Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Каверлары җанны иркәли

Әлмәт яшь талантларга бай төбәк. Шулай да, нәрсә генә дисәләр дә, авылда үскән, авылда укыган, мәктәптән үк авыл сәхнәсендә җырлап-биеп йөргән, уңган, тырыш егетләр иҗаты халык игътибарын күбрәк җәлеп итә.

Бүгенге язмабыз нәкъ менә шундый асыл егетләрнең берсе - Илназ  Саттаров турында. Илназ Ирекледәге Иске Михайловка мәктәбендә белем алып чыккан егет.

илназ саттаров

Мәктәптән соң Әлмәт политехник техникумын тәмамлаган, Мурманскида  армиядә хезмәт итеп кайткан, хәзерге вакытта Әлмәттә яшәп, татар эстрадасының популяр артистлары башкарган җырларга  матур гына каверлар иҗат итә. Үзе «Шешмаойл»да бораулаучы ярдәмчесе булып эшли.  Шуңа өстәп Октябрьский каласындагы Уфа дәүләт нефть техник университетында да  укый әле.  Күптән түгел әлеге  талантлы шәхес белән очрашып сөйләшеп утырырга туры килде.

илназ саттаров

- Бәләкәй чактан ук җыр-ларга ярата идем. Башта гитарада уйнарга өйрәндем. Шуннан китте инде - вокал белән шөгыльләнә башладым, аннан популяр артистларның җырларына каверлар иҗат итүгә күчтем. Гаиләбездә алай җырчылар юк, шулай да Мәмәттәге Нәкыя әбием җыр-биюгә бик хирыс иде.   Җыр-моңга сәләт бәлки аңардан килгәндер дип тә уйлыйм. Мин каверлар ясаганда күбрәк яшь башкаручыларның җырларына өстенлек бирәм - Илнат Фәрхуллин, Марат Яруллин җырларына каверларым бар. Башта инде мин Элвин Грей җырларын башкарып йөрдем. Күпләргә ошый җырлавым. Туйларга, Сабантуйларга һәм башка күп кенә мәдәни чараларга катнашырга чакырып кына торалар. Яр Чаллыда уздырыла торган инглиз җырлары фестивалендә дә катнашканым бар, рус телендә дә җырлар башкарам. 

илназ саттаров

Иң куанычлы вакыйгаларның берсе - «Каракүз» фестивалендә катнашу мөмкинлеге.

илназ саттаров

Әлеге вакыйганың үз тарихы бар. Җыр яздырту өчен тавыш яздыру студиясенә килдем. Шунда инде мин анимация мәктәбе белән якыннанрак таныштым. Әлеге мәктәпнең тавыш операторы Александр Дыренков белән бергә Марат Яруллинның «Сагынырсың» җырына кавер яздырттык.

илназ саттаров

Алга таба «Идел буе халкы әкиятләре» сценарийлар бәйгесенең сайлап алу этапларында катнашырга чакыру алдым. Әлеге бәйге шул «Каракүз» фестивале кысаларында оештырылган иде. Без инде Азнакай, Нурлат шәһәрләрендә булып кайттык, 5 августта Алабугада, 6 августта үзебезнең Әлмәттә, 12 августта Бөгелмәдә, 13 августта Җәлилдә чыгыш ясаячакбыз. 19-20 август көннәрендә бәйге финалы Әлмәттә узачак.  Гомумән, алга таба планнарым шактый күп. Шулай да иң беренче чиратта университетны бетерергә,  эштә дә сынатмаска кирәк, музыкада да үсәргә, Казаннарга да йөрергә исәп бар әле, - дип алдагы планнары белән уртаклашты Илназ.

Талантлы егетебезгә хыялларының тормышка ашуын теләп калабыз. Яңадан-яңа каверлар яздырып, тамашачыларны куандырып, иҗат дөньясында үз урыныңны булдырырга язсын сиңа, Илназ!

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса