Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Рәхмәтем чиксез

Ничәмә-ничә буынга белем һәм тәрбия биргән, эчкерсез җаннарга тормыш дигән гаҗәеп сихри дөнья ишекләрен ачарга ярдәм иткән мөхтәрәм укытучы бүген үзе безнең - яшь белгечләрнең остазы, өлгесе, юнәлеш бирүчесе.

Сарман районы Карамалы авылында туып-үскән Гөлчәчәк Яхъя кызы Шәйдуллина кечкенәдән үк укытучы булырга карар итә.

Александровка мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамла-ганнан соң ул Чаллыда педагогик кадрлар әзерләү училищесында белем алып, 1992 елда Әлмәтнең күптән түгел генә ачылган Риза Фәхреддин исемендәге гимназиясендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмәт юлын башлый. «Бик көчле коллективта эшли башладым. Гимназия директоры Ядкәр Шакиров, мөгаллимәләр Фәридә Исмәгыйлева, Гөлфия Гайфетдинова, Венера Шакирова һәм башкалар һөнәребез серләренә төшенергә булыштылар. Алар ярдәмендә яшь белгеч буларак гимназия кебек дәрәҗәле белем йортында эшләү җиңел һәм мавыктыргыч булды», - дип хатирәләрен яңартты Гөлчәчәк Яхиновна. 

Нефтьчеләр башкаласында гына түгел, респуб-ликабызда тиңнәр булмаган Риза Фәхреддин исемендәге гимназиядә туган телебездә белем бирү, яшь буынга халкыбызның гасырлар буе тупланган мирасын бөртекләп җиткерү, укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын башкару тагын да зуррак җаваплылык йөкли. Ләкин үз һөнәреннән, гомумән, яшәештән тәм, ямь, матурлык, илһам таба белгән кешегә болар һәммәсе дә яңадан-яңа максатлар куеп, аларга уңышлы ирешүгә этәргеч булып тора. Сер түгел, укытучы һөнәре гаять киңкырлы, фидакарь хезмәт.

Гөлчәчәк Яхиновна бу уңайдан фикерләре белән уртаклашты: «Җитәкчелек тарафыннан коллективта эшчәнлекнең дөрес оештырылуы мөһим. Директор Фирүзә Җәвит кызының гимназиянең, анда эшләүче һәрбер укытучының, хез-мәткәрнең, белем һәм тәрбия алучы укучының үсешенә йогынтысы бик зур! Алдан күрә белеп эш иткән, заманча, креатив җитәкче булганда, һәрдаим аның

рдәмен тойганда без, хезмәттәшләр, барыбыз да үзебезгә күрсәтелгән ышанычны акларга тырышабыз». 
Әлеге уңайдан тагын шунысын билгеләми мөмкин түгел, гаиләдә терәк булырдай якын кешеләрдән башка да катлаулы булыр иде. Гөлчәчәк Яхъя кызы тормыш иптәше Радик Абдулла улы, кызлары Илүзә, Рүзиләнең ярдәмен һәрдаим тоеп яши. Тормыш сәхифәсен еллар арты еллар кичә торгач, инде дәү әни куанычын татырга да насыйп вакыт җиткән. Әңгәмәбез барышында шуңа игътибар иттем, остазым яшь буын турында үзгә бер фикер йөртә. Яхшы күңелле, тырыш, максатка омтылучан, үҗәт хәзерге яшьләр, ди ул. Яхшылыкны, матурлыкны үзләре шундыйлар күрә белә шул!

Гөлчәчәк Яхъя кызы педагогик фәлсәфәсен һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, баланы үз көченә, мөмкинлекләренә ышандыру, әйләнә-тирә мохитка, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеннән белем алырга өйрәтү дип билгели. Аның фикеренчә, укырга килгән һәрбер балага рәхәт булсын, ул күңел күтәренкелеге белән, яңаны белергә омтылып, иртәгә тагын гимназиягә килергә теләп кайтып китәргә тиеш. 

«Һәрбер укучының эчке матурлыгы бар, аны күрә белергә, үсендереп җибәрергә кирәк», - ди мөгаллимә, һәм яшь хезмәттәшләрен дә шуңа өйрәтә. 

Хәзерге заман педагогикасы укытучылар алдында зур мөмкинлекләр ача. Укучыларны иҗади, креатив, заманга яраклашкан шәхес итеп тәрбияләү юнәлешендә төрле эш алымнары, бай матди-техник нигез, яңа ысул бихисап. Әлеге уңайдан педагог даими эзләнергә, үз белемен арттыру өстендә эшләргә тиеш. Гөлчәчәк Яхиновна алдынгы карашлы укытучыларның, халык педагогикасының эш алымнарын өйрәнеп, мәгърифәтче Риза Фәхред-дин хезмәтләренә нигез-ләнеп, шул ук вакытта үзенә генә хас, кабатланмас алымнар белән эшли. 

Мәгълүмати-коммуника-тив технологияләр куллану, укучыларны олимпиадаларга һәм бәйгеләргә, проект яклауга, фәнни-гамәли конференцияләргә әзерләү, бәйгеләрдә катнаштыру, ата-аналар белән хезмәттәшлек, туган телебез, матур әдәбият, фән белән кызыксынуны арттыру, балаларны тәртипле, тәрбияле, иманлы итеп үстерү - укытучының бетмәс-төкәнмәс максатларының бер өлеше генә. Ә укучылар аның эшенең дөрес оештырылганлыгын тормышта дөрес юл табулары, яулаган үрләре, җиңүләре белән раслыйлар.   

Алтын яфрак яуган келәм буйлап тирән уйларга чумып Укытучы атлый. Миңа аның һәрбер адымы кешеләр күңеленә салган эз кебек тоела. Мөгаен, яшәү мәгънәсе дә әнә шуннан - җирдә калдырган кыйммәтләрдән, кылган гамәлләрдән, кояш нурыдай яктылыктан гыйбарәттер.       

 

Эльза Гобәйдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса