләре, ишегаллары тулы чәчәк, төзек, заманча ихата, каралган бакча - болар барысы да биредә бик уңган-булган кешеләр яшәвен күрсәтеп тора. Мондый матурлыкта тормыш алып баручыларның күңелләре дә шушындый ук булырга тиеш. Бер дә ялгышмаганбыз икән - гаилә башлыгы Равил дә, аның тормыш иптәше Регина да безне ачык йөз һәм сый-нигъмәт тулы табын корып каршы алдылар. 

Йорт эчендәге аш бүлмәсе түрендә ыспай, оста итеп эшләнелгән имән өстәлне, стеналардагы бизәкле керамиканы, шундый ук милли орнамент белән бизәлгән савыт-сабаларны күргәч, сокланудан «аһ» иттек. 

Гаилә әгъзалары икесе дә яшь, икесе дә матурлар, уңганнар, бер-берсен тулыландырып торалар. Равил агач, тимер эшләренә маһир булса, Регина керамика, савыт-сабалар бизәүгә, чигү-тегүгә бик оста.  

- Интернеттан карап эшләүче түгел мин. Бизәкләрне үзем уйлап табарга яратам. Аларны геометрик фигуралар рәвешендә башта кәгазьгә төшерәм, сызымнарын ясыйм. Ап-ак керамик плитәләргә төсле бизәкләр иҗат итәм. Эшләнмәләремдә декоратив буяулар кулланам. Чигү-тегү эшен әнием өйрәтеп калдырды. Ул паласларга кадәр тегә иде. Тумышым белән Азнакай районыннан. Карамалы авылында әбиләрдә үстем. Бабам һәм аның ике туганы да кул осталары иде. Агач осталары булудан тыш рәссам да иде әле алар. Нинди табигый материал бар, шуны кулланганнар, чеканка ясаганнар, гипстан фигуралар иҗат иткәннәр. Заманында мәдәният йортларын да бизәп йөргәннәр әле алар. Моннан тыш кечкенә генә гармун-нар һәм беләзек-йө-зекләр дә ясаганнар. Мөнәвир бабам һөнәре буенча умартачы иде. Беләсезме, мин аның белән гел горурландым. Азнакайда яшәгәндә аның турында башкаларга да сөйлисем килеп, газетада да язып чыгарга теләгән идем. Тик бу теләгем чынга ашмый калды. Бабам мәрхүм булды, ә шул чынга ашмаган хыялым күңелем түрендә урнашып калды. Әле дә хәтердә - бабам остаханәдә эшли, ә без, аның оныклары, тезелешеп утырып, аның ничек эшләгәнен күзәтәбез, үзебез туктаусыз чикләвек чир-тәбез. 

Бабамның истәлеге итеп йортыбызда ул ясаган кечкенә генә өстәл саклана. «Өстәлне ясау бер нәрсә, ә менә агачка табигый төсне чыгару бик авыр», дия иде ул гел. Апаемнар моны хәтерләмиләр. Ә мине ничектер бабамның шөгыле, аның эшләү рәвеше бик кызыксындыра, мавыктыра иде. 

Шул бабай әйткәнне уйлап, буяуларны бер-берсенә кушып, төрле гаммалар иҗат итү турында хыяллана башладым. Остаханәдәге картоннан кисеп ясалган бизәкләрен озак итеп карап, җентекләп өйрәнгәнем әле дә хәтердә. Чеканка ясау, гипс һәм агач белән эшләү минем күңелемә аеруча хуш килә. Элеккеге вакытта бабамнар кәсепле булгач ач калмаганнар, тамаклары тук, өсләре бөтен булган. Мин үземне йөз процентлы рәссам дип әйтә алмыйм, мин гади иҗат кешесе. Һөнәрем буенча хисапчы. Әлмәт нефть институтында укыдым. 2006 елдан бирле шәһәр паркында хезмәт куйдым, әлегә декрет ялында. Равил белән Әлмәттә таныштык. Өйләнешкәч Азнакайда яшәдек. Әтием бик җылы кабул итте Равилне. Заманында ул үзе, кияү буларак, бабамның кәсепләренә өйрәнгән кеше. Орчыклардан башлап баскычларга кадәр ясый иде. Ул бик оста, аны коттеджларда баскычлар ясарга гел чакырып тордылар. Алга таба ул үзе белән ярдәмгә Равилне дә ияртә башлады. Равил исә әлеге кәсепне тиз үзләштерде. Аннан соң без Азнакайдан Әлмәткә күченеп килдек, фатирлы булдык. Аннан соң инде Равилнең туган авылында җир участогы сатып алып, йорт җиткереп кердек. Йортны бергәләп салдык. Әлеге эшне дә төптән үзләштерергә туры килде.

Монда килеп төпләнүебезгә куанып бетә алмыйбыз. Барысын да үз кулларыбыз белән эшләргә тырышабыз. Равил белән бер дулкында булып иҗат итүе җанга рәхәтлек бирә. Хыяллар, планнар шундый күп, кайсысына тотынырга, кайдан башларга дип торган чаклар да була. Ходайга шөкер, остаханәбез, җиһазларыбыз бар, шунда иҗат итәбез, - дип үзләре белән таныштырып китте Регина. Уңган кеше һәр яклап та уңган була, диләр халыкта. Ихатада аллы-гөлле чәчәкләр үстерүгә хирыслыгы да зур булып чыкты хуҗабикәнең.

- Паркта эшләгәндә андагы чәчәк клумбаларына карап шакката идем. Үземнең дә өйдә дә шундый ук клумбалар ясыйсым, чәчәкләрне утыртып, бизисем килде.  Шул паркта эшләүче дизайнерлар, чәчәк үстерүчеләр кырында йөреп, бу эшкә дә өйрәндем. Иң мөһиме - Равил минем идеямне хуплап алды һәм чәчәк савытларын, стойкаларны ясап бирде, - дип аңлатты Регина. - Чәчәк стойкаларын тимердән эретеп ябыштыру үзенә күрә бер осталык таләп итә. Равил әлеге эшне тиз, җиренә җиткереп эшли белә.

- Әтием тимер белән дә, агач белән дә оста эш итә иде. Үзе станоклар ясый. Урманга барып агач егып, алып кайтып, аны пилорамада тактага ярганыбыз, аннан соң эшкәрткәнебез әле дә хәтердә. Миңа ун яшь булганда әтиемнәр йорт салып керделәр. Авылда беренче кирпеч йорт безнеке булды инде. Ак Чишмәдә үстем, ә белемне Иске Михайловка авылы мәктәбендә алдым. Аннан соң Әлмәт политехник техникумына укырга кердем. Озак еллар УПНП КРСта эшләдем. Йорт төзи башлагач, эшчәнлек сферасын бераз алыштырырга туры килде - үз эшемне ачып җибәрдем. ГАЗель алып, грузоперевозкаларга йөри башладым. Бүгенге көндә «Шешмаойл» җәмгыятендә хезмәт куям. Эштән бушаган вакытларда агачтан урындыклар, өстәлләр, аш такталары, шкафлар ясыйм, - дип тыйнак кына сөйләде үзе турында йорт хуҗасы. 

Туган авылында төпләнеп калган яшь, талантлы, уңган-булган, төпле фикерле Равил Идрисовны Яңа Кәшер авыл җирлеге җитәкчелеге дә, авылдашлары да бик хөрмәт итәләр. Ак Чишмәнең старостасы итеп тә сайлап куйганнар әле үзен. Аның инициативасы белән авылда бик әһәмиятле, зур эшләр тормышка ашырыла булып чыкты.

- Аллаһының рәхмәте белән быел бик күп эшләр эшләнелде. Авылның уртасында бик матур күлебез бар. Аны авылдашлар белән җыелып чистарттык, тирә-ягын матурладык, агачлар утырттык. Авылыбызның исеме юкка гына «Ак Чишмә» дип аталмый, ул чишмәләре белән дан тота. Кызганыч, тик элеккедән калган торбалар таушалып, чишмәләребез беткән иде. Быел, аллага шөкер, өч чишмәне торгыздык, аларга торбалар сузып, яңа каптажлар ясадык. Болар барысы да халык тырышлыгы белән мөмкин булды. Үзсалымга акчалар җыеп, зиратларны тәртипкә китердек, агачларны кистердек. Һәйкәлләрне дә төзекләндердек. Планнар күп, вакытны гына җиткереп бетереп булмый. Балалар да үсеп килә. Берсен балалар бакчасына, икенчесен мәктәпкә илтергә кирәк. Ходайга шөкер, Аллаһы Тәгалә юлларны ача, авылда да бик хөрмәт итәләр. Тормыш иптәшем дә, үзем дә күптәннән диндә. Бүген инде Ак Чишмәдә мәчет төзү белән янып-көеп йөрибез. Документлар рәсмиләштерелеп бетсә, эшкә керешергә уйлыйбыз, - дип куанычлы хәбәре белән уртаклашты Равил Идрисов.

Осталыкка кеше гомере буе өйрәнә ала, диләр халыкта. Күзләр генә тимәсен, әлеге матур, тату гаиләгә яңа-дан-яңа һөнәрләрне үзләштерергә язсын, булган хыяллары тормышка ашсын дип кенә теләргә кала.

Резеда Исмәгыйлева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса