Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Табигатькә гашыйк кешеләр

Авыл җирлекләренә сәяхәт кылып, анда яшәүче кешеләрнең көнкүреше белән якыннанрак танышканнан соң, районыбызда бик күп талантлы шәхесләр, кул эше осталары бар икәнлегенә инандык.

Остакулларның күбесе үзләренә игътибарны юнәлтмичә, тыныч кына күңелләренә хуш килгән эш белән шөгыльләнәләр. 

Күптән түгел генә шундый һөнәр ияләре - Ак-Чишмә авылында гомер кичерүче Сәгъдиевләр гаиләсендә кунакта булып кайтырга туры килде. Роза ханым да, Хәлил әфәнде дә безне күптәнге танышларыдай бик җылы итеп каршы алдылар. Килүгә үк аларның йортлары авылның чиксез күркәм, хәтта ниндидер бер әкияти матурлык сирпелеп торган урынында салынганлыгын абайлап алдык. Ихатага алып менүче таш баскычлардан күтәрелгәндә ике яклап үскән аллы-гөлле чәчәкләргә, безне озатып барган соры һәм кара төстәге песиләргә карагач, «биредә чыннан да табигатькә гашыйк кешеләр яши икән» дигән уй баштан йөгереп узган иде, һәм бу чыннан да шулай булып чыкты. 

Йортның хуҗабикәсе - Роза ханым кәгазь чыбыклардан искиткеч оста итеп кәрҗин-чүлмәкләр үрә. Азнакай районында туып-үскән, Уфа нефть институтын тәмамлаган, «Сөләйнефть» идарәсендә метролог, программист булып эшләгән. ТР Экология фондының баш белгече булган, аннан соң «Татнефть» җәмгыяте башкарма аппаратында унтугыз еллап хезмәт куйган. 

- Уфа нефть институтында укыганда таныштык Хәлил белән. Укуны тәмамлаганнан соң распределение буенча иремнең туган ягына Әлмәткә кайттык. Икебез дә нефтьчеләр инде. Шәһәрдә яшәдек, пенсиягә чыккач, Ак-Чишмәгә күченеп килдек. Монда җир участогын туксанынчы елларда ук алган идек, ә төпләп күченүебез шул 2015 елда булды. Ялга чыккач инде кул эшләре белән иркенләп шөгыльләнә башладым. Тегү, бәйләүне күптән белә идем. Чыбыктан шушылай итеп кәрҗиннәр һәм башка көнкүреш әйберләре үрергә күптән теләгем бар иде барын. Интернетта утырганда кәгазь чыбыклардан шушындый матур итеп иҗат итү мөмкинлеге бар икәнен белеп, өйрәнеп алдым да эшкә тотындым. Барлык кәрҗин-чүлмәкләрем кибеттәге кәгазь буклетларны кулланып ясалган. Аларны кисеп трубочкаларга бөтереп аласың да, эшкәртеп киптерәсең. Әлеге трубочкаларны ясау кул моторикасы өчен дә бик файдалы бит. Бу эшне Хәлилгә ышанып тапшырам (көлә). Акрил буяулар һәм лак белән төрле төсләргә буяп җаның теләгән төскә кертәсең эшләнмәләрне. Мин инде үземнең кул эшләрен күпчелек кешеләргә бүләк итәм. Кәрҗиннәр бик уңайлы бит: көнкүрештә кирәкле әйберләрне салдың куйдың - бик рәхәт, - дип таныштырды үзенең эшләнмәләре белән Роза ханым. Хәлил Сәгъдиев исә тормыш иптәшенең әйткәннәренә өстәп, үзенең кышкы чорда йоклар алдыннан ике йөзләп (!) трубочка үргәнлеге турында да шаяртып алды.

Түбән Мактама егете Уфа нефть институтын тә-мамлагач, «Сөләйнефть» идарәсендә хезмәт куйган. Алга таба Әлмәт батырма электр насослары заводында инженер-конструктор, проект җитәкчесе булып, соңыннан «Татнефть» системасында эшләгән.

Роза ханымның иптәше

- Студент чактан ук Роза да, мин дә туризм белән шөгыльләндек. Мин үзем инде шул чорда ук төрле төбәкләрдән җыеп алып кайткан ботаклы агач ки-сәкләреннән төрле фигуралар ясый идем. Икенче төрле итеп әйткәндә, шөгылем - корнепластика дип атала. Монда инде фантазияне эшкә җигеп, шул агач ботакларыннан бер образ тудырасың. Ул кеше яки нинди дә булса хайван фигурасы булырга мөмкин. Соңыннан эшләнмәне шомартып, лаклап куясың. Агачны бизәкләп ясау белән дә мавыгып киттем. Роза кебек мин дә эшләнмәләремне күпчелек дусларга, якыннарга бүләк итәм. Сәяхәт итәргә яратканлыктан, иптәшләрем бе-лән әле дә булса походларга чыгабыз. Иллешәр километрлап юл узабыз. Көньяк Уралга бардык, Байкалны урадык, тайгаларда да күп йөрдек. Велосипедларга утырып Чатыр тауга да барып кайттык әле. Ихатабызда да эш җитәрлек. Төзелештә табигый ташларны, материалларны күбрәк кулланабыз. Роза чәчәкләр үстерә, бакча эшләре белән мәшгуль, мин инде аларга мәйдан ясыйм, ташлар алып кайтып, әйләнә-тирәне матурлыйм, - дип сөйләде Хәлил Ярулла улы Сәгъдиев. 
Хәлил әфәнде әтисенең 72 яшькә кадәр токарь булып эшләвен, тимердән төрле әйберләр ясавын да әйтте.

- Эшләнмәләр ясауга хирыслык нәселебездә бар. Агач белән улым да бик оста эш итә. Мәскәүдә, Казанда элиталы мебель җитештерү белән мәшгульләр. Үзләре проектлыйлар, үзләре ясыйлар. Казанда ел да күргәзмәләр оештыралар. 

Мин үзем алай зурдан кубып күргәзмәләрдә катнашканым юк югын, ә менә Әлмәтнең картиналар галереясында эшләремне куеп торганым булды. Әле оныкларыбыз да рәсем ясыйлар, балчыктан эшләнмәләр иҗат итәләр. Алар өчен аерым бер беседка да корып куйдым әле, - дип өстәде остакул.

Менә шулай, Сәгъдиевләр гаиләсенең тату, бәхетле тормышы нигезендә шөгыльләренең уртаклыгы, охшашлыгы ятадыр дип уйлыйм. Аларның икесенә дә иҗади ялкыннарын сүндермичә, алга таба да шулай тигезлектә, исән-имин,    бер-берсенә ышанычлы терәк булып яшәргә язсын дигән теләктә калабыз.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса