Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Баһадирлар көченә ия булган ханым

Шахмат укытучысы Рузилә Нитшаева үзе дә сизмәстән социаль челтәрләр йолдызы булып китә.

Россиядә игълан ителгән Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан без укучыларыбызны Әлмәт җирлегендә яшь буынны тәрбияләүгә, мәгариф өлкәсенә үз өлешләрен керткән шәхесләр белән таныштыруны дәвам итәбез.

Шуларның берсе математика, физика, шахмат фәннәрен укытучы Рузилә Нитшаева. Хәер, бәлки сез аның белән таныштыр да инде. 30 елдан артык педагогик стажы булган ханым быел үзе дә сизмәстән социаль челтәрләр йолдызы булып куйды. Түбән Камада узган Сабантуйда 16 килограммлы герне 5 минут эчендә 105 тапкыр күтәрүче ханымны видеога төшергәннәр. Ул видео интернет челтәре буйлап таралган. Бу очрактан соң ул бер-бер артлы интервьюлар бирә башлаган, төрле басмаларда аның турында язмалар чыккан. Безнең редакция белән дә Рузилә Рәсим кызы бик теләп аралашты. Әлеге әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Рузилә Нитшаева

- Рузилә ханым, үзегез белән таныштырып үтегез әле. Тумышыгыз белән сез кайсы яктан?

- Мин Сарман районы Ис-ке Кәшер авылында туып-үстем. Мәктәпне тәмамлагач Алабуга педагогия институтында физика һәм математика укытучысына укыдым. Диплом алганнан соң Сарман районы Дүсем, КарашайСаклау авылларында распределение буенча эшләдем. 1992 елда Әлмәткә күченеп килдем, татар гимназиясенә эшкә урнаштым. Анда эшлә-гәннән соң 24 нче мәктәпкә күчтем. Бүгенге көндә «Адымнар» полилингваль гимназиясендә укучыларны шахмат серләренә өйрәтәм.

- Тормышыгызны спорт белән кайчан бәйләдегез? Ни өчен гер күтәрүне сайладыгыз?

- Беренче тапкыр гер күтәрү белән 48 яшемдә таныштым. Ул вакытта мин эшләгән гимназия директоры педагоглар арасында спартакиада үткәреләчәк һәм анда катнашу гына түгел, җиңү кирәк диде. Үземнең сәламәтлегем нык икәнен белә идем. Мин һәрвакыт шахмат уйнаучыларның башкаларга караганда потенциалы зуррак дип саный идем. Шулай булып чыкты да. Җыелыштан соң шунда ук үземне сынап карарга булдым.

16 килограммлы герне 15 тапкыр күтәрә алдым. Шул чакта мин үземнең уңышларга әзер булуымны аңладым. Әлеге спартакиадада 3 нче урын алдым.           Аннан соң гер күтәрү белән тагын да ныграк кызыксына башладым.

Атнага икешәр тапкыр 10-15 минут чамасы шөгыль-ләнәм. Быел Әлмәт, Түбән Кама Сабантуйларында, Мамадыш районында Җөри авылында узган Питрау бәйрәмендә чыгыш ясадым. Июнь аенда Түбән Камада 16 кг герне 5 минутта 105 тапкыр күтәргән булсам, хәзер инде 120 тапкыр күтәрә алам. Мамадыш районы Җөри авылында узган бәйрәмдә шулай күтәрдем. Хәзер үземә максат куеп шөгыльләнәм. Бу миңа яхшы мотивация булды.

рузилә нитшаева

- Гер күтәрү серләрен белер өчен тренер белән эшләдегезме?

- Миңа Әлмәттә бу спорт төре буенча яхшы тренер бар диделәр. Мин аны эзләп таптым. Дмитрий Петровичев, минем гер күтәрү белән шөгыльләнергә те-ләгәнемне белгәч, моңа бик шикләнеп карады. «Сез мондый күнегүләр өчен карт түгелме соң?» - дип сорады. Миңа 49 яшь иде ул вакытта. Мин яшемә игътибар итмәгез дидем. Күнегүләр ясый башларга теләдем. Шулай эшләп киттек. 6 ай эчендә әзерләнеп, Җөри авылына бардык ярышларга. Җиңдем! Беренче урын. Шуннан китте инде актив эшләү бу юнәлештә. Интернет аша махсус дәресләр табып, аның аша да техник алымнарны өйрәнә башладым.

- Сез гер күтәргән видео интернет буйлап таралгач, сезгә игътибар арткач, нинди хисләр кичердегез?

- Гел аптырап калдым. Төн-ге 2 гә хәтле котлаулар кабул иттем. Хезмәттәшләрем, дусларым шалтыратты. Иптәш кызлар безне дә өйрәт әле диләр. Хәтта Мәскәүдән үк шалтыратып интервью алдылар.

- Шахмат белән ничек кызыксына башладыгыз?

- Мин декретта булганда бер язма укыдым: бала 12 яшькә тикле шахмат уйнаса, аның үсеше өчен бик файдалы була икән. Шулай итеп, минем баламны шахмат уйнарга өйрәтәсем килде. Үзем мин балачактан шашка уйный идем, бәйгеләрдә приз-лы урыннарга лаек булдым. Өч ел рәттән беренче урын алдым. 36 яшемдә физика белән математиканы укытуны туктатып, шахмат укытучысы буларак кына калдым. Мине ул вакытта бүтән берни дә кызыксындырмый иде.

Бүгенге көндә дә үз эшемне яратып эшлим, балаларны шахмат белән кызыксындыру өчен төрле алымнар кулланам.

 Дәресләрдә «Шахмат рухы» дигән персонаж уйлап таптым, ул барлык балаларга да булыша. Мин үземнең көчле булуымның серен дә шул шахмат уйнаудан күрәм. Ул бөтен әйберне дә күтәрә. Интеллектуаль уен булгач, бар яктан да бик файдалы.

Күптән түгел «Адымнар» мәктәбенә республика районнарыннан килгән укытучыларга мастер-класс үткәрдем, үземнең уңышлар турында сөйләдем. Үзем шахматны көн саен уйныйм,
онлайн турнирларда
катнашам. Әлмәттә
Физкультурачылар көненә багышланган шахмат
уеннарында икенче урын алдым, ә беренче урында шахмат институтын тәмамлаган тәҗрибәле
белгеч иде.

 

- Гаиләгез сезнең шө-гыльләргә ничек карый?

- Тормыш иптәшем Артур белән ике балабыз бар. Алар минем өчен һәрвакыт терәк, көч биреп торучылар. Балаларым да шахмат, шашка уйнап үстеләр. Улым әле ярышларда катнашып җиңү дә яулады.

Бүгенге көндә Рузилә ханым 24 кг авырлыктагы яңа гер сатып алган. Киләчәктә ул гер күтәрү буенча Татарстан чемпионатында катнашырга үзенә максат куйган. Рузилә Рәсим кызына яшьләргә үрнәк булып, үз тәҗрибәсе белән уртаклашып, яңа үрләр яуларга насыйп булсын дигән теләктә калабыз.

Бүгенге көндә Рузилә ханым 24 кг авырлыктагы яңа гер сатып алган. Киләчәктә ул гер күтәрү буенча Татарстан чемпионатында катнашырга үзенә максат куйган.

 

Рәмилә Хәмидуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса